fbpx
20.01.2012

Яхшы укытучы булу серләре


яхшы укытучы      Яхшы укытучы булу өчен нишләргә кирәк?

1.Беркайчан да класстан буш кул белән чыкмагыз. Кәгазь тотып йөрүче укытучылар һәрвакыт эшем кешесе булып күренәләр. Кулында әйбер булмаган укытучыны я тартырга, я ашарга бара дип уйлаячаклар. Ялгышып , дәрес буе укып утырган газетагызны күтәреп чыга күрмәгез,балалар сезне туалетка китте дип карап калачаклар.

Эштән киткәндә сумкагыздагы әйберләрегез өстенә, күренеп торырлык итеп, кәгазьләр тутырыгыз. Иң мөһиме: сезнең күтәренеп-төялеп чыгып китүегезне күреп калсыннар  һәм   өйдә дә күп эшли дип уйласыннар.

2.Компьтер я ноутбук артында еш утырыгыз.

Сез анда сайтыгызны яңартырга,почтагызны актарырга,чатта утырырга һич югы,пасьянс уйнарга мөмкин. Завуч я директор күренсә,шәп педагогик берләшмәләр бар икән дип, аларга да керергә киңәш итегез.

3.Өстәлегез тәртипсез булсын.

Буш өстәл-эшлексезлек билгесе. Чиста өстәл директорга гына килешә. Өстәлгә дәфтәрләр,китаплар,планнарыгызның барысын да таратып ташлагыз. Читтән караганда укучыларның үткән  елгы иске дәфтәрләре дә быелгы эш дәфтәрләре булып күренә.

Дәфтәрләрне эреле-ваклы күчләргә өегез.Завучка бирәсе отчетларыгызны алдан ук үзегезгә билгелерәк урынга тыгып куегыз һәм тиз генә шулар арасыннан алып бирегез.

4. Әсәрләнеп,һафаланып йөрегез.   Тәнәфесләрдә кызу-кызу атлап,каядыр ашыккан кебек барыгыз. Берәр укучыга җикеренеп кую,кисәтү ясау сезне мәктәп турында кайгыртучы кеше итеп күрсәтер.Чабып барган берәр малайны колагыннан сөйрәп директорга алып керсәгез, эффект тагын да көчлерәк булачак.

5.Эштән соң китегез.

Япониядә генә ул эштә тоткарланган кешене яратмыйлар.Бездә, киресенчә,күпме соң китсәң,шулкадәр яхшы эшләүче буласың.Директордан алда өегезгә чабарга ашыкмагыз.Билгеле,ул  киткәнне көтеп тик утырмагыз: кроссворд чишегез,журналлар карагыз,Интернетта казыныгыз.

Инде кайтып китәргә уйлагансыз икән,директор ишеге төбеннән катырак басып үтегез,ишеге ачык булса,сау булыгыз,иртәгә кадәр дигән матур  сүзләр әйтеп узыгыз.Урамга чыккач эт итеп сүгәрсез.Кичке якта ,ял көннәрендә директорыгызга чылтыраткалап алырга онытмагыз ,эш буенча берәр нәрсә сорагыз. Шуның белән  сез үзегезне мәктәп турында кайгыртучы чын хезмәткәр итеп күрсәтәчәксез.

6.Сүз байлыгыгызны арттырыгыз.

Компьтер терминнарын кыстырып сөйләшү кешегә көчле тәэсир итә.Әйтергә авыр,мәгънәсе аңлашылмаган 5-6 сүзне директор белән сөйләшкәндә һәрвакыт сөйләмегезгә кертеп җибәрегез.

Инновация,аффектация,экзальтация кебек сүзләр арасына чистеросальпингэктомия кебекләрне дә кыстырып җибәрегез.Аң бул:аның аңлавы мөһим түгел,аның каравы ул сезне аңлы,белемле укытучы дип башкаларга үрнәк итеп куячак.

7.Ике пиджак булдырыгыз.

Бер пиджагыгыз һәрвакыт урындык артында торсын.Эш урынында булмаган вакытта сезне бер генә минутка чыгып киткән дип уйлаячаклар.Ә сез икенче пиджагыгызны киеп кибетләргә чыгып керә аласыз,спортзалда туп тибәсез,китапханәдә яңа газеталар укыйсыз.Һич югы күрше бүлмәдәге яшь коллегагыз белән ләчтит сатасыз,

8.Укучы көндәлеге-укытучының төп коралы.  Билге кую мөһим түгел.Мөмкин кадәр күбрәк кисәтүләр,янау сүзләре языгыз,укучыларыгызның кимчелекләрен күрсәтегез,зарланыгыз.Ата-аналар өчен сез мәктәптәге иң шәп укытучыга әйләнерсез.

9.Җыелышлар-үзеңне бөтен коллективка күрсәтү урыны.   Йоклап китмәс өчен телефоныгыздагы уеннар белән мавыгыгыз, дәфтәр тикшерегез,берәр детектив укыгыз,смслар языгыз.

Төп момент-җыелышның соңгы минуты.Җыелыш башланганчы ук берәр сорау әзерләп куегыз.Сорау гомуми булсын-купшы булсын.Берәү дә җыелышта сөйләгәннәрне хәтерләмәячәк, ләкин барысы да сезне һәм сезнең соравыгызны онытмаячак.

Шушу киңәшләрне истә тотсагыз яхшы укытучы булырсыз.

Tags:

Бер шәрехләү “Яхшы укытучы булу серләре”

  1. Люция Says:

    Бөтен мәктәпкә укытып чыктым бугай инде. Ну рәхмәт, күтәрелде дә соң күңелләр))))

Шәрехләү