fbpx
13.02.2012

Китәм, Кипрга! Юмористик хикәя.


  китәм кипргаАлла боерса, быел җәй Кипрга ял итәргә барам әле. Үткән ел Анталиягә җыенган идем. Үч иткәндәй, җәй башында сыер бозаулады. Өченче ел, күпме әзерләнеп, Мисырга бара алмый калган идем. Колхоз ул елны хатын белән икебезгә өч гектар чөгендер бүлеп бирде. Җәй буе үстереп, көзен җыеп тапшыргач, һәркайсыгызга берәр капчык шикәр бирербез диделәр.

Шыкырдап торган ап-ак шикәрне ни җаның белән кара гарәпләргә алыштырасың? Бармадым, билгеле.Быел, бисмиллаһи, барам булгач, барам Кипрга. Сыеры да, чөгендере дә чукынсын. Сәламәтлек кадерле.

Сыер быел, Аллага шөкер, кысыр калды. Колхоз да чөгендер утыртмый. Үсми ул шикәр чөгендере безнең якларда.Инде елын онытканмын, колхоз персие Төркиядән башын тишеп кайткан елны бугай, Канар утрауларына җыенган идем.

Сигезенчедә укыган Мансурның биш фәннән “ике”лесе чыгып, көзге сынауга калды, мөртәт! Беркөн авылга кайткан иде әле. Өч машина белән. Африкада эшли икән. Миңа да ике банан кертеп чыкты. “Маймыллар ашый торган чын бананнар бу, Фәрит абый, рәхәтләнеп сыйланыгыз”, – ди. Үзе көлә: “Картадан илләрне күрсәтә алмаган өчен “ике”леләрне тезә идең. Хәзер беләм инде. Бөтенесен йөреп чыктым”, – ди.

Шуларны ишеткәч, күңелләр нечкәреп китте. Хезмәтеңнең җилгә очмавын күрү күңелле шул…Ельцин Арча сабантуена килгән җәйдә Гарәп Әмирлекләренә бармакчы булган идем. Тагын ходайның “амин” дигән чагына туры килмәде. Башта колхоз сарыклары өчен яфрак җыйдык. Аннан чүплектә кычыткан чаптык. Мәктәп түбәсен яптык. Купкан идән такталарын кактык. Соңгы кадакны сукканда, укуга чакырып, кыңгырау чылтырады…

Хәзер җайлы, кая барыйм икән дип баш ватып торасы юк. Телевизордан көн саен тегендә барыгыз, монда килегез дип оҗмах почмакларын күрсәтеп торалар. Җитмәсә, путевкалары да бик арзан икән. Кипрга бару өчен нибары 450 у.е кирәк ди. Ул уе-муе дигәнен математикадан рубльгә әйләндереп караган идем… нокталарым өтергә әйләнеп күренә башлады. Минем отпускы акчасы гына бу оҗмах ишекләрен ачып керергә җитеп бетми икән.

Ярар, баҗайдан әҗәткә алып торып булсын ди. Процент белән. Әмма хатын тукылдый бит әле. Бакча коймаларын яңартасы бар ди. Мунча миче җимерелеп төшә башлады. Тавык-чебешләргә юньлерәк урын әмәлләштерергә кирәк. Аннан бәрәңге корты мыжгый башлый. Көтү чираты җитә. Сыерга печән әзерләү, утын кисү, бәрәңге төбенә өю кебек пүчтәк эшләр янына мәктәпне, классларны ремонтлау кебек “сурьезный” эшләр килеп баса.

Өстәвенә, Казанга барып энекәшнең җиде ел буе эшләнеп бетмәгән дачасын күтәреп бетерәсе бар. Хатынның апасы мунча төзергә көтеп ята. Тагын… Җитте! Сыерны сатып отпускы акчасына кушарга да, тизрәк ычкынырга кирәк. Китәм булгач, китәм Кипрга!Хәерчегә җил каршы дигәндәй, иң элек отпускы акчасының үз вакытында булмаячагы ачыкланды. Авыл Советы пенсиядәге укытучы Хәтимә апаның өен сипләп бирергә кушкан. Ашыгыч ди.

Рәиснең июльдә Крутушкага путевкасы бар, шунда киткәнче эшләп бетерергә кирәк ди. Бу булды – бер. Икенчесе, иң мөһиме: анысын директор үз бүлмәсенә чакырып сер итеп кенә әйтте (сез дә сөйләп йөрмәгез!): мәктәп өчен би-ик кирәкле бер абзыйга дача саласы бар икән. Шунда бесплатный командировкага китәчәкбез ди. Директор әйтә: “Зинһар, егетләр, августка кадәр эшләп бетерик, Кырымга кызынырга китәсем бар”, –ди.

И-и-их! Җәй көне – укытучы, кыш көне агроном булыр идем дип өзгәләнгән абзыкаем, кайларда тилмереп йөрисең икән син? Кил безнең авылга, кил әйдә, кил! Бирәм мәктәбен черек идәннәре, су аккан түшәмнәре белән. Классын да бирәм, ватык тәрәзәләре, шкафлары, җимерек диварлары белән. Надан укучыларын да бирәм, жәл түгел. Хатынны да… Чү, тукта! Анысы ук ярамас. Юлда ни килеп чыкмас. Китәм булгач, китәм инде. Җәяүләп булса да китәм Кипрга!

Tags:

Шәрехләү