fbpx
06.02.2013

Кушу һәм алу.



кушу һәм алуКөннәрдән беркөнне мәктәпкә фәрман килеп төште. Бөтендөнья кризис белән мәйханә килгәндә, сез анда ни җаныгыз белән тыныч кына укытып ятасыз, дигәннәр. Өстән килгән һәр боерыкка шундук койрык болгарга өйрәнгән халык киңәшмәгә җыйналды. Сүзне, гадәттәгечә, дирек­тор башлады:

—      Болай булмый, иптәш­ләр. Кысарга, кыскартырга кушалар. Кемнән башлый­быз?

Шуны гына көткәндәй татар теле укытучысы  мыш­кылдап елап җибәрде.

—      Татар телен киләсе ел­дан Мәскәү барыбер укыт­маячак, —диде директор. — Аны хәзер үк бетереп куй­сак, үзебезгә тынычрак бу­лыр. Шулай бит? Матема­тиканың да кирәге юк. Хә­зер бөтенесенең кулында калькулятор, исәпләсеннәр шуның белән.

Болай да аңгыра балаларга ялган та­рих ниемә хаҗәт? Кыскар­табыз! Ә инде җыр белән рәсемгә килсәк, аларны күптән бетерергә вакыт иде.

Директорның күзе арты­на кнопка кадалган шикел­ле кыбырсып утырган за­вучка төште.

—      Ә завуч мәсьәләсе бо­лай тора. Кризис чорында кеше дәресен тикшереп йөрү килешмәс. Үз.дәре­сеңне юньләп укытырга кирәк. Анда, әнә, Мәскәүдә Жириновский да ун замының берсен кыскарткан. Бетерәбез завуч штатын һәм вәссәлам!

Дәвам итәбез, хөрмәтле коллегалар! Чиратта физ­культура. Кризис котырын­ганда белем бирми торган фәннәрнең кирәге бармы? Профком моңа ничек ка­рый?

— Моннан да дөрес, моннан да акыллы фикер була алмый, — дип очынып торды профком рәисе. — Тагын шуны өстәп әйтәм: астрономиянең дә кирәге юк. Газеталар йолдызлар фаразы белән тулган. Ан­нан химия турында да уй­лап карасак ничек булыр икән?

—      Иллә дә шәп булачак! — диде директор. — Инде ничә тапкыр кабинетны шартлата яздылар. Мәктәп­не күккә очырганчы бете­рергә кирәк ул химияне.

Директор, тагын нәрсә калды дигәндәй, урындык­ларына сеңгән укытучылар өстеннән күз йөгертеп чык­ты. Бәрәч, физика укытучы­сы нишләп тыныч кына уты­ра анда?

—      Тә-әк, физика укытуны да кризис беткәнче туктатып торабыз. Тәгәрмәчнең ни­чек тәгәрәгәне болай да билгеле, баш катырып уты­расы юк. Борчылмагыз, кол­легалар! Кризис шулай каты суга инде ул. Шулай итеп, нәрсәләр кала мәктәптә? Урыс телен бөтенләй бете­реп булмый, яртысын кал­дырабыз. Яртысын телеви­зордан өйрәнерләр. Хез­мәткә тими торабыз. Быел җәй малайга өй саласы бар. Тагын бер шәп фикер килде бит әле башка: башлангыч­ларны кушабыз! Беренче­ләргә — икенчеләрне, өчен­челәргә — дүртенчеләрне. Җитеп торыр. Кризис ти­рәнгәрәк китсә, тагын кыс­картырбыз. Каршылар юк­мы? Димәк, бер тавыштан! Мин хәзер районга хәбәр итәм. Китми торыгыз.

Бераздан агарынган ди­ректор кире әйләнеп керде.

—      Җәмәгать, — диде ул, дер-дер килеп. – Мине дә кыскартып  ташлаганнар бит әле. Өч мәктәпкә бер директор калдырганнар…

Tags: ,

Шәрехләү