fbpx
08.02.2012

Кызыл кар. Юмористик хикәя.


кызыл карӘстәгъфирулла! Иртән йокыдан торып, тәрәзәгә күз салган идем – егылыплар китә яздым: бөтен дөньяны тутырып кып-кызыл кар яуган! Кечкенә чагымда: “Әти, сәпид алып бир әле”, – дигәч, аның: “Кызыл кар яугач алырбыз, улым”, – дигәне хәтердә. Менә бит, яуган кызыл кар!

Шапыр-шопыр салкын чәй чөмердем дә чаптым мәктәпкә. Алтынчы дәрескә план төзелеп бетмәгән, тикшерсәләр, бетте баш! Мәктәптә серле тынлык. Әүмәкләшеп сугышучы, аяк чалып егучы, баскыч астында тәмәке пыскытучы малайлар кая киткән? Ходаем, бүген ял көнеме әллә? Юк икән, әллә каян гына балкып, завуч Илсөяр Якуповна килеп чыкты: “Хәерле иртә, Рәшит Сабирович, – диде. – Хәлләрегез ничек? Бүген директор ачык дәрес үткәрә. Рәхим итегез”.

Идәннәр чайкалып, түшәм өстемә төшкәндәй булды. Ни үле, ни тере хәлдә кереп киттем дәрескә. Егерме укучы, төз наратлар кебек туры басып, миңа текәлгән. Ник берсе чапылдатып сагыз чәйнәсен, ник берсе урындыкка инә куйсын. Чүпрәкләр, акбурлар очмый, сызгырган, мәче чинаган тавышлар да ишетелми.

Өйрәтелгән этләр кебек күзгә карап тик торалар. Нишләргә? Башта акырырга, аннан берәрсен җилтерәтергә, соңгы чутта указканы сугып сындырырга тиеш бит мин. Нинди хәл соң бу? Бәрәкалла, ә монысы нәрсә тагын? Түрдә мин биш ел буе теләнеп сораган телевизор кукраеп утыра. Янәшәсендә магнитофон. Стена кырыенда компьютерлар тезелеп киткән.

– Утырыгыз! – дидем, көч-хәл белән телемне әйләндереп.

Кемгә “2”ле куярга икән дип тешемне шыгырдатып журналны ачтым. Беренче сорауны ишетүгә, шәм кебек егерме кул күтәрелде. Үтерәләр! Пычаксыз суялар бит болар бүген!

– К… к… каюмов, сөйлә, – дигән булдым.

Кулына гомерендә китап тотып карамаган Каюмов университет профессоры шикелле сөйләп тә китте.

“Бетүләрем шушы икән!” – дип уйларга да өлгермәдем, ишек шакыдылар. Сәркатип кыз Ләйлә икән. “Рәшит абый, акча кайтты, зинһар, кереп алыгыз”, – ди. Барсам, минем кул куеп ала торган 3 мең урынында 30 мең тора. “Ялгыштыр бу”, – дип әйтергә өлгермәдем, Ләйлә кулыма тагын 10 мең тоттырды. Монысы премия икән. Шуннан соңгысын бик үк хәтерләмим…

Ямьшәйгән бүрек колакчынын тешләп идәндә яткан җирдән көч-хәл белән тордым. Тәрәзәгә күз салдым. Кызыл карның эзе дә юк. Телефон чылтырады. Завуч икән. “Син, Сабиров, күпме ятарга уйлыйсың? – диде ул гөбедән чыккан тавыш белән. – Дәресләреңне кем укытыр? Ишетәсеңме, иртәгә мәктәптә бул! Премияңне кистерәм!”

Рәхәт булып китте. Сулышлар җиңеләйде. Аллага шөкер, тереләм икән болай булгач. Кызыл кар гына ява күрмәсен…

Шәрехләү