Рәхмәт, хуҗам, онытмыйсың! Изге зат син, миһербанлы. Берәү булса күптән сызып ташлар иде. Җитте, бу адәм пенсиягә китә, аяк астында буталып йөрмәсен әле дияр иде. Син игътибарлы, шәфкатьле шул. Авылның иң зур урамына агитатор итеп билгеләгәнсең. Шуларны уйлап, йоклый алмыйча боргаланып ятканда, исемеңне еш кабатлыйм. …Анаңны да искә алам.
Син борчылма. Чаңгы ярышында егылып сынган аяк төзәлеп килә инде. Хәзер йөрергә була. Шундый ышаныч күрсәткәнең өчен чиксез бәхетле мин. Әле узган атнада гына егерме укучының өенә йөреп чыккан идем. Кичә ярминкәдә көне буе товар саттым. Аяклар хәйран язылды. Суыкта кар өеп, сыннар ясау бигрәк тә килеште. Шулай гел йөртеп-йөгертеп торганың өчен Ходай озын гомерләр бирсен сиңа.
Ә дискотекалар өчен аерым зу-у-ур рәхмәт! Шимбә саен клубка чыгып, балаларның чиный-чиный сикерүләрен карап торудан да ләззәтрәк нәрсә юк икән.
Төннәр буе урамда йөргәч, миңа хәзер этләр дә өрмиләр, үз итеп, койрык болгап калалар.
Тикшерүләр килгәндә иң беренче мине искә төшерәсең. Олылыйсың. Ачык дәресләрне яшьләргә үт-кәрттермәссең бит инде. Алар акчалы эшне генә белә. Районга җыелышларга, семинарларга гел мине генә җибәреп торуыңа да рәхмәт.
Күпме генә мактасам да, рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмам кебек. Алар шулкадәр күп, тау кадер өелгән. Астында калып харап булмагаең дип куркам. Әмма әйтмичә дә ярамый. Шатлык өстенә шатлык өстәп торасың бит. Ял көнендә баскетбол ярышына барып кайтуымны әйтәм.
Үткән ялда йөгерештә катнаштым. Аннан алдагысында шашка-шахмат… Йөзү ярышына җибәргән өчен дә рәхмәтемнең чиге юк. Шәрә хатыннарны тагын кайда күрер идек.
Әле бүген Кипрга киткәнеңне белгәч тагын бер куандым. Ярый әле, минәйтәм, ял итәргә дә мине җибәрмәгән. Китәр идең башыңны иеп Кипрга. Кайтышыңа сыер юк — ачтан үлгән, хатын да юк — үчләшеп кыз янына китеп барган. Коточкыч! Күз алдыма шулар килә дә, рәхмәтләрнең ниндиен генә әйтсәм дә, әйтеп бетерә алмам кебек. Әйтермен әле, пенсиягә чыккач, Алла боерса.