Алгы партада утырган малай сумкасыннан болан мөгезе кадәр рогатка чыгарды.
– Ашыкма, – мәйтәм тегеңә. – Наданлыгыңны күрсәтмә. Синең шикелле егеткә кәкре агач кисәге тотып утыру бөтенләй килешми. Синең кулда җүнлерәк нәрсә булырга тиеш: йә пистолет, йә автомат…
Ул аз гына уйланып торды да рогаткасын сындырып ташлады.
– Таныш булыйк: мин сезне тарих белән географиядән укытачакмын, – дим. – Сызым белән рәсемнән дә кергәләп чыгармын.
Шулчак пычак ялтырап китте.
– Әһә! – дидем мин зур куаныч белән – Менә бу корал! Әмма минекенә җитми. Дустым миңа Колымадан алып кайткан пычакны күрсәгез, исегез китәр. Иртәгә алып килермен.
Пычак бүтән күренмәде. Әмма арткы партадан миңа пугач төбәделәр.
– Бик яхшы, – дидем, шатлыклы кыяфәт чыгарып. – Дәресне башлаганчы, әйдәгез, башта ату ярышы үткәреп алыйк. – Шап итеп өстәл уртасына глобусны китереп утырттым. – Кем дә кем Памир тавына тидерә, шуңа географиядән “бишле”. Тик бер шарт белән: кыек атучының маңгаена мин турылап үзем чәпәчәкмен.
Класс шым булды. Берничәсенең нервысы чыдамады: парта астына төшеп, тәмәке кабыздылар.
– Кеше көлдермәгез инде, – мәйтәм. – Кем инде шундый чүп тарта?
Кесәмнән сигаралар чыгарам. Тәмәке тартучы малайга дәһшәтле сорау бирдем:
–Йә, сөйләп җибәр әле, бу сигараларның кайда эшләнүе турында. Белмәсәң, тәмәкеңне артыңа төртәм. Алга таба тәртип шундый булачак.
Тәмәке төтене сүрелде.
– Бүтән һаваны бозмагыз, – мәйтәм. – Башка вакытта мин кергәндә классыгызны җилләтеп куярга онытмагыз. Һәм тагын бер кисәтеп куям: дәрестә кәрт сугарга уйласагыз, минем карталар белән генә уйныйсыз. Минуты –Кун сум. Шылдымы?
Кыңгырау чылтырады, мин горур кыяфәттә класстан чыгып киттем. Чираттагы дәрес – 8 нчеләрдә. Аларга да шәпләп бирәсе булыр сабакны.