fbpx
13.02.2012

Сабирныкыларны көтәм…Булган хәл.


   Сабирныкыларны көтәмҖитмешенче еллар. Көз. Бәрәңге алган вакыт.

Туктаусыз яңгыр сибәли. Көн аз гына ачылуга, халык кырылып бәрәңге бакчасына ябыша. Шимбә көнне хатыннарның (әле ул вакытта яшь, чибәр кызның) күршесе Сабир абзыйларга Казаннан көтүләре белән туганнары, балалары кайтып төшә.

Ә яңгыр сибәли дә сибәли. Бу кадәр кешенең өйдә өелеп ятуы да эчне пошыра. Өй бакчасы торып торсын, басу бакчасын алырга кирәк, дип уйлый Сабир абзый. Кыр да җилләгәндер, алуы җиңелрәк булыр. Төштән соң яңгыр бераз туктагандай итә, кояш та чыккалап ала.

Нишләргә белми бәргәләнеп йөргән Сабир абзый фәрманын җиткерә: “Басу бакчасына барасыз!” Олысы-кечесе көрәкләр, сәнәкләр күтәреп, басу бакчасына юнәлә. Сабир абзый, сәламәт булмау сәбәпле, өй саклап кала. Ул чорда басу бакчалары авылдан читтә, бөтен кешенеке бер җирдә. Араларында беленер-беленмәс кечкенә генә межа.

Казан кунаклары, җир җимертеп эшләп, кичкә бәрәңгене алып бетерәләр. Кырда капчыклар утырып кала, үзләре азрак ял итәргә, чәй эчәргә дип өйгә кайтып китәләр. Бераздан ат табып, бәрәңгене төяргә басуга киләләр. Ә анда бөеренә таянган Камал абзый басып тора:

– Сез нишләп минем бәрәңгене алдыгыз? Кем кушты? – дип җикеренә ул. – Мин җир суыклары кергәч кенә алырмын дип тора идем. Хәзер кая куям мин бу бәрәңгене? Идән асты каралмаган, баз чистартылмаган…

Сабир абзыйныкылар коелып төшә. Ә Камал абзый тузыныпмы тузына. Бераздан килешәләр тагын. Ат арбасына төяп, Камал абыйны җайлап-юмалап, бәрәңгесен өенә кайтарып бирәләр.

Шуннан соңгы елларда: “Бәрәңге алмыйсыңмы әллә?” – дип сораучы кешеләргә Камал абзый, мыек астыннан гына елмаеп: “Сабирныкыларны көтәм”, – дип җавап бирә торган була.

Шәрехләү