fbpx
26.03.2012

Шакир маҗаралары.Көлке,әмма булган хәл


  шакир маҗараларыҖитмешенче еллар. Шакир абыйның элемтә бүлегендә бригадир булып йөргән вакыты. Ул көнне аның әбәд алып килү чираты була. Иртән эшне оештырып җибәргәч, авылга кайтып китә бу. Кайта да, ашамлыклар алып менәргә дип, базга юнәлә. Аска төшеп, аяк җиргә тия дигәндә генә, дөңгердәтеп катык чиләгенә китереп баса. Катыкка чумган Шакир абый сукранып баздан менә дә,урамдагы су колонкасына чыгып, кәстүм-чалбарын юып чистарта.

Аннан ашыга-ашыга печәнлеккә менеп китә. Тавык оясыннан йомыркаларны алып төшеп, пешерергә куя. Бакчадан суган, кыяр җыеп ала. Барысын бергә төйнәп, кырга китә. Кызулык белән таудан төшеп барганда велосипед көпчәге кыйшаеп торган күпер тактасына эләгә һәм Шакир абыебыз, бака кебек җәелеп, юл тузанына барып төшә. Катыктан юылып әле кибәргә өлгермәгән өс киеме баштанаяк тузанга бата. Кәстүмен салып елга кырыена килә дә, ачудан суда болгый-болгый, юа башлый. Чалбарын да сала. Аны фермадан кайтып килүче хатыннар күреп ала. “Абау, Шакир җүләрләнгән!” – диләр алар исләре китеп.

Шул арада Шакир абый юеш киемнәрен киеп ала да, велосипедына утырып басуга элдертә. Ләкин ерак китә алмый, гөнаһ шомлыгына каршы, көпчәк җибәргән булып чыга. Сәпиден җитәкләп, тирләп-пешеп эш урынына килеп җитә. Аны дүрт күз белән көткән егетләр чирәмгә тезелешеп утыралар. Шакир абый шунда төенчегенең юклыгын күреп ала. Бөтен ризык елга буенда калган! Нишлисең, кире барып алып килә.

Тагын тезелешеп утыралар егетләр. Берсенең йомырканы алып, маңгаена бәрүе була, ялтырап чеби аягы килеп чыга. Икенчесе әрчи башлый – чеби башы килеп чыга. Өченчесе, дүртенчесе дә бозык. Шакир абый ачуыннан йомыркаларны тибеп очыра. Инде нишләргә? Ач егетләрнең ачуы яман. Шуннан, кылт итеп, иртәнге якта бригадасына аванс алганлыгы исенә төшә. Кулы белән түш кесәсен каплый, әһә, акчалар шунда.

Ала, тик акчаларның барысы да лыч су. Егетләр мөлдерәшеп карап тора моңа. Берсе ыңгырашып кына: “Җәеп сал чирәмгә”, – ди. Тезеп чыга Шакир абый берлекләрне, бишлекләрне яшел чирәм өстенә. Егетләр иренеп кенә тагын көрәкләренә тотыналар. Ул арада, көтмәгәндә, өермәле җил чыгып, бөтен нәрсәне туздыра башлый. Акчалар берәм-берәм һавага күтәрелә. “Тотыгыз, тот!” – дип акырышырга тотына егетләр. Һәм көрәкләр күтәреп, кепкаларын, өс киемнәрен салып, басу буйлап акча куарга тотыналар. Шактый вакыт мүкәли-мүкәли акча җыялар. Соңгы берлекне тоткач, Шакир абый шапылдап җиргә утыра. “Булды, егетләр! Бүген бүтән эшләмибез”, – ди.

Акчаны бүлешәләр. Шакир абый – алдан, артыннан – бригадасы, булып үткән хәлләрдән шаркылдап көлә-көлә, якындагы авыл кибетенә тәпилиләр.”Т.Я”.5апрель,№42

Шәрехләү