Башлык бүлмәсенә үгез муенлы, кыска кәкре аяклы, күлмәк якалары ат камыты шикелле ике якка ачылып китмәсен өчен аллы-гөлле чуар галстук буган бер адәм килеп керде. Ул “Якты төн” күмәк хуҗалыгы персиятеле Моталлап иде. Йөзеннән гөрләвек булып тир ага, ә аркасыннан агып төшкән тир трусигына кадәр юешләткән.
– Калхуз бетте, Хан Солтанович, – диде персиятел, мыш-мыш сулап. – Төнлә сыерларны алып чыгып бетергәннәр.
Соңгы “Т-40” та күренми. Печән белән салам да юкка чыккан.
– Милициягә әйттеңме соң, пынимаешь? – диде башлык, һәрвакыттагыча бер җөмләсен вәкарь белән генә ике мәртәбә кабатлап.
– Әйттек-әйттек. Башта былтыр югалган сарыкларыгызны, дуңгызларыгызны табыйк әле, – диделәр. – Атлар, чәчкечләр, ургычлар да табылмаган. Шуларның очына чыксак, бәлки эзли башларбыз, – диделәр.
– Бәлки диделәрме, пынимаешь?
– Нәкъ шулай диделәр, Хан Солтаныч.
– Алайса, ник мине борчып йөрисең?
– Инде яши башлыйбыз дип кенә торганда бит, Солтаныч. Еллык хезмәт хакын бирәбез дип торганда…
Бу сүзләр башлыкның ачуын кабартты:
– Син нәрсә монда… сырлап утырасың, тавык мие эчкән нәрсә! Син Бохар ишәгенә кем ышансын, анаңны сатыйм! Көпә-көндез шуның кадәр әйбер юкка чыга димени?
Кибән кебек кабарып утырган персиятел тылсымлы таяк белән суккан кебек урындыгына сеңеп, кечерәеп калды.
– Ур-ур-лау-у-у-ла-арын ни… ни… чек рас-с-с-ларга соң, Хан С-с…олтаныч?..
– Амбар кенәгәләрегез бардыр бит?
– Юк шул, кичә контурыбыз янды бит, Солтаныч.
Башлыкның борын тишекләре персиятел сыярлык булып киерелде:
– Шуннан?
– Шуннан шул инде, – диде Моталлап. – Нишләргә дә ниткән юк.
– Җыелыш җыеп берәр нәрсә әмәлләп карагыз. Урладылар, янды дигәнгә ышанырлык заманмы? Кәгазь кирәк, пынимаешь. Кыштырдаган кәгазь кирәк.
– Акчасы исән-сау ла аның анысы, – диде Моталлап. – Акча минем машинада иде.
– Аңлатыбрак сөйлә, – диде башлык.
– Сыерлары да күрше калхузда. Сарыклары да. Сыер да, сарык та булмагач печән белән саламны череп әрәм булмасын дип үзем озаттым. “Т-40”ны гына аңлап бетермим. Каравылчы карт та белми…
– Эчәме?
– Кем?
– Синең чүмеч белән чүмергәнеңне беләм. Каравылчы эчәме дим, дуңгыз?!
– Салгалый.
– Акчаны син бирәсеңме?
– Һы-ыһ!.. – адәм аңламаслык аваз чыгарып персиятел торып ук басты һәм таеп егыла язды, чөнки урындыгы астына әллә ботинка кары эреп, әллә башка җирдән агып, хәйран гына су җыелган иде.
– Син дә бирмәгәч, пынимаешь, мин дә бирмәгәч, каян табып эчә? Урлый, ызначит.
Шундый катлаулы мәсьәләнең җайлы гына чишелүенә килеп җиткән калхуз персие май кояшы кебек яктырып китте.
– Шул эчү аркасында инде, Солтаныч, эчү аркасында. Яши генә башлыйбыз дип торганда. Шул картка ышанып харап булдым. Кайту белән каравылдан алып ыргытам мин ул карт тәрене. Аксак крич! Чулак-чукрак инвалид кисәге! Кабахәт! Бөтен калхуз малын ничек эчеп бетермәк кирәк! Ни… Акчаны барыбер бирәбез, Солтаныч, быел булмаса киләсе елга бирәбез.
Башлык шаркылдап көлеп җибәрде.
– Андый бәхет сиңа эләкмәс, – диде ул. – Бүгеннән “Караңгы көн”гә күчерәбез. Син әле яшь, энергияле белгеч. Давай, күрсәт үзеңне.
Икесе дә торып бастылар. “Яшибез, яшибез!” – дип типте йөрәкләр. Аларның икесенең дә уйлары бер, хисләре уртак иде.