fbpx
20.01.2012

Тигез күтәрик! Юмореска


Тигез күтәрик!Кызык иттем хатынны. 8 Март көнне йокысыннан уятмадым. Атна буе паласны какмыйсың дип үзәккә үтә иде. Рәхәтләнеп тәпәләдем! Бөтен үчемне алдым.

Кичтән табак-савыт юылмыйча калган иде. Бүген сеңелләре киләсе. Алар килешкә кашык-тәлинкәләрне юып куйыйм әле. Әйтеп карасын шуннан булышмый дип.

Үтүк эшләми дип бер ай колак итен ашаган иде, аңа яңа чыбык ялгадым. Телсез кала инде моны күргәч.

Ут сүндергеч эшләми иде. Шөребен борып ныгытып куйдым. Шаккатсын!

Суыткычны да суыта торган итсәм, валлаһи, кан басымы күтәреләчәк моның. Рәхмәт хөкүмәткә, елына бер тапкыр ирлекне күрсәтү хокукы биргән өчен.

Рәхәт мәллә ул көн саен пычак үтми, ишек ябылмый, ут янмый, сәгать йөрми дигән сүзләрне ишетеп тору. Менә моннан соң әйтеп карасын. И тилмерәчәк, и азапланачак инде бәйләнергә сүз таба алмыйча.

Ярты ел буе ишек тоткасы сынган килеш торган иде. Алыштырдым! Ачып чыкканда йөрәк өянәге алып егылмаса ярый инде.

Идәнне дә юып чыгарсам, бөтенләй хатынсыз калмам микән? Шулай да сөртеп алдым, бәлки күрмәс. Тәмам коралсызландырдым җанкисәкне. Белсен моннан соң безнең кадерне. Сөенечемнән нишләргә белмичә, ай буе асылынып торган сервант ишеген ныгытып куйдым.

Идәндә аунап яткан браны стенага беркеттем. Куана-куана аларның тузаннарын сөрттем, көзгене чистарттым. Хатынның көлкегә каласын күз алдыма китерә-китерә китап шкафын тәртипкә китердем.

Булгач-булгач бөтенләй авыз ачмаслык итәргә кирәк. Кибеткә чаптым. Хатынга чәчәкле-чуклы күлмәк алдым. Белсен иренең кемлеген! Бу сиңа 23 февральгә алып биргән базар ноские гына түгел инде, җанашым. Боларны күргәч, артына утырмаса ярый инде шапылдап. Артыгын кыланып ташладым, ахры.

Ул арада хатын торып чыкты. Чыкты да, өй эчен күздән кичереп, ухылдап диванга егылды. Аның шар булып ачылган күзләре идәнгә, идәннән стетенадагы брага, брадан тоткага, тоткадан сервантка тәгәрәде. “Хәлим, әйт, зинһар, – диде ул дер-дер килеп. – Әти-әниләр исәндер бит?”

Ул йөрәгенә тотынды. Мин валидол эзләргә керештем. Без шулай мәш килеп ятканда дуылдап баҗалар килеп керде. Алар да бездәге чисталыкны, тәртипне күреп шаккаттылар. Ә хатын тора авызын ачып, әйтергә сүзе юк чөнки.

Менә шулай була ул. 8 Март сезнеке генә түгел, безнең дә бәйрәм. Шаярмагыз безнең белән! Аш пешкән, чәй кайнаган. Хатыннар, утырышыгыз табын янына. Әйдәгез, күтәрдек! Тигез күтәрәбез! Тормышны дим, бәгырь кисәкләрем, тормышны!

Фәрит ВАФИН.

Tags:

Шәрехләү