fbpx
03.04.2012

Татарстанда Коръән елы.


Быел Коръәннең Казан басмасының беренче тапкыр нәшер ителүенә 225 ел тула. Барыннан да элек әлеге түгәрәк дата 2012 елны Татарстанда Коръән елы итеп игълан итүгә беренче этәргеч булды. Коръән елы берүк вакытта Татарстанда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы кысасында да билгеләп үтеләчәк.

Татарстанда Коръән елын оештыру комитетының беренче утырышы фәкать татар телендә генә барды. Бу ягы белән ул, түрәләрнең башка җыеннарыннан аерылып торды.

Үз чыгышында Казан басмасы Коръәннең татарларга ясаган тәэсирен аңлаткан Диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Якубов, без моннан 225 ел элек бабаларыбызның Коръәнне беренче тапкыр басма рәвештә нәшер итүләре белән горурланырга тиешбез, дип белдерде.

Әлбәттә ,Коръән баштарак халкыбыз арасында кулъязма формасында тарала. Бездә тулаем кулъязма культурасы калыплана. Моңа дәлил итеп, бүгенге көндә Казанда 50 мең кулъязма китап саклануын әйтергә була.

Басма китапка килгәндә гарәп хәрефләре белән беренче китап Европа илләрендә басыла. Шәрекъ илләрендә китап бастыру эшенә башта шикләнеп карыйлар. Ә татарлар тарафыннан беренче басма Коръәннең нәшер ителүе очраклы түгел. Чөнки татарлар мөселман булу белән бергә техника-технология темасына да ачык халык була электән үк. Нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән 1787 елда Петербур шәһәрендә тормышка ашырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен муллабыз Госман Исмәгыйль хәзрәт әзерләп бирә. Алга таба бу Коръән күп мәртәбәләр яңадан бастырыла һәм шулай итеп “Казан Басмасы” исемле феномен калыплана. Соңыннан Коръәнне башка илләрдә баса башлагач, Казан басмасын үрнәк итеп ала башлыйлар. Шуны да әйтергә кирәк, 1802-1859 еллар арасында Казанда бу басма Коръән 150 мең тираж белән дөнья күрә.

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев бу елны Коръән елы итеп игълан итүне басма Коръәнгә генә бәйләп карамаска, ә ислам дине татар халкын бүгенгә кадәр саклап кала алган бер дин буларак карарга кирәк, дип белдерде.

Бүгенге көндә татар халкы исән, татар халкы яши, аның гореф-гадәтләре, йолалары бар икән, без иң беренче чиратта ислам диненә бурычлы. Халкыбыз ислам дине тәгълиматлары буенча яшәмәгән булса, дәүләтсез калган халыкның бүгенге көндә нинди булуын күз алдына китерүе бер дә авыр түгел.
Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, җәмәгатьчелекнең игътибарын Коръәнгә юнәлтү һәм беренче Казан басмасы Коръәннең нәшер ителүенә 220 ел тулуны билгеләп үтүне сорап моннан 5 ел элек Балтач районы мөселманнары тәкъдим керткән булган. Әмма ул вакытта безне ишетүче булмады, ди ул. Аның бүгенге җыелышта да әйтәсе килгән сүзләре бар булып чыкты.

“Безгә бу елны Коръән елы дип игълан итеп, төрле ярышлар үткәрү белән генә чикләнеп калмаска кирәк. 225 ел буена безгә Казан басмасы хәрефләре яраган, әмма хәзер гарәп басмасына кереп барабыз. Әйтик китап бастырасың, аятьне Казан басмасы белән бир дип әйтәсең, әмма компьютерда Казан басмасының булмавы ачыклана. Компьютерга Казан басмасын кертү бүгенге көндә бик актуаль тора. Моны эшләргә кирәк”, дип, Коръән елында конкрет гамәлләр дә эшләргә чакырды баш казый.

Без үзебезнең мирасыбызны күпме кайтарсак та әле һаман да татарлардагы дин традициягә генә таянган дин дип сөйләүчеләр бик күп. Әмма чынлыкта татарлар бөтен дөньяда беренчеләрдән булып Коръәнне бастырып чыгарып аны басма китап буларак таратканнар.

Ни өчен безнең басма Коръәннәребез, аның тәфсирләре, башка китапларыбыз да халыкта әдәпне тәрбиялиләр, ә яңа килеп кергән безгә ниндидер динне аңлата торган кешеләр гомумән әдәпсезлекне беренче планга куялар икән? Әлеге сорауга җавап табу елы да булачак әле бу Коръән елы. Бу елны шушындый исем белән атау, ул бармактан суырып чыгарылган бер фикер генә түгел. Ә җәмгыятебезнең милли, мәдәни, дини якларын чолгап ала торган бер чара.
Коръән елында Татарстанда 31 чара оештыру планлаштырыла. Алар арасында иң төп чаралар булып хәзерге вакытта Кол Шәриф мәчетендә торучы дөньяның иң зур басма Коръәнен Болгарга күчерү, һәр районда Коръән укучылар ярышларын уздыру, “Коръән һәм фән”, “Коръән һәм музыка”, “Коръән һәм әдәбият” темаларына түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар оештыру уйланыла. Ә ел ахырында Камал театрында Коръән бәйрәме чарасы үтәчәк .

 

Tags:

Шәрехләү