Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Барыбыз да җиң сызганып эшкә керештек.Укытучының иң авыр эшләреннән берсе- эш программалары төзү.Дөрес,озак еллар мәктәптә эшләгән тәҗрибәле укытучылар аны бик тиз язып куялар.Ә менә яшь укытучылар шактый авырлык кичерәләр.Шундыйларга ярдәм итү йөзеннән планнарыбыз белән уртаклашыйк әле.Аларны сатып та булмый,үзеңдә саклап ятудан да мәгънә юк.Әгәр сез татар теле һәм укудан соңгы таләпләр буенча төзелгән планнарыгызны миңа җибәрсәгез,бик шатланып “Мөгаллим язмалары” сайтына куяр идем.13 сентябрь көнне үрнәк өчен бер программа куелды.Менә шундый үрнәктә,шундый язмалар белән җибәрсәгез бик әйбәт булыр иде.Әйдәгез,планнарыбызга икенче сулыш бирик! achkderes@mail.ru адресына кабул итәбез.
10 сентября, 2019 at 22:26
Миңа бик тә охшады.Сафтатарча язган язмаларны табуы бик җиңел тугел,шуңа шундый сайтлар булуына бик шатмын.Барлык кирәк әйберләрне табуы җиңеләя.Бик зур рәхмәт СЕЗГӘ.