fbpx
22.01.2021

Йолдыз сәгате. М. Җәлилгә багышлана. ( 4 сыйныфлар өчен)


йолдыз сәгате

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы  ”Шәhәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе“ башлангыч сыйныф укытучысы Шәрифуллина Гөлнара Тимерхановна. Тема: Йолдыз сәгате. М. Җәлилгә багышлана. ( 4 сыйныфлар өчен) Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәч, әсәрләрен анализлагач, әдәби кичәләр үткәрелә. Мин үзем башлангыч сыйныф укучылары белән “Йолдыз сәгате”уенын үткәрүне отышлы саныйм.

Әлеге уенга башлангыч сыйныфтан алты укучы алына. Алар үзләренә шул ук сыйныфлардан алты ярдәмче сайлый. Уен үткәреләсе залга башта тамашачылар кереп урнаша. Алып баручы “Йолдыз сәгате”уенында катнашучыларны һәм ярдәмчеләрне чакыра. Кайсы йолдызлыкта туулары, аларга хас үзенчәлекләр турында сөйли. Катнашучы укучыларның өстәлләренә 1,2,3,4 саннары куела. Сорауларга икесе дә дөрес җавап бирсә, уенга катнашкан укучының өстәленә йолдыз беркетелә һәм ул өстәле белән бер адым алга күчә. Ярдәмчесенең генә җавабы дөрес булса, йолдыз да беркетелми, өстәл дә күчми. Төп уйнаучы укучы гына дөрес җавап бирсә, өстәл бер адым алга күчә, йолдыз бирелми.

Уен барышы.

I тур.

  1. Алып баручы: Магнит тактасына еллар язылган, сез дөрес җавапны табып сайлап алырга тиеш.

1957            1942            1944             1922

Сорау.

  1. М. Җәлил кайсы елны Казанга килә? (1922)
  2. Моабит дәфтәрләре өчен кайсы елны Ленин премиясе бирелә? (1957)
  3. Муса кайсы елны фашистлар кулына әсирлеккә эләгә? (1942)

Музыкаль тәнәфес. 

  1. Алып баручы: Дөрес җавапны сайлап алыгыз.

Мостафа        Мәскәү         Оренбург           Казан

Сорау.

  1. Муса Җәлил укыган Хөсәения мәдрәсәсе кайсы шәһәрдә урнашкан? (Оренбург)
  2. Муса Җәлил кайда комсомол ячейкасын төзи? Бу вакытта аңа 14 яшь кенә була әле? (Мостафа)
  3. Муса Җәлилнең атаклы “ Алтынчәч” операсының премьерасы кайсы шәһәрдә куела? (Казан)

Музыкаль тәнәфес.

  1. Алып баручы: Дөрес җавапны сайлап алыгыз. 

Варшава         Моабит         Шпандау         Дрезден

Сорау.

  1. Фашист Германиясенең II империячел суды кайсы шәһәр төрмәсендә үлемгә хөкем чыгара? (Моабит)
  2. 1944 елның 25 августында иртән 6 сәгатьтә немец сакчылары төрмә ишеген ачтылар. Алар кайсы төрмәдә җәзаланып үтерелә? (Шпандау)

Музыкаль тәнәфес.

  1. Алып баручы: Җавапны табыгыз.

Зиннәт            Абдулла             Гадел                 Гайнан

Хәсәнов          Алиш                 Кутуй                 Кормаш

Сорау.

Шушы кешеләрнең кайсысы Муса Җәлил белән җәзаланып үтерелмәгән? (Гадел Кутуй)

Музыкаль тәнәфес.

I тур буенча нәтиҗә. 

II тур.

  1. Алып баручы: 3 минут эчендә М. Җәлилнең шигырьләр исемен язарга.

Ш, М, С, Д, Й, Е, Х, В, Җ, К, А, Ы, И, Л,Ь, Г, Ә, Ч, Р, Ү, У.

(“Чәчәкләр”, “Күршеләр”, “Дуска”, “Чишмә”, “Сәгать”,”Җырларым” һ.б.)

Музыкаль тәнәфес. 

  1. Алып баручы: Дөрес җавапны сайла.

Джим            Күршеләр              Җырларым            Ант

  1. Кайсы шигырьдә геройның кызыл кәбестәсен кәҗә ашаган? (“Күршеләр”)
  2. Кайсы әсәрнең төп герое Эмма исемле кыз? (“Джим” поэмасы)
  3. Барлык шигырьләрдә М. Җәлилнекеме? Кайсы аныкы түгел? (“Ант”)

Музыкаль тәнәфес.

  1. Алып баручы: Шигырь юлларында нинди сурәтләү чарасы бар? 

Сынландыру         Чагыштыру            Пейзаж

Мамык карлар гөлгә кәфен булды,

Кабер булды бакча түтәле,

Шунда үскән ялгыз бер ак каен

Кабер ташы ролен үтәде.

Кар бураны яңа корбан эзләп

Бөтерелә койма буенда

Гөл уянмас татлы йокы белән

Изелеп йоклый җирнең куенында.  (Чагыштыру)

Музыкаль тәнәфес.

III тур. Финал.

Кроссворд чишү.

ЧӘЧӘКЛӘР

ИРЕК

КҮРШЕЛӘР

ИМӘН

ВӘХШӘТ

Алып баручы: Ничә сүзне дөрес язган, шулкадәрле йолдыз бирелә.

IV тур.

Остазбикә сүзендәге хәрефләрдән сүзләр төзергә. Бер минут вакыт эчендә кем күпме сүз төзи ала? Җиңүче билгеле була. Җиңүче һәм җиңелүчегә, аларның ярдәмчеләренә бүләкләр бирелә. Җиңүче укучы теләкләрен әйтә.

Музыкаль тәнәфес.

Файлны күчереп алырга: Йолдыз сәгате.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү