Бу сөйләшү минем хатын белән күрше Миләүшә арасында була. Үзем Казанда ИРОда белем эстәп йөрим. Берүк вакытта компьютерга өйрәтү буенча дистанцион курсларда да укып, зачетка әзерләнәм.
Дүшәмбе көн урамда хатыным белән Миләүшә очрашалар.Исәнлек-саулык сорашкач, Миләүшә әйтеп куя: “Фәрит абыйны күрдем, чатта утыра иде”, – ди. Хатын эсселе-суыклы булып китә. “Ялгышасыңдыр, ул бит Казанда укуда. Абау, җаным, берәр язуы онытылып калды микәнни? Кичә генә киткән иде бит әле. Нишләп чатта йөри, нишләп өйгә кайтмады икән?” – ди.
“Юк инде, – ди Миләүшә, – Казанда икәнен беләм. Чатта очрашып сөйләштек”.
Без, курсларда укучылар, шул исәптән Миләүшә дә, интернетта форумда язышабыз, шунда чатта хәбәрләшәбез. Миләүшә шуның буенча сөйли, ә хатын урам чаты турында уйлый икән. Ярый әле тиз аңлашалар, хатынның кан басымы күтәрелмичә кала.
9 апреля, 2012 at 18:53
Ну Фәрит абый))) Кан басымына хиджама бик файдалы!