fbpx
08.02.2012

Эт. Юмористик хикәя.


этКич иде. Эштән кайттым. Ишек төбендә бер эт утыра. Кызганып, өйгә керттем. Бер стакан сөт салып бирдем.

Бераздан ишектә кыңгырау чылтырады. Барып ачтым. Чайкалып бер сәрхуш тора. Күзенең агы белән карады да:

– Минем әнчек кайда? – ди.

– Миңа бер эт керде, – дим. – Белмим, синекеме, юкмы?

– Җирәнме? Кәкре аяклымы? Авызы менә мондый дәүме?

– Әйе.

– Шул инде, кабахәт. Ник керттең?

– Үзе керде. Кызганыч бит. Баскычта елап утыра.

– Эчерттең дәме?

– Бер стакан салып бирдем.

– Тфү, хайван! Инде йоклыймы?

– Йоклый.

– Синең яндамы?

– Соң… үзе килеп ятты.

– Үтерәм! – диде сәрхуш. – Үтерәм әнчекне! Бар әйт, чыксын монда.

– Ничек аңласын ул мин әйткәнне?

– Керә белгән бит, әнчек! Аңлашкансыз да.

– Эт беләнме?

– Кем белән булсын, шул ана көчек белән. Мин эчәргә эзләп чыгып киттем, ул шул арада синең янга шылган.

Әйдә, өчәү эчәбез. Бар, чыгар әнчекне. Югыйсә, күрсәтәм күрмәгәнегезне! Чыгар Аськаны диләр сиңа!

– Нинди Аськаны? – дим тагын, гаҗәпләнеп. – Син бит көчек эзлисең.

– Ахмак. Эт – шул хатын бит инде… Ягъни хатын – минем эт…

Шул вакытта баскычта “пуф-пуф” килеп, алпан-тилпән атлап менүче хатын күренде.

– Күпме эзләргә була сине, собакы! – диде ул иренең изүеннән эләктереп. – Кайда сөйрәләсең син, алкаш, эт җан!

– Аська, Асенька, – дип мыгырданды сәрхуш. – Бәгърем, син өйдә юк идең бит… Мин сине эзләдем, алтыным, җанкисәгем…

Шәрехләү