fbpx
16.03.2012

Күкәй хикмәтләре.


күкәйАвыл кибетләрендә дәүләткә күкәй җыйган чор. Ул вакытта ипие дә, бәби чүлмәге дә бер кибеттә. Шакир абый Казанга туганнарының туена барырга җыенып йөри. Шәһәрчәрәк күренергә тырышып, галстук тагарга уйлый бу. Кибеткә килә, карый – түрдә, сырган бишмәт өстендә, бер чуар галстук эленеп тора.

– Сеңлем, миңа әнә теге гластукны бир әле.

– Галстук күкәйгә генә, Шакир абый, – ди төелә-төелә ипи белән сөт ашап утырган кибетче кыз.

Шакир абзый, уңайсызланып:

– Миңа муенга тагарга кирәк иде шул, – ди дә кибеттән чыгып китә.

Шулай итеп, аңа туйга галстуксыз гына барырга туры килә.

* * *

Элек авыл кибетләрендә күкәйгә сатыла торган әйберләрнең исемлеге һәм кемнең күпме күкәй тапшырганын күрсәткән дәфтәр эленеп тора иде. Шунда ук – “Гражданнар! Дәүләткә күкәй тапшырыгыз!” дигән лозунг-өндәмә. Безнең малай чак. Кибеткә прәннек кайткан дигән хәбәрне ишеттек тә, тегеннән-моннан яшереп куйган шешәләрне алып, кибеткә чаптык.

Кибетче бер безгә, бер алдындагы дәфтәргә карап-карап торды да:

– Башта әтиләрегез килеп, күкәйләрен тапшырсыннар, аннан прәннек ашарсыз, – дип, безне кире борып җибәрде.

* * *

Җыелышта сельпо рәисе кибетче белән клуб мөдирен сүгә (ул чакта клуб мөдирләрен өйдән-өйгә йөреп күкәй җыярга мәҗбүр итәләр иде):

– Берегез коммунист, икенчегез комсомол. Күкәебез юк дип утырырга ничек оялмыйсыз?!

Кып-кызыл булган клуб мөдире Зөһрә:

– Мин әйтмәдем. Әнә, Гали абый әйтте, – диюгә бөтен авыл клубы шаркылдап көлеп җибәрә.

* * *

Мәктәпкә Ветеринария институтыннан чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашып сөйләшергә, үзләренә укырга килергә чакырып ике укытучы килеп төшә. Директор ашханәдә эшләүче Асия апага: “Тиз генә кил! Күкәй булса да пешереп бир”, – дигән язу җибәрә.

Укытучылар бүлмәсендә утырабыз. Берзаман, сулуы кабып, Асия апа йөгереп килеп керде. Кулында зур гына пычак.

– Күкәйләрегезне нишләтим? – диде ул, шар ярып.

Килгән кешеләр бер-берсенә карашып алдылар да безгә табарак елышып утырдылар.

Асия апа дәвам итте:

– Табада куырып биримме, бөтен килеш кенә пешеримме?

* * *

Шәһәрдән килгән чит тел укытучысы Эльза районга барырга җыена. Колхоз шоферы Гариф абзый яшь кызга машина әрҗәсенә менеп утырырга куша. Ә анда кибетче Нургали абыйның күкәй тутырылган тартмалары.

– Син анда Нургали абыеңның күкәйләрен тоткалап бар инде, җәме, – ди шофер, укытучы кызга.

– Юк, юк, алайса мин утырмыйм, – дип, Эльза зур юлга җәяүләп кенә чыгып китә.

Tags:

Шәрехләү