fbpx
27.12.2022

Дуслык һәм әдәплелек


Дуслык
Саба муниципаль районы Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарифуллина Марсилә  Миннәхмәт кызы . Тема: «Дуслык  һәм әдәплелек»

 

 ПРЕЗЕНТАЦИЯ 

Предмет:  ОРКСЭ, модуль «Дөньяви этика нигезләре», 4 класс

Дәреслек: ОРКСЭ «Дөньяви этика нигезләре» 4 класс, «Русское слово» Москва, 2012 ел, Татарчага тәрҗемә, ТР “Хәтер” нәшрияты

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү, беренчел ныгыту дәресе

Максат:

-укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

-матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча нәтиҗәләр

Дуслык, дусларча мөнәсәбәт төшенчәләрен аңлау, дусларга яхшы ярдәмчел мөнәсәбәттә булу.

Метапредмет нәтиҗәләре

РУУГ: уку мәсьәләсен кабул итү, планлаштыру, истә калдыру; акыл эшчәнлеген көчәйтү; уку эшчәнлеген бәяләү;

ТБУУГ: китап белән эшли белү, кирәкле мәгълүматны таба,  гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү, бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.

ШУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру, дәрестә үз фикереңне башкаларга җиткерә белү; укуга, милли кыйммәтләрне аңлауга үз мөнәсәбәтеңне формалаштыру.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру

Хэерле кон. кадерле балалар!   дөньяви этика нигезләре фәне буенча дәресебезне башлыйбыз.

Балалар, бер-берегезгә карап елмайыйк әле. Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелләрне күтәрә, кәефне яхшырта. Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән, билгелик әле. Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.  

Дәрес ахырына   кәефләрегез үзгәрерме, юкмы, монысын соңрак күрербез.  Яхшы кәеф, елмаю чаткыларыгыз йөзегездән китмәсен, үзегез турында яхшы фикерләр генә калдырыгыз.

 

  1. Актуальләштерү. Теманы ачыклау.

– Әйдэгез әле, укучылар, сорау-җавап уены уйнап алыйк эле.   төркемнән чиратлап чыгып карточкаларны алабыз һәм артына язылган сорауга җавап бирәбез. Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз, кемнең җавабы тулы, тапкыр, матур булыр икән.

 

Сораулар:

  • Башкалар дустың турында начар сүзләр әйтсәләр, син аны яклап чыгарсыңмы?
  • Дустыңның нинди булуын теләр идең?
  • Малай һәм кыз бер – берсе белән дуслаша аламы?
  • Син бүләкне алырга яратасыңмы яисә бирергәме?
  • Эт яки песи белән дуслашып буламы?
  • Серләреңне дустыңа сөйлисеңме?
  • Синең дусларың әти – әниеңә ошыймы?

 

  • Димәк, бүгенге дәрестә без …. дуслык турында сөйләшәбез икән.

 

  1. Яңа материалны аңлату.

– Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр, минемчә. Ә сезнеңчә ничек, укучылар? Сезнең фикерләрегезне ишетеп китәсе килә.

  • Әйтегез әле, балалар, кем ул дус?

 –Илзат. Ышанычлы, таянырдай кеше. Серләрне ышанып тапшырырдай кеше , сине яклап чыгучы кеше. Башкаларга да ошый торган кеше.

  • Ә нэрсэ ул дуслык?

Хэлил. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.

  • Әйе, балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була.
  • Дуслык турында бик күп әкиятләрдә, хикәя-шигырьләрдә дә языла. Әйдәгез, искә төшереп китик әле, сез дуслык турында нинди әсәрләр беләсез?
  • Дүрт дус”, “Өч дуңгыз баласы”, “Кәҗә белән сарык”, “Кот Леопольд”.
  1. Беренчел ныгыту

– Укучылар, дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән?  Тикшереп карыйк әле? Өстәлдәге конвертларда мәкальлэр бирелгән. Ләкин аларны дөрес итеп төзергә кирәк. Килеп чыккан мәкальне анлатып та бирерсез.

 

  • 100 сум акчаң булганчы … (100 дустын булсын.)

(Әйе, акча ул була да бетә, ә дуслар ,дуслык гомерлек)

  • Дустың булмаса – эзлә (тапсаң-югалтма.)

(Әйе, берьялгызың, дусларсыз гына яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелч, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.)

  • Кешенең иң зур байлыгы – … (чын дусты.)

(Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.)

  • Дус-кайгыда(сынала.)

Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш. Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән, ул чын дусмы? Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый.

  • Иптәшең үзеңнән (яхшырак булсын.) (Нинди дә булса авырлык килсә ул сине ташлап калдырмый )
  • Дуслыкта, бердәмлектә (көч.) (Барлык эшне дэ бергэ кинэшлэшеп эшләргә кирәк)

“Балык – сусыз, кеше дуссыз тора алмый”

“Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”

“Кош – канаты белән – кеше дуслык белән көчле” һ .б

 

  • Укучылар , әйдәгез инде нәтиҗә ясыйк, дәреслектэн билгеләмәне укыйк әле.  Дуслык сүзенэ дәреслектә нинди билгеләмә бирелгән икэн?   (62 бит)
  • Ә менә татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Каюм Насыйри узенең бер нәсыйхәтендә дуслык турында ни яза икән. Шуны тыңлап китик әле. (66 бит)
  • Сорау: бу әсәрдә автор нинди биш кешегә ышанмаска куша?
  • Ә хәзер укучылар Дуслыкка ни булыша
  • Дуслыкка ни комачаулый?

1 төркем: Дуслыкка ни булыша?

риясызлык, ышаныч, кызыксыну, ихлас күңеллелек, мәрхәмәтлелек, тигез хокуклылык, ирек, күңелгә ошау, намуслылык.

2 төркем: Дуслыкка комачаулый?

кызу канлылык, ахмаклык, бәйлелек, көнчелек, комсызлык, ялган, ышанычсызлык, алдашу, хыянәт итү, хәйлә

 

Инде нэтижэ ясыйк:   Нэрсэ ул дуслык?

  • Нәтиҗә: “Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек.
  1. Белемнәрне гомумиләштерү.

– Укучылар сез дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

– Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, профессиональ дуслык, табигать белән дуслык, сәяси дуслык, китап белән дуслык һ.б.)

– Әйе. Ә төрле милләт кешеләре үзара дус була аламы?

(Слайдта)

  • Әйе,укучылар,халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы. Безнең Татарстанда 115 милләт яши. Сан буенча 1нче урында –татарлар, 2нче урында руслар, 3нче урында чувашлар. Бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр. Милли бәйрәмнәрен үткәрәләр: сабантуй, каравон, , питрау һ.б.

Милләтләр дуслыгы.

  • Укучылар, нинди милләт вәкилләрен беләсез?
  • , чуваш.
  • мари мордва башкорт удмурт
  • Алар дин, тән төсе, телләре белән аерылалар. Әгәр һәрберсе үзен башкалардан өстен санаса, нәрсә булыр иде?
  • Шуңа күрә башка милләт вәкилләренә, дин кешеләренә ничек карарга кирәк?
  • Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк.
  • Бу сүзне толерантлык дибез.
  • Толерантлык – башка милләт, дин вәкилләренә карата түземле булу. Безнең туган илебез – Татарстан, ул – күпмилләтле дәүләт. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы – Татарстан халкы. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән.  Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, уеннары, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

 

Физминутка

  1. 7. Алган белемнәрне куллану.

 

  • Ял иттек. Дуслык турында сөйләшкәндә әдәплелек төшенчәсен искә төшереп китик әле. Нәрсә соң ул әдәплелек?

1 төркем. Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз.

Хэлил Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары,дусларын кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора

-Әгәр дә сезне дустыгыз кунакка чакырса, сез нинди әдәплелек кагыйдәләрен истән чыгармаска тиеш?

Аның чакыруын рәхмәт әйтеп кабул итәргә, вакытында аңа барырга. Баргач, һәркем белән исәнләшергә. Күчтәнәч  яки бүләгеңне матур итеп тапшырырга, үзеңне әдәпле тотарга. Өстәл арты таләпләрен үтәргә. Сөйләүчене әдәп белән тыңларга, кирәкмәгәнгә көлмәскә. Сөйләүченең сүзен бүлдермәскә.

Сөйләшкәндә артык кычкырмаска, кыска һәм ачык итеп сөйләргә.

Берәр нәрсә турында сорасалар, әдәпле җавап бирергә.

Башкаларга сүз бирмичә үзен генә сөйләп утырмаска. кайтканда саубуллашып, рәхмәт әйтеп китәргә.

Укучылар, ә хәзер миин сезгэ проблемалы ситуацияләр бирэм. Сез аны төркемнәрдә игътибар белән укып чишәргә тиеш буласыз.

 

Ситуацияләр:

  1. Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: “Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле. Кая гына куйдым икән?”, – дип эндәшә. Ә бала: “Аптыратма инде, шунда гынадыр”, – ди. Ә дәү әнисе уфылдый – уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

 

  1. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк бар. Янәшәдән бер малай бара. “Бабай, бер төргәгең төшеп калды, – ди ул. – юк, улым, үземдә”, – ди бабай. Ә малай һаман: “Бабай, синең биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүртәү генә”, – ди. Бабай малайга: “И улым – улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән”, – ди. Малай нинди кагыйдәне белми?

Нәтиҗә.

III.Рефлексия, бәяләү этабы

(Нәтиҗә ясау)

– Әгәр дә без аны күрә алсак, дуслык нинди төстә булыр иде икән?

– Яшел…

– Дуслыкны иснәп карап булса, исе нинди булыр иде икән?

– Хуш исле….

– Ашап карый алсак, тәме нинди булыр иде икән?

– Баллы…

– Әгәр тотып карый алсак, дуслык нинди булыр иде икән?

 – Йомшак….

  • Әйе, балалар, мин дә шулай уйлыйм. Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел шулай кысып, яратасы гына килеп торыр иде.
  • Дәресне йомгаклап сезгә шуны әйтәсем килә. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен.  Дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.

 

Иҗади эш.Дуслык агачы”.

  • Ә хэзер укучылар дуслык агачы тозербез.Агачы тактада эленгэн,э яфраклары сезнен кулларыгыз булыр. Кул чукларыгызны төшереп чын дусны характерлаучы сүз язып ябыштырыгыз.
  • Укчылар дәрес ахырна кәефлэрегез начар якка үзгәрмәдеме?
  • Ничек инде, дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе – дуслык турында сөйләшик тә, кәефләребез дә начарайсын ди. Дуслык бит ул бик серле, ул могҗизалар да ясарга сәләтле.

– Ярый алайса. Ягез әле, үзегезнең кәефләрне белдергән күбәләкләрне менә шушы тартмага салыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз. Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз. Уйладыгызмы? Ә хәзер барыбыз бергә тартмага таба өреп, теләкләрне җибәрәбез.

 

  • Дәресебезне барыбызга да таныш булган мультфильм герое Леопольд сүзләре белән тәмамлыйк эле: «Дуслар, әйдәгез дус яшик!”

 

 

 

 

 

Шәрехләү