fbpx
09.12.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  татар телен өйрәтүдә  төрле алымнар


мәктәпкәчә
Казан шәһәре  Совет районы  ”Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 171 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Әхмәтҗанова Зөлфия Җәүдәт кызы. Тема: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  татар телен өйрәтүдә  төрле алымнар һәм ысуллар куллану.

                                                                                 Чал гасырлар  арасында

                                                                                      Йолдыз булып янасы бар-

                                                                                 Юл бирегез нарасыйга ,

                                                                                 Аның ерак барасы бар,

                                                                                 Узенә юл саласы бар.

                                                                                                      Р.Әхмәтҗанова

        Балаларга ана һәм татар телендә белем һәм тәрбия бирә башлау, балалар бакчасында максатлы рәвештә сабыйларны туган телгә өйрәтү, әдәбият һәм мәдәният белән танышыру сыйфатын күтәрү иң актуаль мәсьәләләр рәтендә.

      Шәһәр шартларында үскән балаларның күбесе,гаиләдә ана теленә мөнәсәбәт дөрес булмау сәбәпле, үз туган телен икенче тел буларак өйрәнә башларга мәҗбүр. Үз туган телен яхшы белмәгән бала,һичшиксез, балалар бакчасында үз телен өйрәнә башларга яки белгән кадәресен камилләштерергә тиешле, чөнки баланы табигать биргән бөек хәзинәдән- үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый. Бу юнәлешнең икенче ягы да бар: үз ана телен бөтенләй белмәүче буын туган теленең киләчәген куркыныч астына куя. Бу кимчелекне булдырмау өчен, балалар бакчасында татар телен өйрәтүне оештыруга үтә җитди игътибар бирергә кирәк.

      Балалар бакчасында тел өйрәтү эше – методикада аерым бер катлаулы өлкә. Бакча балаларының телне белү дәрәҗәсе төрле, кайбер балалар татар телендә аралаша белә, кайсылары аңлый ләкин сөйләшә белми , ә өченчеләре исә телне бөтенләй белми, кызганычка каршы, андыйлар күпчелекне тәшкил итә. Чөнки алар гаиләдә бөтенләй татарча сөйләшмиләр.

     Бүгенге көндә телгә өйрәтү юнәлешендә күп төрле алымнар һәм ысуллар кулланыла. Һәр тәрбияче үзенә кулай булган методларны кулланып эш итә. Эш тәҗрибәсеннән чыгып бөтен төр методларны да бертигез отышлы була дип әйтеп булмый, чөнки сүзләрне, җөмләләрне кабатлап, ятлап кына телгә өйрәтеп булмый. Телне өйрәткән вакытта, балаларның телне белү дәрәҗәсенә карап, төрле ысуллар һәм алымнар кулланып эш итәргә туры килә.Моның өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчалары төркемнәрендә тел өйрәтүнең, махсус методикасы эшләнгән һәм тәрбияче аның методлары һәм алымнары белән тулысынча коралланган булырга тиеш.

      Нәтиҗәдә, үзеннән –үзе яңа ысуллар эзләнү башлана, чөнки баланың үзе уйлап чыгарасы, кызыклы фикер йөртәсе, уйныйсы килү теләге башлана. Әйткәнемчә шул вакытта, УМК безнең өчен бик кулай материалга әйләнде. Мондагы рәсемнәр , маскалар, татарча мультфильмнар, җырлар,сүзле уеннар, шигырьләр, эш дәфтәрләре һ.б.мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик кызыклы һәм уңайлы.

      Балаларның  тәрбиячеләргә карата күңел ачыклыгы, аралашасы килү теләге  аерылып тора, ул тел өйрәнүне уен итеп кабул итә башлый. Шуның өчен без балалар белән күп сөйләшергә, аралашырга,  аларга чит булып күренгән телне аңлатырга,кызыклы, мавыктыргыч итеп ачып салырга  тырышабыз. Монда инде без үз чиратыбызда: диалоглар, монологлар, әкият персонажлары белән аралашабыз. Балалар сөйләргә, сорау бирергә тырышалар, шул рәвешле без бу кызыклы сорауларга җавап табарга омтылабыз.

      Бала өчен бик кирәкле чара -ул иҗат итү, ә инде иҗат – бала үсешендә гадәти хәл. Ул баладагы мөмкинлекләрнең иң табигый чагылышы. Иҗат итү вакытында логик фикерләү сәләте генә тугел, ә бәлки хис, тойгы, сиземли белү аша бала үзе дә сизмәстән үзенә ят булган телгә тартыла, аны аңлау һәм шул телдә дуслары белән аралашу теләге туа. Менә бу инде, безнең эшебездә  иң уңышлы алым. Иҗат мөмкинлекләре акыл эшчәнлегенә, шулай ук хыял- фантазияләргә дә бәйле. Баланың шәхес буларак үсеше өчен аның зур әһәмияткә ия булган өр-яңа идеяләр,уй-фикерләр тудыра белүе, тел өйрәнүгә булган омтылышы бик мөһим.

    Балаларны  ана һәм татар теленә өйрәткәндә төп алымнарның берсе -ул театральләштерелгән эшчәнлекләрне куллану. Ул да булса курчак һәм бармак театрлары. Балалар бирелгән теманы, шөгыльне тәрбияче белән генә түгел,ә берәр персонаж белән бергәләп уйнасалар, аларга ул бигрәк тә кызыклы, җанлы итеп тоела, алар кунакка килгән персонажларны аңлыйлар, ярдәм кулы сузарга тырышалар , үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашалар.

       Балалар шулай ук  үзләре  әкият геройлары булып уйнарга бик яраталар, берәр герой булып уйнау ысуллары бик кызыклы һәм отышлы була.

       Безнең эшебездә халык педагогикасын куллану методикасы зур чагылыш таба. Шул максатта балалар өчен күп торле-юаткычлар, эндәшләр, әйтенүләр, үртәвечләр, такмазалар әзерләнгән.

     Татар һәм рус балаларына алар ярдәмендә оештырылган татар халык бәйрәмнәре бик ошый, бәйрәмнәр аша балалар татар халкының рухын, күңел бизәген, үткәнен, гореф-гадәтләрен танып беләләр. Һәр бәйрәм фольклор уеннарына бәйле, шуннан чыгып эшчәнлекләрдә яңадан-яңа уеннар өйрәнәбез һәм шатланып уйныйбыз. Чөнки ул баланың сөйләм телен баета, уй – фикер йөртү сәләтен киңәйтә, физик яктан чыныктыра.

     Гомумән алганда балаларга тел өйрәтү өстендәге эш, кызыклы формаларда алып барылырга тиеш. Шуның өчен тиешле педагогик шартлар тудыру, укыту-тәрбия бирү эшчәнлеген яңарту һәм нәтиҗәле метод һәм алымнар файдалану, шөгыль төрләрен максатка яраклы рәвештә алыштырып тору, тәрбияченең балаларны яратып, күңел биреп, иҗади эшләве, балаларга ана һәм татар телләрен өйрәтү сыйфатларын арттырыр һәм иң мөһиме балаларның шул телдә әти-әнисе, яшьтәшләре белән аралашу, сөйләшү теләге тудыру безнең төп бурычыбыз.

Күчереп алу өчен файл ссылкасы:https://cloud.mail.ru/public/NSLb/ASa4y9nBW  

Шәрехләү