fbpx
04.07.2012

Тупаслыкка ничек җавап бирергә?


Җәмгыятьтә үз-үзебезне тоту тәҗрибәсе бездә балачактан ук башлана. Әни кеше сабыена: “Ярамый!” – ди. Шуның белән баласына үзенең аңардан зуррак, абруйлырак, акыллырак икәнен сиздерә. Әлбәттә, әни кеше моның белән сабыена бары яхшылык кына тели, әмма сабый бу кисәтүне үзенең иреген кысу дип кабул итә. Әлеге хәлдән чыгу өчен бала я әнисе әйткән белән килешә, яисә кирегә сукалый.

 

Шулай итеп, безнең тормышта иң беренче уйнаган ролебез – “буйсынучы”. Безнең “начальниклар” – әти-әни, әби-бабай, абый-апа, бакчадагы тәрбияче. Һәр сабый үсә төшкәч “буйсынучы” роленнән чыгарга омтыла. Өч яшьлек “маңка” ике яшьтәгегә: “Мин синең белән уйнамыйм – син бәләкәй!” – дип әйтергә мөмкин.

Менә шунда инде калганнар да теге бәләкәч белән уйнамый башлый, барысы да сиңа тартыла, чөнки син аңа караганда зуррак, көчлерәк… Өлкәннәр башка кешене кыерсытып, түбәнсетеп югарырак омтылуны карьера баскычлары буйлап күтәрелгәндә бик еш файдаланалар.

Начальник оятсызланса, безне ачуланса – моны әле кичерергә мөмкин – шулай тиеш дип кабул итәбез. Ә менә үзебез белән бер баскычта торучылар тупаслык күрсәтсә – монысын инде бик авыр кичерәбез. Оятсызлыкка каршы без ничек көрәшәбез соң? Күп очракта дәшмәсәк һәм түзеп калсак безне мыскыллаучы җиңү хисләре кичерәчәк, ә безнең күңелдә юшкын калачак. Тупаслыкка агрессив рәвештә җавап бирсәк, мыскыллаучы үзен җиңүче дип хис итә алмый, шулай да безнең күңелдә барыбер ниндидер канәгатьсезлек кала. Чөнки безне ярсыттылар, без бит кызып китәргә уйламаган да идек. Мыскыл итүче бу очракта да үз максатына иреште. Шуңа күрә дә психологлар тупаслыкка карата шунда ук җавап бирмәскә киңәш итәләр – иң яхшысы берничә секунд көтеп тору. Әлеге очракта сез килеп туган хәлне объективрак бәяли аласыз һәм тиешле җавап та табасыз.

Гомумән, тупаслыкка карата җавап бирә белү акыллы, юмор хисе көчле булган шәхесләр өчен әлләни авыр эш түгел.

Шулай да була: кайчакта кеше ни-нәрсәдер уңаеннан үз фикерен белдерүне кирәк дип саный. Әмма аның һөҗүм итү объекты бу хакта башкачарак уйлый һәм аның фикерен үз эшенә тыгылу дип саный. Мондый хәл күп очракта “аталар” һәм “балалар” арасында күзәтелә. Кызганычка каршы, үз даирәңне ягымлы, яхшы күңелле кешеләрдән генә төзеп бетереп булмый шул. Әгәр дә сезгә карата оятсызлык, тупаслык (хамство) чиктән ашып китсә, психологлар нерв системасын, сәламәтлекне алга аба да бозмас өчен бергә яшәгән кешең белән аерылышырга, үзең эшләгән коллективны яисә яшәгән урыныңны калдырып китәргә киңәш итәләр.

Шунысын да белеп торыгыз: яхшы күңелле, тыныч холыклы, юмор хисе көчле булган һәм үзләрен беркемгә дә буйсынмыйча иркен тотучыларга, гадәттә, азрак бәйләнәләр.

Шәрехләү