fbpx
30.11.2021

Бел син ерак бабайларның  ничек итеп көн иткәнен


бабайларның
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле укытучы-дефектологы Садертдинова Гөлия Муса кызы. Тема: Бел син ерак бабайларның  ничек итеп көн иткәнен (дәрестән тыш чара)

 Максат: Укучыларны халкыбызның элек-электән килгән һөнәрчелек төрләре белән таныштыру; һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.

Бүлмә чигүле сөлгеләр белән бизәлә, һөнәрчелек эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла.

Курайда татар халык көе “Тәфтиләү” башкарыла. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 алып баручы.   Хәтерләүдән курыкма син!

                                         Үткәнеңне онытма син!

                                          Бел син ерак бабайларның

                                          Ничек итеп көн иткәнен,

                                          Нинди уйлар, нинди моңнар

                                          Безгә калдырып киткәнен.

2 алып баручы.  Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык өсти, кайгы-хәсрәтләрен оныттыра.

1 алып баручы. Халык элек-электән һөнәрчелек иткән. Халык һөнәрчелегең барлыкка килүе, үсеше шул төбәкнең хуҗалык итү тарихына, мәдәни үсешенә, көнкүрешенә һәм табигый байлыкларына бәйле. Осталар, гадәттә, һөнәрчелек белән төп эшләреннән аерылмыйча гына шөгелләнгән.

1 укучы. Катнаш урманнар белән чолгап алынган Идел, Кама буйларында урнашкан татар халкы, башка милләт кешеләре кебек үк, элек-электән агачтан нәфис бизәкләр кисеп йорт-җирен бизәп килә. Челтәрләп, зәвык белән эшләнгән орнамент зәңгәр, яшел һәм башка төскә буялган тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизләргә, капкаларга беркетелеп йортларны аеруча ямьләп тора.

2 укучы. Күктәй зәңгәр йөзлекләргә

                         Ап-ак күгәрчен кунган.

                         Оста абзый кәрнизләрне

                         Челтәрдәй бизәп куйган.

3 укучы. Чүлмәк ясау да борынгы һөнәрләрдән саналган. Оста куллары белән һәм бөтен күңелләрен биреп, безнең бабаларыбыз борын-борыннан балчыктан могҗизалар тудырган. Хәттә төрле түгәрәк формалы хайваннар сүрәте кувшин-комганнарның тоткаларын һәм борыннарын бизәп торган. Ул хайваннар савыттагы ризыкны явыз рухлардан саклыйлар дип ышанганнар. Болгар риваяте буенча, җир шары океан төбеннән барлыкка килгән. Шуңа күрәдер, мөгаен, болгар чүлмәкләрендә суны аңлаткан дулкын бизәге еш очрый. Савытларның тышкы ягында горизанталь сызыклар белән бергә геометрик нәкыш яисә үсемлек бизәге барлыкка килгән.

4 укучы. Чүлмәкче измә балчыктан

                          Савытлар ясап карый.

                          Матурлап, мичтә кыздыргач,

                          Сөт салырга да ярый.

2 алып баручы. Исемнәре билгесез меңләгән оста һөнәрчеләр мәдәниятебезне, көнкүрешебезне ямләндерү өчен үзләреннән зур өлеш кертеп калдырган. Бизәкләп палас-келәм туку, тамбурлап чигү, алтын белән чигү, ташка, агачка, сөяккә чокып, бизәк төшерү, сынландыру, керамика, каллиграфия, ювелир сәнгате, төрле төстәге тиреләрне тегеп мозаик бизәкләр тудыру татар халык осталарының сәләтен, талантын күрсәтүче шөгел булып торган, аның яшәү рәвешен, тарихын, мәдәниятен чагылдырган. Бигрәк тә тире-күн чималыннан җитештерелгән товарлар белән татар халкы  бөтен дөньяга танылган.

5 укучы. Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган. Алар сафьяннан, юфть дип йөртелә торган йомшак күннән сафьян читек һәм күннән сугыш киемнәре тегү белән дан тотканнар. Сафьян читекләрне чигүле, каюлы бизәкләр белән матурлап эшләгәннәр һәм Иран, Византия һ. б. илләргә чыгарганнар.

19 нчы гарырда да татарларның сафьян читекләре, башмаклары дөнья базарында дан тоткан. Мәсәлән, 1883 елда Парижда татар читекләре – зур алтын медаль, ә 1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән.

1 алып баручы. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгельләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, алъяпкычлар чиккәннәр. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку станогы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән.

6 укучы. Татар кызлары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, Сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Оста куллы хатын-кызларыбыз бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен белгәннәр.

     Тукыма тукыганда барлык төсләрнең дә диярлек (кара төстән тыш) төрле төсмерләре кулланылган. Тукыманың җирлеге гадәттә кызыл төстә булган. Кызыл төс тукымага аеруча тантаналы, бәйрәм төсмере биреп торган.

7 укучы. Татар кызлары, балачактан ук чигү һөнәренә өйрәнеп, үзләренә кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләгәннәр.

Чигү өчен төрле материаллар – үзләре суккан һәм сатып алынган тукымалар, йон һәм ефәк җепләре, мулине, ука, кәнитил файдаланылган. Татар хатын-кызларыбыз шома, тамбурлап, каеп һәм башка чигүләрне киң кулланганнар. Кул эше осталары тамбур белән яратып чиккәннәр. Аның асылы бертөрле чылбарсыман атламнардан тора.

2 алып баручы. Татар бизәкләренең нигезе – табигатебездәге бизәк композицияләреннән тудырылган чәчәк-үсемлек темасы. “Тормыш агачы”  символы булып торган чәчәк бәйләме яки дала куагы иминлекне, тормыш чыганагын аңлата. Бу бизәк күп халыклар өчен дә хас. “Тормыш агачы” чәчәкләр, яфраклар, вак чәчәк бөреләре белән капланган сабаклардан тора.

8 укучы. Нәкышләрдә чагылган роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булган. Гөлҗимеш, миләш – бәхет китерүче үсемлекләр. Күп таҗлы булгангадыр инде, кашкарый озын гомер символы итеп санала. Язның беренче чәчәкләреннән саналган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган лалә чәчәге үзгәреш, яңарышны аңлата. Урталай бүленгән гранат җимешен сүрәтләү уңдырышлылыкны, байлыкны белдерә. Идел буе болгарларыннан ук килә торган, башка халыкларда да популяр булган чәчәк бәйләме темасы яшәү чыганагы, символы булып тора. Кошлар яисә кош каурые мотивлары, кызыл төс белән беррәттән, бар төрки халыклырда да кояш, яктылык символы булып кабул ителгән. Ак төс сафлык, пакьлек билгесе дип санала. Күргәнебезчә, чигү җирлегенең төсе дә ниндидер мәгънә белдерә, бизәкне бербөтен итеп, җыеп, тулыландырып тора.

1 алып баручы.  Милли кием күп төрле чигү һәм туку элементларын, зәркәнчелек һәм күн мозаикасы сәнгатьләрен үз эченә алган. Татар хатын-кызлары милли киеменә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм озынча камзул керә. Еш кына күлмәк өстеннән чигелгән алъяпкычлар ябып йөргәннәр.

Милли кием ансамбленә ука яки энҗе белән чигелгән калфак, каюлы читек кергән, алар костюмны бербөтен итеп тулыландырып торган.

9 укучы. Калфак татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме. Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.

Заманына карап, калфакның рәвеше дә үзгәрә барган. 18 нче гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 нчы гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын-көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән.

Болгар илендә хатын-кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе (жемчуг) белән бастырып чигелгән. Ак төстәге баш киеме ул кешенең явыз нияте юклыгын белдергән.

Калфакны маңгай өлешенә төшереп кигәннәр.

“Энҗе-Мәрҗән калфагым” җыры (Р. Валиева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.

10 укучы. Ай, ак калфагым! Көмеш, ай, ука-чук,

                   Чын осталар чиккән – беркайда юк!..

                   Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

                   Энҗе калфак – милли хәзинә лә…

9 укучы. Матур изү бизәп тора

                 Күлмәгенең күкрәген

                 Диңгез суы кебек тора,

                 Дулкынланып итәге.

10 укучы. Балкып тора алкаларым,

                   Бизи кулны йөзегем.

                   Тәңкә чыңын ишеткәндә

                   Өзгәләнә үзәгем.

11 укучы. Минем йөрәгемне кага

                   Әбинең чулпы чыңы.

                   Яңа буын оныклар да

                   Чыңлатыр микән аны.

12 укучы. Уңган хатын-кызларыбыз

                  Түбәтәй дә теккәннәр.

                  Кич утырып, җырлар җырлап

                  Оста чигү чиккәннәр

13 укучы. Түбәтәй – төрки халыкларда ирләрнең төп баш киеме.

Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымадан гына тегелгән, чөнки йон, ефәк электрлаша. Ә гади тукымадан тегелгән баш киеме биоэнергиянең таралуын һәм тискәре биоэнергия керүен тоткарлый.

14 укучы. Күргәнегез бармы сылу кызлар

                            Кия торган татар камзулын?

                            Бизәгәндә, гуя, сыйдырган ул

                            Бар тарихын илнең, бар моңын.

15 укучы. Буыннардан күчә-күчә килгән

                            Халкымның ул асыл киеме.

                            Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

                            Бигрәк ничкә итә билеңне.

16 укучы.  Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки озын изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Бай хатын-кызлар камзулларын парчадан, ефәктән, бәрхеттән тектергәннәр. Аны тагын да купшылап, тар гына җәнлек мехы яисә аккош мамыгы өстәп тектерергә яратканнар.

        Ә асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган. Камзуллардагы нечкә зәвык белән сайлап тезелгән асылташларны күреп сокланырга гына кала. Аларны ювелир төгәллек белән, һәрберсенең организмга тәэсирен тирәнтен белеп урнаштырганнар. Мәрҗән, энҗе, якут кебек ташларны, ашказаны асты бизе, бавыр, бөер турысына китереп, ике яклап камзулның ал капламасына тезгәннәр.

     Татар халык биюе.

Милли киемнәр кигән балалар берәмләп җыр белән әйтәләр.

  1. Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән.

Нәкышларе көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

  1. Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

  1. Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы –гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

  1. Оста кызлар Сабантуйга

Матур сөлге чигәләр.

Батырлыгын күрсәткәнгә

Бүләк итеп бирәләр.

  1. Төрле төсле сүрәт төшкән

Бу чәчмәле читеккә.

Кызлардан да ким булмасын

Батыр-чибәр егет тә.

  1. Уңган хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр.

1 алып баручы. Бу чигешләр, бу бизәкләр

                             Килә ерак чорлардан.

                             Үсәр татар балалары

                             Илһам алып шулардан.

2 алып баручы.  Ал чәчәкле киемебез,

                             Гөл чәчәкле өебез,

                             Аллы-гөлле гөлчәчәктәй

                             Балкыр туган җиребез!

Җыр “Гөлләр иле”  (Г. Зәйнәшева сүзләре, С.Шәмсинә көе)

Файлны күчереп алырга: https://cloud.mail.ru/public/LrTR/eU9YUbBqW

                     

Шәрехләү