fbpx
18.01.2012

Татар халык педагогикасында әхлак тәрбиясе


Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда күзә-түләр нәтиҗәсендә туплаган тәҗрибәсен киң халык массаларын тәр-бияләү һәм белем бирү өчен куллану ысулларын атыйлар.

Аның нигезендә белем һәм тәрбия бирүдә киң халык масса-ларының тәҗрибә, сәләт һәм осталыкларыннан уңышлы файдалануы ята.

Халык педагогикасын өйрәнгәндә еш кына безгә башка фәннәргә, бигрәк тә фольклор һәм этнография кебек, тәрбия бирүдә мөһим фактик материал бирүче фәннәргә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педа-гоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар.

Халык педагогикасында яшь буынны тәрбияләүнең күп гасырлык тәҗрибәсе тупланган. Яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү өлкә-сендә халык гасырлар буе яшәп килгән үзара мөгамәләне чагылдырган нормаларга таянган.

Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксын-дырырлык уңай тәҗрибәләр һәм халыкларның гади әхлак нормалары хәзерге мәктәпләрдә дә яшь буынны тәрбияләү процессында мөһим роль уйный.

Тәрбия эшләрен уңышлы алып бару өчен җирле халыкларның яшьләрне тәрбияләүдә кулланыла торган традицияләренә таяну, аларның гореф-гадәтләренә игътибар бирү зур әһәмияткә ия. Шуның өстенә, балаларга җирле халыкка якын һәм аңлаешлы булган әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсе ата-аналарның педагогик аңлылыгын үсте-рүгә дә уңай йогынты ясый.

Әхлак тәрбиясе бирүдә балаларның зурларны ихтирам итүлә-ренә нык игътибар ителә. Яшьләрнең әхлакый принциплары форма-лашуда гаилә тәрбиясенең роле бик зур.

Гүзәллек белән тупаслыкны, яхшы белән ялганны буташтыр-мау, үзара мөнәсәбәттә ихтирамлылык, ялагайлык, ясалмалылык кебек сыйфатларны аера белү яшь кешене чолгап алган тирәлекнең йогынтысы тәэсирендә бара. Һәр кешедә, аеруча үсмер чакта, үзенә генә хас нечкәлек, эмоциональ сизгерлек була. Шәхеснең бу сыйфат-лары үсешендә, уңай яки кире якка үзгәрешендә аны тәрбияләгән гаилә йогынтысы зур урын алып тора.

Татар халык педагогикасында яшьләрдә әхлак тәрбиясе принципларын формалаштыруга, баланы кечкенәдән өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтүгә зур игътибар бирелгән.

Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр. Әгәр дә өлкәннәр боларның киресен эшләсә, балаларның да шуны ук кабат-лавы табигый күренеш. Кешегә нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәттә булырлар. Халык педагогикасында да бу фикер нык үстерелгән.

Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар икәнлеген белерллек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вази-фасы үз балаларының кече яшьтән әнә шул принципларны үзләш-тереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

Татар халык педагогикасында элек-электән укуга зур игътибар бирелгән. Укыган, белемле кешеләрне олылар хөрмәт иткәннәр. Татар халкында китапка игътибар аеруча зур булган. Крестьян өйләрендә дә китапны тактадан шүрлек ясап, кадерләп шунда саклый торган булганнар.

Күп тапкырлар тикшерү һәм өйрәнүләр нәтиҗәләре. Халык-ларның кешелекле, әдәпле, кунакчыл булу сыйфатлары аларның ха-рактерының асылын чагылдыра. Өлкәннәр элек-электән яшьләрне кунакны каршы алу йолаларына өйрәтә килгәннәр. Татарлар килгән кунакны беркайчан да кунак итмичә, сыйламыйча җибәрмәгәннәр.

Татар халкы, кунак килер алдыннан, үз хуҗалыгын тәртипкә китерә. Ихтирам йөзеннән татарлар кунакны капка төбенә чыгып каршы алалар.

Халык педагогикасы үз-үзеңне  генә яратуга, эгоизмга кискен каршы чыга. Коллективтан йөз чөергән, үзен башкалардан өстен куйган кеше халык һәм коллектив тарафыннан ихтирам казана алмый.

Ялгыз, башка кешеләр белән аралашмыйча, аларның ярдәмен-нән башка яшәү, гомер итү ифрат авыр булыр иде.

Әхлак тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатыннан әйтем һәм мәкальләр аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар һәр халыкның гасыр-лар буе тупланган кыскача әхлак кагыйдәләре булып торалар. Халык авыз иҗатының бу төр жанрларында халыкның яшь буынга әхлакый тәрбия бирү принциплары тирән чагылыш таба.

Мәкаль һәм әйтемнәр татар халык педагогикасында һәрвакытта да тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру, гыйбрәт алу ролендә кулланылып килде. Алар халыкның бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтәләр. Мәсәлән, кешелеклелек, әдәплелек сыйфатла-рын тәрбияләүгә караган мәкальләрне генә алып карыйк. “Кешене хөрмәтләү – үзеңне бәяләү”, “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне”.

Тыйнаклык турында да халыкның зирәк мәкальләре һәм әйтемнәре шактый. “Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын”, “Кешедән көлмәк, үзеңә килмәк”. Тәрбиянең иң гади чагылышы – баланың тыңлаулы булуы. Халык элек-электән балаларда әнә шул сыйфатны тәрбияләүгә зур әһәмият биргән. Чөнки тыңлаулы баланы эшкә өйрәтү җиңел, андый балада башка әхлак нормалары да тизрәк формалаша.

Балаларда тыңлаучанлык сыйфатларын ничек булдырырга соң? Педагогик өйрәнүләр тәҗрибәсе күрсәтүеннән чыгып караганда, баладан ул үти алырлык нәрсәне генә таләп итәргә кирәк. Бу – тыңлаучанлык тәрбияләүнең иң беренче шарты. Икенчесе – бала үзен-нән безнең нәрсә таләп итүебезне яхшы аңларга тиеш. Өлкәннәр куш-канны үти алса, бала үзе дә куана. Киләчәктә дә шулай булырга тиешлегенә төшенә, аңарда кушканны үтәү теләге тәрбияләнә.

Димәк, тыңлаучанлык белән бергә балада ихтыяр көче тәрбияләнә. Ә балада ихтыяр көче ныгысын өчен, өлкәннәр үзләре үрнәк күрсәтергә тиешләр. “Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер” дип. Халык гаиләнең ролен юкка гына күтәрми.

Балага белем һәм тәрбия бирү иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе килгән һәм киләчәктә дә чишелергә тиешле мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да аннан читтә кала алмый. Шуңа күрә балага дөрес тәрбия бирү ата-ана авторитетына нык бәйләнгән. Ата-ананың авторитеты аларның гражданлык вазифаларын ничек үтәвендә, шәхси тормышында, үз-үзләрен тотуларында ачык чагыла. Әгәр бала алдында ата-ананың авторитеты булса, ул аларның кушканнарын. Киңәшләрен сүзсез үти, ата-анага охшарга тырыша.

Сүз дә юк, гаиләдә бала тәрбияләү зур түземлелек, җаваплы-лык, кайгыртучанлык сорый.

Әти-әниләр генә түгел. өлкәнрәк апалары һәм абыйлары турында аеруча горурланып әйтелә. Бу – борынгыдан килгән гадәт. Өлкән туган һәрвакыт үзенең кечкенә туганына ярдәм итә. Кечкенә балалар үзләреннән өлкәнрәк апалары, абыйлары киңәшләренә карусыз буйсыналар, аларны карышмыйча, сүзсез тыңлыйлар.

Шулай итеп, күп гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе нәтиҗәсендә татар халык педагогикасында яшьләргә карата мораль нормалар һәм таләпләр барлыкка килә.

Халык элек-электән кешелек тормышында белемнең зур роль тотканын тирәнтен аңлаган. Белем яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтүче зур көчкә ия.

Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да югары бәяли. Фәкать укуга, аң-белемгә омтылган кеше генә тормышта дөрес юлны таба. Байлык артыннан куган кеше исә зур гыйлемгә ия була алмый.

Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көл-гән.Андый кешенең башка кешеләргә ярдәм итүе үтә чикләнгән, ул башкаларга бер файда да китерми, китерә дә алмый.

Халык педагогикасы яшь буынга белем алу, фән һәм сәнгать өлкәсендә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү, әхлакый камилләшү өчен җирлек тудыручы чараларның башлангыч нигезен тәшкил итә.

Шәрехләү