fbpx
26.01.2016

Кая бара бу Рәсәй?


1239739781_faces_01Үзе белән булган әлеге вакыйганы facebook челтәрендә Никита Непряхин дигән кеше яза. Бу хәл АКШның Нью-Мехико штатындагы Альбукерк дигән шәһәрендә була.Яңа ел сәгате сугарга 15 минут кала Непряхин Шэрон кунакханәсе янындагы урамга чыга.Һәм шунда ерак кына түгел җирдә бер бомжны күреп ала.Гадәт буенча,ул аны башта күрмәмешкә сабыша,ләкин америка хәерчесе үзе аның янына килә. Никитага бу хәерче бик кызганыч булып тоела һәм инде Яңа ел алды да булгач,ул аңа 10 доллар акча суза. Алар сөйләшеп китәләр.Никита бомжның Техаста элек үз өе булуын,ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аны югалтуын белә.Үз чиратында бомж да аның кем булуы белән кызыксына.Никитаның Россиядән икәнлеген белгәч,рус илендәге хезмәт хакы белән кызыксына башлый .Непряхин аңа үзәктән читтәге мәктәпләрдә укытучыларның уртача 17 мең сум акча алганлыгын һәм аның якынча 245 америка долларына тигез булуын әйтә.

 Шуларны ишеткәч,америка хәерчесе аңа 10 долларын кире суза.Хөкүмәт   ай саен  аңа 820 доллар пособие түләп торуын әйтә. 245 доллар алган урыс гаиләсенә бу 10 доллар кирәгрәк булыр,ди.

Шушы хәл дип яза Никита Непряхин,мине еларга мәҗбүр итте,ди.

Шәрехләү