Тема: Сүз төркемнәре.
Дәрес төре : Кабатлау.
Максат : 1. Сүз төркемнәре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, бәяләү, фикерләү һәм танып – белү активлыкларын . мөстәкыйльлекләрен, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.
- Сүз төркемнәрен бер –берсе һәм рус теле белән чагыштырырга өйрәтү.
- Г. Тукай әсәрләренә, туган телебезгә һәм табигатькә мәхәббәт хисе,сакчыл караш тәрбияләү.
Материал : А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 нче сыйныф, Г. Саттаров “Татар исемнәре сүзлеге”.
Җиһазлау : Г. Тукай шигырьләреннән өзек, башваткыч, Г. Тукай турында Ш. Бабич сүзләре (плакат), магнитофон, мәкальләр язылган карточка.
Дәрес барышы
Оештыру өлеше
- Исәнмесез, укучылар !
- Исәнмесез , саумысез !
- Хәерле иртә балалар !
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң ?
- Кояшлы иртә кебек.
- Тукай телен ,анам телен
- Өйрәнергә дип килдек.
Укучылар баскан килеш “Туган тел” җырын җырлыйлар.
Укытучы : Тукай абыегыз бик тә хаклы. Һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән , үзенә якын , кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти- әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә, ул телне туган тел- ана теле дип атыйлар. Планны күчереп алу: Сүз төркемнәре