fbpx
23.03.2017

Мәхәббәттән җырлар кала


мәхәббәт
Казан шәһәре Идел буе районының “114нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы. Тема: Мәхәббәттән җырлар кала. 11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.
Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы) М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте: сәгатьләр саны 3 сәгать. Планлаштырылган дәресләрнең темалары: 1нче дәрес темасы: М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның сюжеты. 2нче дәрес темасы:  “Мәхәббәттән җырлар кала” повестена анализ. 3нче дәрес темасы:  “Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда бүгенге көннең хатын-кыз образы. Максатлар 1) дидактик: Укытучы белән укучы мөнәсәбәте аша эчтәлекне үзләштерү (сюжет сызыгы буенча вакыйгаларны аерып алу, уку мәсьәләсен куеп, повестька анализ ясарга өйрәнү. Күтәрелгән проблеманы, идеяне, чишелешне укучылардан таптыру. Өйрәнелгән әсәрдә бүгенге көннең хатын-кыз образының бирелешен аңлау). М. Кәбировның биграфиясе белән танышу; 2)  үстерешле: фикер эшчәнлеге өчен гомуми җирлек булдыру (анализ вакытында туган фикерләрне таркатырга, чагыштырыга өйрәнү. Иҗади фикерләүне үстерү); 3) тәрбияви: тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү. Сәнгать әсәре тудырган М. Кәбировка ихтирам хисләре тудыру. Планлаштырылган нәтиҗәлелек Предмет  буенча: Әсәргә анализ ясау ысулларын үзләштерү, әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу,  персонажларын, төп персонажны   аерып ала белү күнекмәләрен үстерү. Метапредмет: Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау. Шәхескә кагылышлы:  Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү.

 

Шәрехләү