04.02.2014

Яшьлек эликсиры


Ул сарымсакны аракыга төнәтеп ясала. Аны эчкәч, буыннары шешеп, аяксыз кал­ган кешеләр атлый башлый, кан тамырлары эшчәнлеге, эластиклык яхшыра. Шунлык­тан кешеләр стенокардия, инфаркт, параличтан терелә. Шулай ук склероз үтә, күзләр яхшырак күрә башлый. Бөтен кагыйдәләрне дә үтәгәндә, организм яшәрә.

Беренче ысул: рецептны әзерләү өчен360 г. сарым­сак бүлемнәрен алып юып, кул белән чистартып, балчык, агач, фарфор яки пыяла са­вытта яхшылап изәргә.

Икенче ысул:350 гса­рымсак алырга да балчык­тан эшләнгән савытка, яисә агачка, алар булмаса, пыяла банкага салып, агач яки фар­фор кашык белән изәргә. Соклы өлешен200 галырга да, өстенә 96 градуслы 200 мл спирт (аракы яки көмешкә ярамый) коярга.

Сарымсакның яңа уңышын алырга. Декабрьгә кадәр ясарга. Онытмагыз, сарым­сак, эликсир әзерләнгән ва­кытта, металлга тияргә тиеш түгел. Пычак ише әйберләр кулланмаска.

Ике төрле катнашманы да тыгызлап ябып, ун көнгә салкынча караңгы урын­га куярга. Аннан яхшылап 3 кат марля аша сөзгәч, тагын да 3 көнгә тондырырга алып куярга кирәк. Бу даруны схема буенча гына, ашарга 20 минут кала, тамчылап эчәргә, аш-казанын кинәт бимазаламас өчен, ар­тыннан 50 мл сөт кабып куярга. Схе­мада билгеләп барсагыз, буталмаска яхшы булыр. Тулырак…