Ул сарымсакны аракыга төнәтеп ясала. Аны эчкәч, буыннары шешеп, аяксыз калган кешеләр атлый башлый, кан тамырлары эшчәнлеге, эластиклык яхшыра. Шунлыктан кешеләр стенокардия, инфаркт, параличтан терелә. Шулай ук склероз үтә, күзләр яхшырак күрә башлый. Бөтен кагыйдәләрне дә үтәгәндә, организм яшәрә.
Беренче ысул: рецептны әзерләү өчен360 г. сарымсак бүлемнәрен алып юып, кул белән чистартып, балчык, агач, фарфор яки пыяла савытта яхшылап изәргә.
Икенче ысул:350 гсарымсак алырга да балчыктан эшләнгән савытка, яисә агачка, алар булмаса, пыяла банкага салып, агач яки фарфор кашык белән изәргә. Соклы өлешен200 галырга да, өстенә 96 градуслы 200 мл спирт (аракы яки көмешкә ярамый) коярга.
Сарымсакның яңа уңышын алырга. Декабрьгә кадәр ясарга. Онытмагыз, сарымсак, эликсир әзерләнгән вакытта, металлга тияргә тиеш түгел. Пычак ише әйберләр кулланмаска.
Ике төрле катнашманы да тыгызлап ябып, ун көнгә салкынча караңгы урынга куярга. Аннан яхшылап 3 кат марля аша сөзгәч, тагын да 3 көнгә тондырырга алып куярга кирәк. Бу даруны схема буенча гына, ашарга 20 минут кала, тамчылап эчәргә, аш-казанын кинәт бимазаламас өчен, артыннан 50 мл сөт кабып куярга. Схемада билгеләп барсагыз, буталмаска яхшы булыр.
Көннәр | Тамчылар саны | ||||
Иртәнге аш | Көндезге аш | Кичке аш | |||
1 2 3 4 5 | 1 4 7 10 13 | 2 5 8 11 14 | 3 6 9 12 15 | ||
6 7 8 9 | 15 12 9 6 3 | 14 11 8 5 | 13 10 7 4 | ||
10 | 2 | 1 | |||
11 | 25 | 25 | 25 |
Алга таба көненә 3 тапкыр, шул ук вакытларда дару беткәнче, 25шәр тамчы эчәргә. Эликсирны файдаланганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
1.Аны бары тик сөт белән генә эчегез. Ул ашказанына зыян салмаска һәм сарымсак исеннән өлешчә арынырга ярдәм итәр.
2.10 көннән соң тукталып калмаска. 25әр тамчылап әзерләнгән эликсир беткәнче эчәргә. Төнәтмә якынча 2 айга җитәр. Тик бу бик мөһим, чөнки эликсирның иң яхшы йогынтысы 5-7нче көннәрдә сизеләчәк. Йогынтыны сузарга һәм организмны шлаклардан активрак чистартырга 25 тамчы булышыр.
3.Эликсирны кабул иткәннән соң, икенче ашауга кадәр, кимендә, 2-4 сәгать үтәргә тиеш. Арада капкалап, тамак ялгап йөрү ярамый.
4.Дәвалау курсын 5 елдан соң гына кабатларга ярый.
Әгәр иренмәсәгез, бөтен организмыгызның тулаем яшерүен, яхшырак эшләвен, хәтта хәтерегез яхшыруын сизәрсез.
Боларын да укыгыз:
Tags: яшьлек эликсиры