fbpx
28.02.2019

Бәрелгәндә,сөяк сынганда,буын тайганда беренче ярдәм


беренче ярдәм күрсәтү
Хакимова Нурфия Исламгали кызы – “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең  олигофренопедагогик белемле СБО һәм авыл хуҗалыгы хезмәте  укытучысы.Тема: Бәрелгәндә,сөяк сынганда, буын тайганда беренче ярдәм күрсәтү.  

 

Тема: Бәрелгәндә,сөяк сынганда, буын тайганда беренче ярдәм күрсәтү.

Максат:

                   1.Укучыларга бәрелгәндә, сөяк сынганда, буын тайганда беренче

                       ярдәм күрсәтергә өйрәтү;балаларны мөстәкыйль тормышка

                       әзерләү.

  1. Үзеңнең һәм башкаларның саләмәтлегенә сак карау хисе ,

                        җаваплылык хисе  тәрбияләү.

  1. Кул чуклары моторикасын, логик фикерләү сәләтен һәм

                        сөйләм телен  коррекцияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, аптечка, шин салу өчен материаллар,

                     бинт, салкын грелка (боз белән), иң кирәкле булган дарулар,

                      кушетка, повязка өчен материаллар, төрле тарату материаллары. 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Яз.Көннәр озая, төннәр кыскара. Урамда җылы,кояш та җылы нурларын сибә башлады. Без барыбыз да сау- сәламәт, мәктәбебез җылы, тамагыбыз тук, өйдә безнең яраткан әти – әниләребез, якын туганнарыбыз бар.Безнең күңелләребез күтәренке, тиздән язгы каникуллар башлана. Без барысын да беләбез һәм дәрестә актив катнашырбыз, безнең настроение во(баш бармакларын күрсәтәләр). Утырыгыз. Әйдәгез әле килгән кунакларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтик.

              Без бүген сезнең белән бәрелгәндә, сөяк сынганда, буын тайганда

              беренче ярдәм   күрсәтергә өйрәнербез.

             Ә хәзер дежур укучыны тыңлап китик әле.

-дежур укучының рапорты. 

  1. Алган белемнәрен ныгыту.

Укучыларга  авыру төре язылган карточкалар бирелә. Алар аптечкадан шул авыруга яраклы дару табарга тиеш.

Баш авыртканда – цитрамон, йөрәк авыртканда – валидол, авыртуны басучы – анальгин, җәрәхәтне бәйләү өчен – бинт, җәрәхәтне микроблар кермәсенгә  чистарту өчен – перекись водорода, бозылган әйбер ашагач ашказанын чистарту өчен – активированный уголь, температураны төшерү өчен – ацетилсациловая кислота, суык тиеп баш авыртканда –парацетамол, эч киткәндә – лоперамид, температураны үлчәү өчен – термометр, аңны югалтканда – аммиак.

III. Яңа теманы аңлату. Презентация карау.

Кешегә скелет ни өчен кирәк? Ул нинди функция башкара?  Бәрелгәндә,сөяк сынганда, буын тайганда нинди  беренче ярдәм күрсәтергә кирәк? Ачык  сыну ябык сынудан нәрсә белән аерыла?  Буын тайганда  нинди беренче ярдәм күрсәтелә? Ни өчен гипс салалар? Үз – үзеңнең сәламәтлегеңне  саклау өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

  1. IV. Яңа теманы ныгыту.

1.Тактада киселгән таблица төзү.

 

Авыруның билгеләре

 

 

Имгәнү төре

 

Беренче ярдәм

Авырта.

Шешә.

Күгәреп чыга.

 

 

Ябык сыну.

Салкын әйбер куярга.

Авыртуны басучы дару эчәргә.

Зарарланган очлыкны хәрәкәтләндермәскә.

Хастаханәгә барырга.

Кискен, каты авырта.

Сөяк тиешсез урыннан селкенә.

Шешә.

 

 

 

Бәрелү.

Кан агуны туктатырга.

Яраны эшкәртергә.

Яраны бәйләргә.

Шин салырга.

Хастаханәгә барырга.

Кан ага.

Сөяк күренеп тора.

Бик каты авырта.

 

 

Буын таю.

Шин салырга.

Авыртуны басучы дару эчәргә.

Хастаханәгә барырга.

Очлык авырта.

Буында хәрәкәт булмый.

 

Ачык сыну.

Салкын әйбер куярга.

Авыртуны басучы дару эчәргә.

Авырту каты булганда хастаханәгә барырга.

2.Мөстәкыйль эш.

Имгәнүнең төрен билгелә.

 

v.Практик  эш.

1.Бәрелгән беләккә боз тутырылган резина куык кую,эластик бинт белән тыгыз итеп бәйләү.

Авыру – Петров Артем, табибә –  Ахметгараева Ләйсән.

2.Егылып аңын югалткан авыруга аммиак иснәтү. Носилкада хастаханәгә  алып бару.

 Авыру  – Аухадиев Раил, табибә – Ведушева Вика.Күтәреп баручылар  – Муратов Максим һәм Алтаев Салават.

3.Беләктәге ябык сынуга шин салу, яулык белән муенга бәйләп кую.

Авыру  –  Алтаев Салават , табибә –Айгуль.

4.Буын таюга салкын кую, костюм җиңе , булавка белән эләктереп кую.

Авыру  – Муратов  Максим, , табибә – Исмагилова Айсинә.

5.Ботта ачык сыну булганда, анальгин эчертү, җәрәхәтне перекись водовода белән юу,бәйләп кую, шин салу.

Авыру – Илназ, табибә – Абдуллина Фаина

Мөстәкыйль эш.

 Имгәнү төрен ук ярдәмендә авыруның билгеләре һәм беренче ярдәм белән тораштыру

 

Авыруның билгеләре

 

 

Имгәнү төре

 

Беренче ярдәм

Авырта.

Шешә.

Күгәреп чыга.

 

 

Ябык сыну.

Салкын әйбер куярга.

Авыртуны басучы дару эчәргә.

Зарарланган очлыкны хәрәкәтләндермәскә.

Хастаханәгә барырга.

Кискен, каты авырта.

Сөяк тиешсез урыннан селкенә.

Шешә.

 

 

 

Бәрелү.

Кан агуны туктатырга.

Яраны эшкәртергә.

Яраны бәйләргә.

Шин салырга.

Хастаханәгә барырга.

Кан ага.

Сөяк күренеп тора.

Бик каты авырта.

 

Буын таю.

Шин салырга.

Авыртуны басучы дару эчәргә.

Хастаханәгә барырга.

Очлык авырта.

Буында хәрәкәт булмый.

 

Ачык сыну.

Салкын әйбер куярга.

Авыртуны басучы дару эчәргә.

Авырту каты булганда хастаханәгә барырга.

 

VI .Дәрескә йомгак ясау.Без бүген нинди тема үттек? Нәрсә эшләргә өйрәндек? Беренче ярдәм күрсәтү безнең киләчәк тормыш өчен кирәкме? 

Сынган сөяк тазарсын өчен творог, холодец ашарга кирәк. 

Укучыларның белемнәр бәяләү, билгеләр кую.

Шәрехләү