fbpx
15.10.2016

Яңа ресурс.Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.


Яңа ресурс.Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

Ногманова Миләүшә

Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                         Ногманова Миләүшә Сәлим кызы.

Тема.  Сыйфатларның  җөмләдә кулланылышы.( 6 нчы рус сыйныфының татар төркемендә Сингапур методикасы белән уздырылган ачык мастер- класс планы)

              Максат. 1) Сыйфатларның җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау, аларның җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге булып килүен төшендерү.

              2)Сыйфатларның  җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүен  дөрес итеп билгеләү һәм аларны  сөйләмдә урынлы файдалану күнекмәләрен үстерү 3)табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.  4)Укучыларның аралашу культурасын үстерү.

              Җиһазлау. Техник чаралар:  Ноутбук, проектор

              Таратма материаллар: МЭНЭДЖ  МЭТ , битләр, дәреслек, карточкалар, рәсемнәр.

               Кулланылган структуралар: Мэнэдж мэт.Конэрс. СИ- Финк- Уандэ

               Финк- райт раунд- робин.Тэйк- оф-тач-даун

               Тибы: Белем һәм күнекмәләр камилләштерү.

                                    Дәрес барышы.

             I.Оештыру өлеше.

              1.Укучыларны тынычландыру. ХАЙ ФАЙВ сигналы буенча.

  1. Дәрес этабының максатын кую.

  III Белем һәм күнекмәләр камилләштерү

1.. Дәресебезне дәвам итәбез. Алдыгыздагы текстларны чагыштырып ,сыйфатларның җөмләдәге ролен ачыклыйк әле.    Кайсы текст уңышлырак, аңлаешлырак, тулырак, матуррак дип уйларсыз? Сыйфатлар ни өчен кулланыла икән?
1нче текст.  Көздән соң туган ягыма кыш килде. Аланнарны, уҗымнарны, сукмакларны кар каплады. Агачлар да, куаклар да агарды. Әйтерсең, буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә.

2нче текст.Алтын көздән соң туган ягыма салкын кыш килде. Киң аланнарны, яшел уҗымнарны, тар сукмакларны ап-ак кар каплады. Агачлар да, куаклар да ап-ак. Әйтерсең, акка буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә.

 Болар – ылыслы агачлар.(Р.Фәезов.)
  Укучылар җавабы. ( Сыйфатлар кулланып төзелгән җөмләләр тулы, матур, аңлаешлы). 

 – Укучылар, бу сыйфатлар нинди дә булса җөмлә кисәкләре  дә  булып килә бит. Әйдәгез, тикшереп карыйк, алар нинди җөмлә кисәкләре булып киләләр икән? ( Чылбыр буенча сыйфатларны табу һәм җөмлә кисәкләре буларак билгеләү)

 -Димәк, укучылар, сыйфатлар монда нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

 -Сыйфатлар монда аергыч,хәбәр,тәмамлык. Сыйфатланмышы төшеп калганда,ия булып килгәннәр.

 -Әйе, укучылар, без  сыйфатларны   җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре буларак билгели һәм аларны  сөйләмдә урынлы файдалана  белергә тиешлебез.

  1. Конэрс. Сезнең алдыгызда ике рәсем. Төркемнәрдә фикер алышыгыз да, ошаган рәсем янына килегез. Ни өчен бу рәсемне сайлавыгыз турында  сөйләгез.Сөйләшүне кемнең чәче озынрак шул башлый.Сезгә 1 минут вакыт бирелә.Кабат рольләрне  алмашабыз.Сезгә дә 1 минут вакыт бирелә.3.Карточка белән эш. (Көчле укучыларга)
    Карточкада бирелгән текстка сыйфатлар куеп язарга. Сыйфатларны җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә. Нәтиҗәне телдән әйтергә.
    …  көн. Күк йөзе … . Агачлар …-… бәскә төренгән. Морҗалардан … төтен күтәрелә. … чыпчыклар йорт тирәләрендә чыркылдашып йөриләр. Бозлавыкта шау-гөр килеп балалар уйный. Өлкәнрәкләре тимераякта , … чаңгыда шуа. Балалар … … .

(Аяз,ап-ак,зәңгәр,соры,кечерәкләре, кышкы, бик шат)

Нәтиҗә: Сыйфатлар аергыч, хәбәр, ә исемләшкәндә ия булдылар.
( Йомшак укучыларга).Бирем: Сыйфатларны җөмлә кисәкләре ягыннан  билгеләргә.Нәтиҗәне телдән әйтергә.

Туган ягыма салкын кыш килде.Бөтен тирә- як ап- ак.Кышкы авыл бик матур. Бала-чага  бик шат. Өлкәнрәкләре тауның биегеннән , ә кечерәкләре тәбәнәгеннән шуа.

Нәтиҗә:

(1) сыйфатланмыш белән килгәндә аергыч;

 2 ) ия турында ни дә булса хәбәр итсә, хәбәр;

 3)сыйфатланмышы төшеп калса, ия дә, тәмамлык та, хәл дә булып килә.)

4.СИ- Финк- Уандэ структурасын куллану. Кышкы пейзаж рәсемен тәкъдим итү.

– Сез нәрсә күрәсез?

-Сез аның турында нәрсә уйлыйсыз?

-Бу рәсем сезне нәрсә турында уйларга мәҗбүр итә? Көн нинди?

( Җавапларны чиста биткә язалар. 2 минут вакыт бирелә.2 парта 1 номерлы укучы җавап  бирә)

    5? Сыйфатлар җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре булып киләләр? Кайсы очракта исемләшәләр?  Финк- райт раунд- робин  структурасын куллану.

(  Укытучы сорау әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә. Укучылар уйлагач , җавапны үз битләренә язалар Чират буенча укыйлар.. 2 минут вакыт бирелә,1 партадагы 2 че укучы җавап бирә)

Нәтиҗә:(Сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр була. Сыйфатланмышы төшеп калса, җиңел исемләшә һәм исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнәләр, җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алалар).
IV. Рефлексия.   Куйган максатыбызга ирештекме икән , Тэйк- оф-тач-даун структурасын кулланып, тикшереп карыйк әле.

 -сыйфатлар  җөмләдә аергыч кына булалар.

– Сыйфат җөмләдә сыйфатланмыш белән килгәндә аергыч була.

-Сыйфат исемләшсә, җөмләнең теләсә кайсы кисәге  була ала.

 -Сыйфат ия турында ни дә булса хәбәр итсә, хәбәр була.

  -Сыйфатлар күбрәк  кулланылган текст матуррак яңгырый.

  1. Йомгаклау:

1.Укучыларның белемнәрен бәяләү, билгеләр кую.

 2.Өй эше бирү.”  Туган ягыма кыш килде”- сыйфатлар төрле җөмлә кисәкләре булырлык итеп, хикәя язарга.( көчле укучыларга)

  “ Кыш” темасына сыйфатлар кертеп хикәя язарга.( йомшак укучыларга)

Дәрескә слайдлар монда: https://yadi.sk/i/EDLZh9BbwZEs6

 

Шәрехләү