fbpx
28.03.2014

Бердәм Дәүләт Имтиханы: бүген һәм иртәгә.


   (“Мәгариф”журналы.2014.№4.) БДИУку елы төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Мәктәпләрдә бөтен сүз имтиханнар тирәсендә бөтерелә. Хәер, чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм Дәүләт Имтиханнары бирә башлаганнан бирле, имтиханнар темасының телдән төшкәне дә юк.  Бердәм дәүләт имтиханы дигән төшенчә укучыларның да, ата-аналарның да, хәтта укытучыларның да төн йокыларын качырды. Бу сынауга карата халыкның фикере бер дә уңай түгел. “Регнум” агентлыгы үткәргән интернет-сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Өстәвенә бердәм имтихан тирәсендәге низаглар бер генә көнгә дә тынып тормый. Халыкның 81,6 проценты фикеренчә, БДИ кертү Русия мәгариф системасына тискәре йогынты ясаган. “Бердәм дәүләт имтиханын балалар үз көчләре белән бирә алмыйлар, бу – бөтенләй мөмкин хәл түгел. Бердәм дәүләт имтиханына укучының, укытучының, мәктәп директорының, өлкә мәгариф бүлеге начальнигының, губернаторның, министрның һәм башкаларның язмышы бәйле. Барсы да бердәм дәүләт имтиханының  нәтиҗәләре югары булсын өчен тырыша. Аның намуслы бирелүе беркемгә дә кирәкми”, –  дип саный “Эксперт” журналының фәнни мөхәррире Александр Привалов. Югары икътисад мәктәбенең мәгарифне үстерү институты директоры Ирина Абанкина БДИга бәя биргәндә турыданрак яра: “Ә чынлыкта болай килеп чыкты: кем үз көченә таянып, телефон алмыйча, бернинди дә маневрлар уйлап чыгармыйча БДИ бирергә тырышты, шул дуракка калды”. БДИ тегермәне аша үтеп вузга укырга кергәннәргә академик Фурсов Андрей Ильичның бәясе белән танышыйк: “Югары мәктәптә 40 ел диярлек укыткан кеше буларак шаһитлык бирәм: бдилаштырылган студентлар мәдәни-мәгърифәти  варварлык һәм мәгълүмати фәкыйрьлекне демонстрацияләү үрнәге булып тора. Әгәр соңгы 25-30 ел эчендә мәктәптән чыккан укучыларның мәдәнилек һәм белем дәрәҗәсе акрын гына түбәнәйгән булса, соңгы берничә бдилы ел бу процессны кискен генә түгел, ә катастрофик дәрәҗәдә тизләтте…” Андрей Ильич Мәскәү университетларыннан тыш, Венгрия, Германия, Һиндстан, Канада, АКШ һәм башка илләрнең университетларында лекцияләр укыган кеше, ул студент белән студентны, чор белән чорны чагыштырып бәя бирә ала, шуңа күрә аның бәясенә игътибар итми калып булмый.

                               БДИ  куркынычрак була бара…

 Имтихан шартлары елдан-ел кырыслана,имтихан бирүчеләргә куелган таләпләр арта.РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 19нчы февральдә булып узган коллегия утырышында быел БДИны ничек үткәрү турында сөйләштеләр. Министр Д.Ливанов имтихан вакытында тәртип бозу очраклары булса,чиновникларны эштән җибәрәчәкбез,дип янады.Имтихан кагыйдәләрен бозган өчен җәза тагын да кырыслана: хәзер имтихан бирүченең генә эше түгел,ә бөтен аудитория, имтихан алу пунктының эше юкка чыгарылырга мөмкин. Тагын бер яңалык – башка төбәкләрдәге имтихан күзәтчеләре дә реаль вакыт режимында БДИ барышына күз-колак була алачак. Алай гына түгел, имтихан уздыру пунктларына федераль инспекторлар һәм иҗтимагый күзәтчеләрне җибәрү ниятләнә. Әлеге үзгәрешләр имтиханның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кертеләләр,дип әйтелә. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханы вакытында күчерүчеләр белән көрәштә яңа ысул уйлап тапкан. Быел Россиянең һәр төбәге өчен бер-берсенә охшамаган, аерым БДИ текстлары төзеләчәк.

Мәгълүм булганча, сәгать пояслары төрле булу сәбәпле, Владивосток укучылары, Мәскәү мәктәпләрендә укучылар белән чагыштырганда, имтиханны берничә сәгатькә иртәрәк тапшыра. Гадәттә, алар имтихан текстларын Интернет челтәренә ураштыра. Нәтиҗәдә БДИны соңрак тапшырган укучылар имтиханда булачак сорауларны алдан ук белеп, өйрәнеп баралар иде.Имтиханның белгечләр тарафыннан бәяләнүче «С» өлеше дә башка төбәктә тикшереләчәк. Министрлыкта укучыларга имтихан биремнәрен эшләргә ярдәм иткән укытучыларны да күзәтмәкчеләр. БДИ гадел шартларда тапшырылсын өчен, аудиторияләргә икешәр видеокамера куелачак.

  Мәгълүмати куркынычсызлык чаралары көчәйтелүгә бәйле рәвештә имтихан тапшыру үзәкләрен оптимальләштерергә булганнар. Элек бер аудиториядә укучылар исәбе унбиштән артмаска тиеш булса, хәзер аларның исәбе 25 була ала. Бу БДИ тапшыру вакытында кулланылган биналар санын да киметергә мөмкинлек бирә.Быел БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозган укучылар имтиханны кире тапшыра алмаячаклар. Нәтиҗәләр гамәлдән чыга, үз көчен югалта. Имтихан материалларын китерү схемасы да үзгәрә: имтихан биремнәре регионнарның мәгариф бүлекләрендә түгел,ә аерым махсус складларда сакланачак.Имтихан эшләрен тикшерү үзәкләренең барысына да видеокүзәтү җайланмалары куелачак һәм БДИ үзе дә бары тик видеокүзәтү астында барачак.Видеоязмалар махсус сайтта 3 ай сакланырга тиеш булачак. Соңгы җөмләләр хәрби темага сөйләшүне хәтерләтә башлады түгелме? Мондый хәзерлек,мондый таләпләр чыннан да балаларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан куеламы,әллә мәгариф  чиновниклары имтихан тирәсендә үзләре шундый фарс ясыйлармы? Хәер, БДИ тапшыру үзе дә кискен сюжетлы шпион уеннарын хәтерләтә.Ишетеп-күреп белүебезчә,ул моннан гыйбарәт.Иң элек,мәктәпкә якынрак урнашкан бер фатирда “штаб” төзелә.Анда берничә фән укытучысы,компьютерчы,курьерлар туплана.Имтихан алу бүлмәсеннән килеп төшкән биремнәр“штаб”та укытучылар яки махсус белгечләр тарафыннан тиз арада чишелә,  ике арада йөреп торган курьерлар никадәр    оста хәрәкәт итсәләр,бала шулкадәр  югары баллар алып БДИны тапшырып чыга.Икенче юлы мондый. Укучы туалетка чыгып,фотога төшергән биремнәрне “штаб”ка җибәрә.Укытучы биремне эшләп,укучы телефонына юллый.Күп вакыт укучылар җавап бик вак хәрефләр белән язылганлыктан,  хаталар җибәрәләр,нәтиҗәдә укытучылар гаепле булып калалар.Телефонсыз үзе генә дә БДИ ны эшләп чыккан укучылар бар.Күптән түгел безнең бер туган сеңлебез БДИны,әнисе мәктәптә эшләүгә карамастан, берүзе бернинди ярдәмсез тапшырып,иң югары балл алды.”Әгәр мин кемгәдер ышанып,әзер җавапларның килгәнен көтеп утырган булсам,бәлки бирә дә алмаган булыр идем” диде ул миңа.Һәм имтихан алырга килүчеләрнең искиткеч дорфалыгын,тупаслыгын сөйләп шаккатырды.БДИ алырга килгән хатын бер малайны телефоны белән эләктереп 20 минут буе акыра-бакыра “разборка” үткәргән. “Без ярты сәгать буе бернәрсә эшли алмыйча аңгыраеп утырдык” диде ул.Икенчесе,яшьрәк егет, кызлар туалеты тирәсеннән китмәгән,хәтта кызлар кергән кабина ишекләрен ачып карап йөргән.Ил күләмендә бөтен түрәләрнең башына тимер тарак булып төшкән БДИ тапшыру схемасы менә шуннан гыйбарәт.Бары көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда гына,мондый план җимерелергә мөмкин.

Укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләүне шушындый ялган,күз буяу белән тулган БДИдан башка гына хәл итеп буламы? Була,билгеле.Без үзебез,мәсәлән, гап-гади имтихан тапшырып мәктәп тәмамладык.Безнең имтихан биргәнне әти-әниләр,күрше-тирәләр белгәне белде,белмәгәне юк.Берәү дә йөрәк өянәге белән дә егылмады,башын элмәккә дә тыкмады. Һәр фәннең билет сораулары алдан билгеле була торган иде,шуларга җавап әзерлисең дә,имтиханда укытучыңа сөйләп шатландырасың.Үзеңә дә рәхәт,укытучы да шат. Шуңа күрә тыныч,матур бәйрәм булып истә калган мәктәп имтиханнары. Университетына да,институтларына да барып кердек.Безнең 25 укучыдан торган сыйныфтан югары уку йортына кермәгән 4-5 кеше калса калгандыр. Ул вакытта мәктәпкә хәзерге мәхшәр килер дип кем уйлаган?

 Бүген БДИ илдә бара торган мәгариф  реформасының нигез ташы булып санала.Бердәм дәүләт имтиханы ике максатны – укучыларның белем дәрәҗәсенә бәя бирүне һәм мәктәп тәмамлаучыларны ике тапкыр имтихан бирүдән коткаруны күздә тота. Шулай итеп, югары уку йортына кабул итү имтиханын БДИ алыштыра. Илне алгарышка илтәчәк, инновацияләр, модернизацияләр, нанотехнологияләр белән генә эш итәчәк фәһемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерү өчен нәкъ менә БДИ кирәк булган икән. Һәрхәлдә, мәгариф реформаторлары безне әнә шуңа инандырырга тырыша. Әмма  БДИне күпме генә үтереп мактамасыннар, аны һич кенә дә Русия акыллыбашлары уйлап чыгармаган.Алга киткән илләр бу тәҗрибәне үз мәктәпләрендә инде әллә кайчан сынап карап онытканнар. Кайберләре, белем бирүнең сыйфаты начарая баруын күреп, аннан бөтенләй баш тарткан, икенчеләре, БДИ тапшыру шартларын гадиләштереп, укучыларга, үз сәләтенә карап, тестларны сайлап алу мөмкинлеге биргән. Япониядә, мәсәлән, чыгарылыш сыйныф укучылары бер генә мәҗбүри имтихан тапшыра, ә югары уку йортына керер өчен анда, вузның юнәлешенә ярашлы рәвештә, аерым сынау бирү каралган. Ә инде Германия, Франция, Италия,Финляндия кебек алга киткән илләрдә БДИ дигән җәфа бөтенләй дә юк. Федерация Советының элеккеге рәисе С.Миронов белдергәнчә, мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы кертү тәҗрибәсе башыннан ук уңышсызлыкка дучар булган иде. «Бердәм дәүләт имтиханын уйлап табучылар сигез төрле максатны күз уңында тотып эшләде. Без мәктәпләрдә, әлеге яңалык кергән еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр тикшерү үткәрдек. Нәтиҗәсе аяныч – сигез максатның берсе дә гамәлгә ашмаган», – диде ул. Шул исәптән, белем йортларында ришвәтчелекне дә юкка чыгара алмаганнар. Ул гына да түгел, 2009 елдан мәктәпләрдә коррупция икеләтә арткан. Беренче елларда укытучылар балаларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышса, хәзер инде Бердәм имтихан сорауларын чишү кайберәүләр өчен бизнеска әверелде. Ата-аналар, балалары яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен, югары уку йортлары галимнәрен дә шушы эшкә җәлеп итә. Ә бит чит илдә ата-ана баланың уку тәртибен тикшерүдән ары узмый. Аларда хәтта укучының билгеләре турындагы мәгълүматны да ата-анага почта аша җиткерәләр. Ә бездә имтихан биреләсе көнне ата-ана, кайсы эшеннән сорап китеп, кайсы моның өчен махсус ял алып, балаларына ничек тә ярдәм итү юлын эзли. Шулай итеп, Бердәм дәүләт имтиханы, чын мәгънәсендә, бергәләп имтихан тапшыруга әверелә.

Мәктәпләрнең хезмәтен БДИ баллары белән бәяләү алга таба да дәвам итсә,мәгариф тулысынча җан-тәслим кылачак.БДИ мәктәпкә ялган,ришвәт,караклык алып килде.БДИ баллары елдан ел яхшыра, күтәрелә,чөнки түрәләргә шулай кирәк.Бүген безнең укытучылар балалар өчен түгел,мәгариф чиновникларына,түрәләргә ярау өчен укыта. Рәсәй укытучысының ялган күрсәткечләр өчен эшләве мәгарифне богаулап куйды.  Шуның белән бергә БДИ –   соңгы елларда мәктәпнең тәрбияви вазифаларына игътибарны гаять дәрәҗәдә киметте.Чөнки мәктәпнең төп эше-БДИга әзерләнүдән генә тора. Элекке идеологиягә нигезләнгән тәрбия дә үзенең әhәмиятен югалтты, шуның белән бергә, без дөньяга караш формалаштыруны да оныттык. Заман бозылды, җәмгыятьне бизгәк тота: икътисад көннән-көн ныграк сүтелә, кешеләрнең тормыш хәле авырая, әхлак дәрәҗәсе түбәнәя бара. Моның сәбәпләре күп. Иң беренчесе, иң зурысы – җәмгыятьнең ялган hәм ялгыш системага корылган булуы. Моны хәзер кешеләрнең күбесе аңлый башлады булса кирәк. Әмма аңлап кына калу бер нәрсә, илебезне артка тәгәрәүдән туктатып, алга җибәрү өчен кискен hәм тәвәккәл чаралар күрү таләп ителә.

                                         БДИны “сипләү”.

БДИ  белән 10 ел азапланганнан соң,ниһаять.Президент Путин да аңа үзгәрешләр кертү кирәклеген таный башлады.Аның кушуы буенча киләсе уку елыннан мәктәпне тәмамлаучылар рус теленнән инша яза башлаячаклар.Ләкин бу яңалык инде бүгеннән үк зур бәхәсләр башлануга сәбәпче булды. Чөнки ун ел эчендә бик күп нәрсә югалды.Сүз дә юк,рус теленнән дә,татар теленнән дә инша язып имтихан бирүне гамәлгә кертергә кирәк! Юкса, яшьләр ана телен бөтенләй онытып бетерәчәкләр. Укытучылар киләчәктә тестлар белән генә белем дәрәҗәсен тикшерүгә түгел, ә укучыны үз фикерен язмача аңлатырга өйрәтүгә дә игътибар бирергә тиеш булачаклар.Димәк,укучыга да,укытучыга да эш икеләтә арта дигән сүз.Бүгенге көндә смс-хәбәрләр һәм кыскартылган фразалар белән генә аралашучы яшьләрнең тел байлыгы бик сай. Китап укымыйлар.Болай барса,  әдәби тел бөтенләй онытылачак. БДИ нәтиҗәләре югары уку йортына кабул иткәндә төп рольне уйнаган кебек, чыгарылыш имтиханындагы инша да шул дәрәҗәдә мөһим булачак. Димәк, университетка укырга керү өчен укучы рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри БДИ, ике БДИны үзе сайлаган фәннәр буенча бирергә һәм иҗади инша язарга тиеш.

 Ике елдан Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибе үзгәрәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елдан студентларны сайлап алганда бердәм дәүләт имтиханын гына түгел, ә башка өлкәләрдәге уңышларын да исәпкә алырга ниятли.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә генә таянып, уку йортына кабул итү дөрес түгел дигән фикерләр күптәннән яңгырый. Бу тәнкыйтьләргә колак салып, алдагы елларда “портфолио” системасына күчәргә җыеналар. Күп кенә алдынгы илләрдә бу практика күптәннән файдалана. Спортта, сәнгатьтә, музыкада һ.б өлкәләрдәге уңышлары өчен укучыларга билгеле бер күләмдәге баллар өстәләчәк.Әлегә баллар ни рәвешле исәпләнәчәге әлегә төгәл билгеле түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмәләрнең чикләрен билгелиячәк, ә югары уку йортлары җитәкчелеге исә баллар системасын үзе кабул итәчәк.

2015 елны чыгарылыш сыйныф укучыларын башка яңалыклар да көтә. БДИ нәтиҗәләренә шулай ук аттестатның уртача баллын кертү карала. Моннан кала мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр иткәнчә, барлык гуманитар-социаль предметлар буенча имтиханнар тапшырганда “телдән сөйләү компоненты” да өстәләчәк. Шул рәвешле укучының сөйләм дәрәҗәсен, үз фикерләрен җиткерергә сәләтлеме-юкмы икәнне ачыклау күздә тотыла.Кыскасы,монда бернинди яңалык юк ,бары үткәннәргә кире кайтабыз.

                                  Мәгариф ничек үсәргә тиеш?

Алга киткән илләрдә хөкүмәт сәясәтенең нигезендә халыкка беренче чиратта белем һәм тәрбия бирү ята. Мәсьәләгә икенче төрле караучылар да бар. Алар фикеренчә, илдәге халыкның тормыш дәрәҗәсе икътисади күрсәткечләргә бәйле. Бу очракта мәгариф һәм мәдәният хөкүмәтнең башкарылачак мөһим эшләре арасында соңгы буынны тәшкил итә.Мондый сәясәтенең дөрес түгеллеген Япония мисалы бик ачык күрсәтте. Бу илдә газ да, нефть тә, урман да юк дәрәҗәсендә, ә мәгариф системасының дөрес куелуы, илнең иң югары җитәкчеләренең аңа әһәмият бирүе югары квалификацияле, белемле, югары әхлакый сыйфатларга ия кадрлар, үз илләренең патриотларын тәрбияләргә ярдәм итә. XXI йөзне мәгълүматлылык гасыры булыр, дип юрыйлар. Хәзер үк инде күпләп яңа технологияле җитештерү тармаклары, яңа белгечлекләр барлыкка килә. Үз чиратында, бу яңалыклар мәгариф системасы алдына да зур таләпләр куя. Дөньяның күп кенә илләре инде үз мәгариф системасын яңача кора башлады.Чөнки дәүләтнең мәгариф системасы илнең икътисадын, халыкның әхлагын, рухи көчен үстерүгә җирлек тудыра. Аеруча белем бирүне демократияләштерү зарури булып тора. Укыту планнары hәм программаларының төрле вариантларын гамәлгә кертү дә, укучылар hәм әти-әниләр өчен белем бирүнең төрен hәм дәрәҗәсен сайлап алу мөмкинлеге тудыру да әhәмиятле. Шулай ук  укыту планнарын белем бирүне гуманитарлаштыру юнәлешендә үзгәртү, укытуны гуманлы итү максатыннан чыгып үзгәрешләр кертү, гомуми белем бирү мәктәпләренең югары уку йортлары hәм фән белән элемтәсен көчәйтү дә әhәмиятле.

 БДИ ярдәмендә бу бурычларны хәл итәргә мөмкин булырмы? БДИ ның мәгариф үсешен тоткарлаучы төп сәбәпләрен карап китик.

1. БДИ өчен әзерләнгән тестларның сыйфаты начар.Биремнәр Ломоносовлар өчен әзерләнгән,алар искиткеч күп һәм катлаулы.Уртача(“3”-“4”ле) билгеләргә укучылар да,дәрәҗәле уку йортларына керергә теләүчеләр дә бердәй сорауларга җавап бирәләр.Тест сорауларының күбесе ике төрле уйларга юл калдыра яки төгәл аңлашылып бетми.

2.Тестлар ярдәмендә  имтихан алуга караганда, имтиханны “күзгә-күз” карап алу уңышлырак. Турыдан-туры имтихан алганда, укытучы укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, аның логик фикерләү кимәлен дә, мөстәкыйль уйлау сыйфатын да ачыклый. Тестлар абитуриент потенциалының 20-25 процентын гына бәяли ала. Шулай итеп, уйлый белүче, перспективалы студентны кабул итү мөмкинлеге югала.

3. БДИ баллары буенча кабул ителгән студент югары уку йортының үзенчәлекләрен белми. Мондыйлар, гадәттә, таныш булмаган уку йортын ташлап, икенчесенә күчә. Үзенә дә, уку йортына да зыян килә.

4. БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул иткәндә, җәмгыять өчен кирәкле, ләкин халык арасында популяр булмаган  белгечләр әзерләүче вузларга бик аз кеше укырга керергә мөмкин.

5. БДИ баллары буенча берничә вузга  кабул ителгән абитуриентлар югары уку йортына студентлар туплауда кыенлыклар тудыра. Планлаштырылган студентлар уку йортына килми. Буш урыннарга студентлар туплау проблемасы килеп чыга.

 6. Укучы вузга БДИ нәтиҗәсе белән кабул ителгәндә, мәктәптәге уку фәннәре “кирәкле” һәм “кирәксез”гә әйләнә.

7. БДИ ярдәмендә укучыларның уйлау сәләте, акыл үсеше дәрәҗәсе түгел, ә бәлки,  алар ятлаган фактлар һәм саннар гына тикшерелә. Укытучылар, тәрбиячеләр, сәнгать белгечләрен әзерли торган уку йортлары булачак белгечләрнең бу эшкә сәләтлеме, юкмы икәнен тестка биргән җаваплары нигезендә генә ачыклый  алмыйлар.

8.БДИда ике фәннең мәҗбүри булуы үзен акламый.Математиканың кирәге булмаган укучы ни өчен аннан имтихан тапшырып азапланырга тиеш?

 БДИ турында уңай фикерләр дә бар. БДИның  регионнардагы мәгариф торышы турында объектив мәгълүмат туплауда аның әһәмияте зур. БДИ  ярдәмендә югары уку йортына кабул ителүчеләр арасында авыл мәктәпләре балалары саны арта.Укучылар югары уку йортына кергәндә кабат имтихан биреп йөрмиләр.Берьюлы берничә югары уку йортына документлар бирү мөмкинлеге бар.

Күпме генә җитешсезлекләре булмасын, БДИ алдагы елларда имтихан алуның төп формасы булып калачак. Чөнки демократияләштерелгән формалар Рәсәйдәге вертикаль хакимият шартларында мөмкин булмаган хәл: ул кешене куркытып,җелегенә үткәнче тикшереп эшләтүгә көйләнгән. Мондый җәмгыятьтә иҗади шәхес үсә алмый,шәхес деградацияләнә.Башлангыч сыйныфларда укытучының авызына карап торган,уку белән кызыксынган бала үсә-үсә югары сыйныфларда мәктәпне күрә алмас хәлгә килә.Моңа бит укытуны дөрес оештыра алмаган мәктәп гаепле. Ялганга корылган җәмгыятьнең яхшы мәктәбе,белемле балалары була алмый.

Tags:

Бер шәрехләү “Бердәм Дәүләт Имтиханы: бүген һәм иртәгә.”

  1. Резеда Says:

    Исәнмесез, Фәрит абый! Бу язмагызны “Татарстан яшьләре” газетасыннан укыган идем инде. Кызганычка каршы, үзләре укучыларны БДИ га әзерләгән укытучыларның фикерләрен бер дә укыганым юк. Үзем БДИ чыкканнан бирле математика һәм физикадан күпмедер укучыларны әзерләгән кеше буларак, фикеремне Сезгә дә җиткерәсем килә. БДИ җавапларын интернеттан алуга килгәндә, бу бөтенләй дөрес түгел. Чөнки Владивосток укучылары өчен биремнәр белән безнекеләр бөтенләй дә туры килми. Башка елларда әле аларны өзек-өзек кенә табып булса, узган ел балалар һәр регион (алар 4) өчен биремнәрне 1 көн алдан тотып килделәр. Димәк, биремнәр аларны төзегән җирдән яки типографиядән үк таралган дигән сүз. Ә инде ГИА биремнәре җаваплары белән үк бер атна алдан барлыкка килделәр. Минемчә бу шактый күп кеше өчен файдалы. Чөнки укучылар алай-болай начар бирсә, БДИ дан күптән ваз кичкән булырлар иде. Ә болай күпме кеше китап чыгарып, имтиханнарга әзерләп, хәзер инде видеокамералар, металл эзләгечләр куеп акча эшли бит. Тик менә без, милли мәктәп укучылары һәм укытучылары гына ике баскыч БДИ бирәбез булып чыга. Чөнки 11 ел татар мәктәбендә укыган укучы русча имтихан бирергә тиеш. Мин аңа да каршы түгел, чөнки институтларда барыбер русча укыйсы. Ләкин БДИ га кечкенә сыйныфлардан ук әзерләү өчен татарча бернинди китап та юк. Безнең кулда бары тик татарча дәреслек һәм 10-15 ел элек татарча басылган берничә мәсьәләләр җыентыгы. Укытучы нишләргә тиеш? Ул инде русча (дөресен генә өйткәндә, татарчалы-русчалы, чөнки әле татар авылы баласы русчаны барыбер җитәрлек дәрәҗәдә белми) укытуга күчә. Бигрәк тә математика укытучыларына авыр, чөнки рус теленнән 10-11 нче сыйныфларда яңа темалар үтелми, бары тик кабатлау гына бара. ә математикадан 10-11 нче сыйныфларда гел яңа материал өйрәнелә.

Шәрехләү