fbpx
28.01.2017

ФДББС шартларында һәр яктан камил шәхес тәрбияләү


ФДББС

Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. ФДББС шартларында һәр яктан камил шәхес тәрбияләү. Мәкалә яңартып куелды.17.09.2019

ФДББС ның яңалыгы нәрсәдә? Ул нәрсәгә нигезләнә? Моңа бер генә җавап: шәхес, дәүләт, җәмгыять. “Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза А.Кондаков. Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

ФДББС ның төп максаты – шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шуңа да инде мин үземнең методик темамны “ФДББС шартларында, укучыларга иҗади якын килеп, белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхес тәрбияләү,” – дип алдым. Иҗади фикер йөртүче укучыда татар телендә нинди компетенцияләр формалаштырырга тиеш соң? 4 төрле компетенция бар: коммуникатив, лингвистик, этномәдәни һәм информацион. Мәгълүм булганча, укыту процессы – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Шуны күздә тотып, уку процессында бик күп төрле алымнар кулланырга тырышам.

Метод һәм алымнар кулланганда, укучыларның психологик үзенчәлекләрен, аларның фикер эшчәнлекләрен һәм гомуми үсеш дәрәҗәләрен исәпкә алып сайларга тырышам. Менә шул очракта гына, аларның алган белем һәм күнекмәләре ныклы була. Эшне төрлеләндерү, төрле авырлыктагы күнегүләр һәм иҗади эшләр эшләү – дәрес үткәрүдә иң отышлылары дип саныйм. Укучыларның белемнәре ныклы булсын өчен, материалны әледән-әле кабатлап, ныгытып бару да мөһим. Дәрестә төрле күрсәтмәлекләрдән, өстәмә әдәбияттан файдалануның да әһәмияте бик зур. Бу укучыларга материалны яхшырак хәтердә калдырырга, төрле кагыйдәләрне өйрәнүгә, укучыларда фән белән кызыксынуны, күзәтүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә.

Шулай ук төрле мәгълүмат чараларыннан һәм интернет ресурслардан да еш файдаланам.

Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уңышлы кулланыла торган методлар булып әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, парларда яки төркемнәрдә эшләү, мөстәкыйль эш һәм проект эшләре тора. Бу методларны куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

Дәрестә укучылар пассив утырмасын һәм аларның игътибарын җәлеп итү, уйлау һәм кабул итү сәләтләрен үстерү максаты белән, танып-белү сорауларын куям, төрле проблемалы ситуацияләр тудырырга тырышам. Дәрестә укучыларның бер-берсен аңлап, ярдәм итешеп эшләүләре дә мөһим. Шулай ук бүгенге көн белән дә бәйләп карауны бик кулай күрәм.

Укучыларга бирелә торган материалны эчтәлекле, кызыклы һәм укучыларның уйлау активлыкларын үстерерлек итеп сайларга тырышам.

Ә дәрескә йомгакны укучылар белән берлектә ясыйбыз, ягъни рефлексия.

Укучылар үз эшчәнлекләрен дөрес бәяләргә тиеш. Бу да шулай ук ФДББС ның төп максатларының берсе булып тора. Моның өчен төрле уен методлары (рольле, иҗади, коммуникатив уеннар), тест сораулары һәм карточкалар белән эшләү бик кулай.

Әдәбият дәресләрендә аерым әдипләребезнең иҗатын киңрәк өйрәнүгә дә зур игътибар бирәм. Шуңа күрә язучылар һәм иҗат кешеләре белән булган очрашуларга бик теләп йөрибез. Шулай ук алар белән мәктәбебездә дә очрашулар үткәрәбез. Филология фәннәре докторы Хатыйп абый Миңнегулов белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Дәрестән тыш чаралар да шәхес тәрбияләүдә төп роль уйныйлар. Төрле тематик сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, фән, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүче кешеләр белән очрашулар да уңай нәтиҗә бирә.

Болар барысы да укытучының иҗади тәҗрибәсеннән чыгып тормышка ашырыла. Ә укучыларның эшчәнлек нәтиҗәләрен төрле мониторинглар, олимпиада эшләре, конкурслар һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә күреп була.

Әгәр дә укытучы иҗади, зыялы, үз эшенең остасы икән, димәк, аның укучылары да белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхесләр. Мәкаләне күчереп алырга

Шәрехләү