fbpx
08.01.2017

Экология


Яңа ресурс.Экология.

Яңа ресурс.Экология.

Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп – интернаты” ның технология укытучысы Әхмәтҗанова Рушания Мөнир кызы.

Тема: Экологик проблемалар һәм алар белән көрәшү

Соңгы вакытта без “экология” дигән сүзне көннән-көн  ешрак кабатлыйбыз. Нәрсә соң ул экология?

    Экология- табигать белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән. Ә ни өчен хәзер экология актуаль мәсьәләгә әйләнде?

    Кешеләр гомер-гомергә тирә-як мохит белән тыгыз элемтәдә торган,  табигать кочагында яшәгән. Табигать аны туендырган, киендергән, җылыткан, савыктырган. Кеше кулына балта тотып, утын әзерләгән, мылтык алып ауга барган, елга-күленнән балык тоткан. Табигатькә моннан артык зыян килмәгән.

   Әмма вакытлар узу белән фән-техника үсә. Хәзер инде  табигатьне балтадан, мылтыктан гына түгел, ә төрле химикатлардан, зарарлы газлардан да сакларга кирәк. XX гасыр ахырында кешелек дөньясы алдына Җирдәге бөтен тереклек юк ителү куркынычы килеп басты.

    Һәркемгә билгеле, экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Экология белән үзара ярдәмләшүгә безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән. Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе һәлакәт сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган, гүзәллекне үз кулларыбыз белән харап итәбез.

    Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Тормышыбызны һәрьяклы демократияләштерү, экономик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең табигатькә карашын үзгәртә, аның экологик интересларын экономикага булган таләпләре белән беррәттән куя һәм кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра.

      Экология фәне – белемнәр системасы ул. Экологияне өйрәнү биләмәсе искиткеч зур. Аның, мөгаен чиге дә юктыр. Экология чикләренең соңгы вакытта киңәюе сизелә. Бүгенге көндә кешенең сәламәтлеге начараюын да, психикасы какшавын да … – һәммәсен экологиягә бәйләп карыйлар. Нибары 20 -25 ел эчендә экологиянең әһәмияте югары күтәрелде. Бу фән кешелек дөньясын саклауга хезмәт итә. “Үзен – табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗәләр бирми. Киресенчә ул күп очракларда табигать анабызга фаҗигале үзгәрешләр алып килә, әйләнә – тирәбезгә күпме зыян салды һәм сала. Күп сулы елгаларыбыз саега, җирләр упкынсыман ярыклар белән яргалана. Елга үзәннәре баткаклыкка әйләнә,

пычрана. Эчәр суларыбыз, сулар һавабыз көннән – көн шакшылана бара. Иген үстерелә торган уңдырышлы җирләр чикләнгән.

Һәрберебезгә якын булса да һәм күп сөйләнелсә дә, экология фәне шул ук вакытта шактый серле булып кала.

Яшел бишегебез – Җир анабыз үзенең табигый тотрыклыгын мәңге саклар дип ышану, хата фикер. Иксез-чиксез киңлектә Кояш белән бергә гизүче        планетабызга Кояштан, йолдызлардан даими рәвештә энергия, нурланышлар агылып тора. Җир өслегендә, тирәсендәге атмосферада климатны һәм һава хәлен билгели торган күп үзгәрешләр бара. Әгәр кеше кирәксезгә “кыбырсынса” (казылма байлыкларны ала, сынаулар үткәрә һ.б.), чамадан тыш табигатькә үзгәрешләр кертүгә безнең табигатьнең чыдамлылыгы күпмегә җитәр? Җир күпмегә түзәр? Моны беркемнең дә уйлаганы юктыр, беркемнең дә исәпләп чыгара алганы юк. “Вакытлыча җиңүләре өчен табигать кешедән мәрхәмәтсез үч ала, – дигән сүзләрне онытмыйсы иде.

Кеше табигать патшасы, ә патшасы мәрхәмәтле булганда гына озак яши, хезмәт итә ала. Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз.

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый, аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле  булырга тиеш.

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Көндәлек тормышта су­дан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җирне су­гара. Шулай ук ул иген игү, бакча, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә булыша. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бө­тенләй яшәмәс иде. Халыкның ихтыяҗы су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар ярдәмендә канәгатьләндерелгән. Туган ягыбызның кечкенә һәм зур су чыганак­лары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.

Краннан аккан су күрер күзгә чиста кебек инде үзе. Әмма ләкин, уйлабрак карасаң, Идел, Кама, Агыйдел кебек зур елгалардан кулланучылар, асылда, тере су эчми, билгеле. Әйе, күп тапкырлар чистартыла, фильтрлана ул су, кирәкле матдәләр дә өстәлә аңа, ләкин, ләкин… Водоканал “иләген” үтеп, торбалар буйлап шәһәргә таралгач, су янә бер тапкыр… пычрана.

Гомумән алганда, бүген бөтен дөнья чиста суга кытлык кичерә. Хәтерләсәгез, 2003 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы эчә торган су елы дип игълан иткән иде. Бу тиктомалга гына эшләнмәде. Бик күп илләр (шул исәптән Русия дә) чиста суга тилмерә. Югыйсә куркырлык бер әйбер дә юк кебек: меңләгән елгалар агып тора, чишмәләр бар, артезиан коелары. Шулай да экологлар эчә торган суыбызның сыйфаты елдан-ел начарлана дип чаң суга.

Безнең фатирлардагы краннарга су коймалары аркылы килүче су күпмедер чистартылып ПДК (предельно-допустимые концентрации) дип аталган дәрәҗәгә җиткерелсә дә, суүткәргеч торбаларның инде тутыгып бетүе сәбәпле, ул суны эчәргә яраксыз дип санарга да була. Колонкалардан алынучы суларның да күбесе экологик таләпләргә җавап бирми .Бу очракта инде кибетләрдә сатылучы шешәле суларга игътибар итәсең. Шешәле сулар нигездә ике төргә – минераль суга һәм аш-су әзерли торган суга (вода столовая) бүленә. Әгәр аш-су әзерли торганын турыдан-туры эчәргә яраса, минераль суны бары табиб белән киңәшкәннән соң гына кулланырга рөхсәт ителә. Этикеткада суның исеме, аны җитештерүче оешманың (чыганакның) адресы, cуның химик составы, скважина номеры, саклау шартлары, саклану срогы күрсәтелә. Әгәр җир астыннан алынган суның бер литрында тозлар (ионнар) бер граммнан кимрәк икән, аны эчәргә мөмкин.

Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Урман – җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, аның да бәяләп бетергесез хәзинәсе – агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Урман дымны саклый, ул – кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Ә менә җыелмыйча череп яткан агач ботаклары, еллар үтү белән, һавага углекислый газ тарата.

Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә.

Башта аны умартачылыкны үстерү, аучылыкны алга җибәрү, дегет әзерләү, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. XII гасырдан башлап урман Россиядә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән. XVI гасырда агачтан селте үзлекләренә ия каты ак матдә ясый башлыйлар. Ул мануфактура промышленносте өчен кирәк булган.

Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың ни тора! Нинди генә агач юк! Монда нарат һәм чыршы да, имән һәм усак та, юкә һәм карама да бар. Иске китапларда язылганча, агачлар кадерле, яшәү өчен кирәкле нәрсә булып санала. Мәсәлән, агачтан ясалган тараклар чәчне үстерә һәм нерв системасына уңай тәэсир итә. Баш авыртканда усактан ясалган ятакта ятарга кирәк. Үлән белән дәвалаучылар, усак энергияне ала да бирә, дип исәпли. Чыршы энәләренә ятсаң, ул арганлыкны бетерә. Бармакларыгызны нарат күркәләре арасына тыгып, бер генә минут тотып карагыз әле, шунда ук үзегездәге начар хисләрнең китә баруын сизәрсез.

Җир ул – төп яшәү чыганагы. Бер үк вакытта җитештерү чарасы да, хезмәт кую урыны да. Менә шуңа күрә җирне без төп җитештерү чыганагы дип атыйбыз. Аны күчереп тә, алыштырып та булмый. Белеп эш иткәндә, ул тузмый, уңдырышлылыгын арттыра бара, байлык тудыра. Тик аны авыл хуҗалыгы максатларында файдаланганда гына бу шулай. Әгәр дә без җирне башка максатларда, әйтик, сәнәгать предприятиеләре, төрле складлар, коттеджлар төзү өчен файдалансак, ә инде файдасыз электр станцияләре корып, җирне су астында калдырсак, ул җитештерү чыганагы булудан туктый, өстәмә байлык тудырмый. Димәк, җиргә саксыз караган, аны күпләп авыл хуҗалыгы файдалануыннан чыгарган ил һәм халык төп байлыгын югалта, ярлылана дигән сүз. Кайсы хуҗалыкта, төбәктә җирдән нәтиҗәле файдаланалар, анда азык-төлек мул, ә хуҗасызлык хөкем сөргән урында кытлык башлана.

Татарстан өчен җирдән нәтиҗәле файдалану аеруча мөһим. Чөнки бездә җирләр чиксез түгел. Әгәр дә Россиядә җан башына 18,2 гектар җир мәйданы туры килсә, Татарстанда ул нибары 1,8 гектар гына. Әмма шунысы бар: Россиядә барлык җирнең нибары 13,5 проценты, ягъни 229 миллион гектары гына авыл хуҗалыгы җирлеге булып исәпләнә, ә Татарстанда – 66 проценты, ягъни 4,4 млн. гектары.

Бездә авыл хуҗалыгы җирләренең инде 82,2 проценты сөрүлек җирләр. Булган җирләребезне күз карасы кебек саклау, бу өлкәдә хокукларыбызны яклау һәм һәр карыш җирдән нәтиҗәле файдалану -бүгенге көндә кешенең изге бурычы.

Туган якның уңдырышлы җирләре, табигать шартлары игенчелек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырган. Шуңа да татар халкы гомер-гомергә җирне олылап, кадерләп яшәгән. Аны эшкәрткән, иген иккән.

Иген игү – элек-электән иң авыр, иң мәшәкатьле эш санала. Шуның өчен игенче гасырлар буена зур хөрмәткә ия кеше булып кала. Авыл кешесенең ел әйләнәсенә тир түгеп үстергән ризыгы – күпереп пешкән икмәк – табында һәрчак иң кадерле нигъмәт ул. Бездә борын-борыннан икмәккә изге нәрсә итеп караганнар, әби-бабайлар аны кискәндә өстәлгә төшкән валчыгын да җыеп авызларына капканнар.

Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган , гүзәллекне үз кулларыбыз белән харан итәбез. Ни өчен балалар һәм яшүсмерләр арасында кош ояларын туздыручы, елгаларны һәм чишмәләрне пычратучы, агачларны сындыручылар саны елдан-ел күбәя. Ә безнең кечкенә дусларыбыз- рәнҗетелгән песи һәм этләр? Алар да табигать балалары ич…

Халкыбыз борынгыдан табигать белән  нинди генә мөнәсәбәткә керсә дә, аңа зыян китермәү, аны саклау, алдагы буыннарга да калуын теләп эш иткән. Без дә Җир-Анага мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк!

 

Шәрехләү