fbpx
30.09.2021

Хезмәт кенәгәсендәге гомер мизгелләре


                          Хезмәт кенәгәсендәге гомер мизгелләре.

(Автобиографик язма)

   хезмәт Кулымда хезмәт кенәгәм. Пенсиягә киткәндә кулыңа тоттыралар икән аны. Дөрес, минем  пенсиягә чыкканга күптән иде инде. Чыкканнан соң да җиде ел эшләдем. Кит дип әйтүче булмады. Хезмәттәшләрем дә “китмә” дип тордылар, җитәкчеләрнең дә миңа китәргә вакыт дип искәрткәннәре булмады.  Рәхмәт аларга шуның өчен.  Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты була. Эштән үз вакытыңны белеп, матур итеп китә белергә кирәк.

   1972нче елның 3нче гыйнварында ачылган хезмәт кенәгәм. 2021нче елның 29нчы июлендә ябылды. 49 ел да 7 айга сузылган хезмәт юлым шушы юка кәгазь битләренә сыйган. Кайберәүләр әллә көлеп, әллә болай гына , нишләп 50 елга тутырмадың инде , дип сорыйлар. Тутырырга уйласаң, тагын бер уку елы эшләргә туры килә иде бит. Монысы да бик җиткән. Кеше үзе өчен дә яшәргә тиеш. Минем яшьтәшләрем инде күптән лаеклы ялда рәхәтләнеп яталар. Безгә дә шулар шикелле эшләмичә генә акча алу рәхәтлекләрен татырга вакыт җиткәндер .

   10нчы сыйныфны тәмамлаган елны мин  укырга керә алмадым, бер балл җитмәү аркасында конкурстан үтмәдем. Безнең заманда барысы да чиста иде, кемгәдер акча төртеп кереп китү дигән нәрсәләр уйда түгел, киноларда да юк иде. Документларымны кире алганда: “Читтән торып укырга алабыз, сезнең билгеләрегез әйбәт бит”, диделәр. Риза булмадым. Максатым: университетның үзенә кереп уку иде. Авылга әйләнеп кайттым. Укырга керә алмаганыма шатланып көлүчеләр дә күп булды. Шул вакытта синең уңышсызлыгың башкаларга шатлык китерергә мөмкин икәнлеген күрдем. Әмма мин төшенкелеккә бирелмәдем, кайту белән киләсе елга керү өчен имтиханнарга әзерләнә башладым. Бер ел үзем укыган мәктәптә үтте. Мин татар теле укыттым.

   Икенче елны университетка керми калуыма шик юк иде инде. Бик яхшылап әзерләндем, тарих, әдәбият китапларын почти ятлап чыктым. Имтиханнарны җиңел бирдем. И, ул вакыттагы университетка керү шатлыкларын үзем генә беләм. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый. Әле дә хәтерлим: 1нче сентябрь иртәсендә Ленин урамы буйлап, портфелемне тотып, зур горурлык белән университет янына килгәнемне. Шундый җылы, саф һавалы көн иде. Университетка керә алу шатлыгыннан йөрәк дөп-дөп тибә, авыз ерылган, бөтен әгьзаларны бәхет хисе чорнап алган.

   Беренче лекцияләр, беренче семинарлар… Хәзер барысы да төштәге кебек инде. Татар әдәбиятының йөзек кашы Мөһәммәт Мәһдиевне тыңлау, иң матур җырлар авторы Мостафа Ногман дәресләрендә утыру , әдәбият турында төпле фикерләрен җиткерүче Ибраһим Нуруллин сүзләрен ишетүнең соңыннан ни кадәр кадерле булачагын аңлап җиткермәгәнмен икән әле ул вакытта.

   Студент еллары гомеремнең иң бәхетле, иң матур чаклары булды. Үзе студент булмаган кешегә моны аңлату мөмкин түгел. Биш ел биш минут шикелле узган да киткән. Студентлык чоры мине хезмәткә өйрәтте. Белемнең бәһасе бик югары бәяләнгән еллар. Һәрвакыт югары стипендия алып укыдым. Дипломны “5” кә якладым. Диплом җитәкчем Зәет абый Мәҗитов иде. Ярты кандидатлык эше булган бу, дип бәяләделәр. Фәннәр Академиясенә кече фәнни хезмәткәр итеп алабыз, диделәр. Ә мин юләрләнеп, авылга кайтып киттем. Үкенгән чаклар күп булды. Әмма үткән тормышның бер мизгелен дә кире кайтарып булмый икән.

   Шулай итеп, мин 1977нче елның 16нчы августыннан үзебезнең Шушмабаш урта мәктәбендә тарих укыта башладым. Ике генә ел эшләп калдым.1979нчы елның августында Урта Пошалым урта мәктәбенә директор итеп җибәрделәр. Хәзерге акылым булса, ул якларга борылып та карамаган булыр идем. Мине директор итеп куярга ул вакыттагы РОНО мөдире Фоат Шәрипович алып килде. Таныштырды, кыска гына җыелыш оештырып алды. Киткәндә : “Энем, син бу мәктәптән йә күтәреләсең, йә бетәсең инде”, диде. Яшь чак, аны-моны уйлау юк. Бөтен кеше дә яхшы, бөтенесе дә җайлы дип фикерли торган вакытлар. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул мәктәптә үзләре директор булырга хыялланып йөргән кешеләр булган икән. Миннән алдагы директор Хәнәфи Бадыйковның да (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) бертуктаусыз жалоба язып, үзәгенә үткәннәр. Ул заманда өч сүз сырлап җибәрелгән анонимкалар да бик җентекләп тикшерелә иде. Кыскасы, милициянең кеше канын ничек суырырга сәләтле икәнен мин шул вакытта белдем. Алар йә үзләре килеп төшәләр, йә үзләренә чакырталар. Исбатларлык әйберләре булмагач, тикшерүне яңа баштан башлыйлар. Эшне прокуратурага тапшыралар. Тегеләре фактлар җитәрлек түгел, дип кире боралар. Менә шулай итеп, кешенең тәмам нервысын суыралар.  Жалоба язучыларның туганнары районның эчке эшләр бүлеге начальнигы иде. Шуңа да бик котырыштылар бугай. Шуннан бирле минем милициягә карашым бик тискәре, анда хөрмәткә лаек кешеләр эшләми дип беләм. Коммунистлар системага яраксыз кешеләрне сындыру юлларын бик әйбәт белгәннәр.

   Монда эшләү миңа зур сабак булды. Кешегә әйтелгән бер нахак сүз яки бер җөмлә аны үтерергә мөмкинлеген күрдем. Әйтелмичә калган сүзләрнең йөрәккә ук булып кадалуын белдем. Хисләреңне йөгәнли белергә кирәклегенә ышандым. Югыйсә аларның колына әйләнергә бик мөмкинсең икән. Кешеләр синең үзләренә булган яхшы мөнәсәбәтеңне, аларны яратуыңны, иһласлылыгыңны бик түбән бәялиләр. Син ышанган, дус дип йөргән кешеләр синең артыңда гайбәтеңне саталар, начар сүзләр, хәтта ялган сөйлиләр. Үзең эшкә алган кешеләрнең сине яклауларына ышанырга ярамый икән.  Хезмәттәшләр күп, дистәләгән булырга мөмкин. Ә чын дусларны санарга бер кулның ике бармагы  да җитүенә инандым. Шушы еллар эчендә мин үзеңә хөрмәт, ышаныч яулауның дистә елларга сузылуын һәм аны секундлар эчендә югалтып булуына төшендем.

   Язмышның ничек язылганын берәү дә белми. Ирекле яшәргә һәм үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк. Аллаһы тәгалә бер нәрсәне алса, алмашка икенчесен бирә. Көчлеме син, әллә көчсезме. Көчең калмаган булса да, бирешмә. Үзеңә ясалган һөҗүмнең һәрберсенә кискен җавап бирергә кирәк.

   Үзеңне саткан кешеләр белән араны 100%ка өзүең яхшы. Терсәгеңне тешлә, ташны кимер, әмма хыянәтчеләр ягына борылып карама. Тормышның шундый вакытлары була: күзләр яшь белән томанлана , әмма күзләр коры булып, җанның җылавы, мең тапкыр авыррак.

   Директорлык эшеннән 1987нче елның 25нче маенда  “үз теләгем”  белән гариза язып киттем. Чиновниклар мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” яңгыраган бәйрәм көнендә директорны эштән алуларына сөенгәннәрдер инде. Бер яклаучысыз калган кеше нишләргә тиеш? Ул вакытта районнан чыгып китеп кенә котылып була иде.  Мин дә шулай эшләдем. Мәгариф министрының урынбасары булып эшләүче Марс Лотфуллович янына кердем. Ул Арча райкомының 3нче секретаре булып эшләгәндә Урта Пошалым мәктәбенә мине үзе билгеләгән иде. Хәлне аңлаткач, Питрәч РОНОсына җибәрде. Шул көннән Пимәр гомумбелем мәктәбе директоры булып эшләргә керештем. Табигатьнең әкияти гүзәл бер почмагына урнашкан мәктәп. Дөрес, авылдан берникадәр ераграк урнашкан. Нарат, карагай агачлыклары белән әйләндереп алынган. Тыштан да, эчтән дә хәйран төзек күренеп торган мәктәп иде ул. Эш кайда да бер, анда да, монда да шундый ук укучылар, укытучылар.

   Пимәрдә эшләгән еллар гомеремнең якты хәтирәсе булып саклана. Мин монда җыр-биюгә гашыйк кешеләр белән очраштым. Ул заманда үзешчән сәнгать үсешенең иң югары ноктасы Питрәч районында шушы Пимәр авылында булгандыр. Бәйрәм саен клуб сәхнәсендә концерт куя идек. Тора-бара  “Пар канат” ансамбле оештырып җибәрдек. Ирле-хатынлы Идрисовлар аның үзәген тәшкил итте. Ильяс абый, аның уллары Илгизәр белән Азат, туганнары Фердинат, кияүләре Рашат – оста гармунчылар, ә хатыннары җырчылар иде. Шулай ук Рәхмәтуллин Хәбир, Фарук  үзләренең хатыннары белән сәхнә түрендә булдылар. Кич җитүгә күрше авылдан репетициягә Адель йөгереп менеп җитәр иде. Клуб мөдире Зөһрә көн саен кич белән безне шулай йә клубка, йә мәктәпкә җыя иде. Безнең чыгышлар район чикләрен узып, еракларга китә башлады. Киров шәһәрендә узган Идел буе халыкларының  фольклор фестивалендә катнашу безнең өчен зур вакыйга булды. Шәһәр берничә көн Идел буенда яшәүче халыкларның җыр-биюләре белән гөрләп торды.  Аннан безне ВДНХ га җибәрделәр. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе СССР заманында иң-иңнәрне генә күрсәтә торган урын иде. Бер атна Мәскәүдә яшәп, татар җырларын яңгыратып, татар биюләре белән сәхнәләрне дер селкетеп кайттык.

   Безнең авылда куйган концертларда колхоздагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләгән җырлар яңгырый башлады. “Татар иҗтимагый үзәге” төзергә маташтык. Туксанынчы елларда туып килгән демократия җилләре колхоз председателе күңеленә хуш килмәде, билгеле. Аннан райком да кырын карый башлады. Кыскасы, бер баскан тырмага мин кабат, икенче тапкыр бастым. Кабат милиция килеп төште. Менә шунда мин гомеремдә беренче тапкыр милициядә дә гадел кешеләр булуын күрдем. Инде исем-фамилиясе истә калмаган, рус кешесе иде. Ул миңа: “Җибәргәч килдем инде, әмма иртәгә үк бу эштән баш тартам. Чөнки сезгә ягылган гаеп сфабрикованный . Минем бу уенда катнашасым килми”,-диде. Аннан соңгы татар тикшерүчесе мине батырырга бик тырышып карады,  әмма булдыра алмады. Инде райком үзе тотынгач, директор булып азапланып эшләп ятудан мәгънә юк иде. Дөресен әйтсәң, җитәкчеләр өчен уңайсыз кешегә әйләнергә мөмкин булуны җилкәмдә шулай күтәрдем. Мин бу юлы чын-чынлап, үз теләгем белән директор вазыйфасыннан баш тартып, укытучы булып калдым. Шулай итеп, җырлы-моңлы күңелле Пимәр тормышы томан артында калды.

   Авырлыклар – үткәннәр өчен җәза түгел, ә киләчәк өчен сынаулар. Уңышсызлык –тагын да акыллырак итеп яңадан башлау өчен бирелгән мөмкинчелек ул. Шунысы кызганыч, тормышның беренче яртысында акыл җитеп бетми икән , ә икенче яртысында – сәламәтлек.

     Кайчагында яхшы кеше белән чирек сәгать сөйләшеп тору да еллар буе яшәрлек көч бирә.  Пимәрдәге дуслар турында мин шулай дияр идем. Кешелекле, булдыклы, тырыш, ярдәмчел  кешеләр яши анда.

   Илдә чуалышлар китте. Андый-мондый хәлләр булса,  әти-әниләрдән, туганнардан читтә калу куркыта башлады. Үзебезнең якларга кайтып төпләнү уйлары җиңде. 1991нче елның февралендә Яңа Кенәр авылында йорт сатып алып, шушында кайтып төштек.

   Яңа Кенәр ярдәмче интернат-мәктәбендә өлкән тәрбияче булып эшли башладым. Ятим балалар тупланган уку йорты иде бу. Кайберләре физик яктан сәламәт түгел, кайберләренең акыл үсешләре зәгыйфь үскән. Мин эшләү дәверендә бу мәктәпнең статусы күп тапкырлар үзгәреш кичерде. 90нчы еллардагы ярым җимерек мәктәп бүгенге көндә шәһәр мәктәпләре көнләшерлек дәрәҗәдә эшләп ята. Дүрт-биш ел элек үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләре аркасында мәктәпнең  эче дә, тышы да ялт иткән. Район, республика семинарлары еш үткәрелә. Укытучылар да, укучылар да республикада үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннарны алалар. Тырыш, хезмәт сөйгән, бердәм, тупланган коллектив эшли монда. Җәй көне мәктәп тирәсе гөлбакчага әверелә. Мәктәп турында аерым зур бер мәкалә әзерләргә була. Хәер, минем берничә тапкыр бу турыда язып чыкканым булгалады инде. Шуңа күрә җәелеп сөйләп тормыйм.

   Утыз еллык гомерем шушы мәктәптә үткән. 1997нче елдан, ниһаять, үз белгечлегем буенча татар теле һәм әдәбияты  укыта башладым. Утыз еллык мәктәп тормышы – үзе бер калын роман язарлык вакыйгалардан тора.

Кыскача гына әйткәндә, пенсия яшенә җиткәнче югары категорияле укытучы булып йөрдем, методик китап чыгардым, Россия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләндем. Ләкин иң зур уңышым, үзем яратып башкара торган хезмәт – публицистик мәкаләләр язу булды. “Татарстан яшьләре” газетасында  2000 нче елдан бүгенгә кадәр 300гә якын мәкаләм басылган. “Безнең гәҗит”кә дә ара-тирә язмалар җибәрәм. Бер ара юмористик хикәяләр язарга хирысланып киткән идем. Соңыннан аларны туплап, “Елмаю бүләк итәм” дигән җыентык чыгардым. Коррекцион мәктәптә эшләгәнлектән, акыл үсешләре тоткарланган балаларга махсус уку өчен хезмәттәшем Гүзәл Вәлиуллина белән  “Әкиятләр. Сказки” дигән терапевтик әкиятләр китабы яздык. Авыл укытучысы өчен аз хезмәт түгелдер дип саныйм. Әле аның бит хуҗалыктагы эше санап бетергесез: бәрәңге, яшелчә-җиләк җимеш бакчасы, сыеры-бозавы, тавык-чебеше – көндәлек калдырып булмый торган эшләр. Язу өчен шул төнге сәгатьләр кала инде. Зарланып әйтү түгел, аллага шөкер, искиткеч дус, бердәм, тырыш коллективта эшләдем. Күңелең тыныч булганда гына язарга утырып була. Әле менә шуны уйлап утырам: берәрсен авыр сүз әйтеп, рәнҗетмәдем, үпкәләтмәдем микән? Юк, табып булмый андый кешене. Үземә дә берәүнең дә кыек сүз әйткәне булмады. Сиңа кычкырмасыннар, авыр сүз әйтмәсеннәр өчен үзеңә тавыш күтәрмәскә кирәк.

   Беркайчан да кире кайтарып булмый торган 3 нәрсә бар: вакыт, әйтелгән сүз һәм мөмкинчелек. Шуңа күрә вакытны бушка үткәрмәскә, сүзне уйлап әйтергә һәм мөмкинчелекне кулдан ычкындырмаска кирәк.

   Үзең елмаеп-көлеп йөрсәң, синең белән дә елмаеп сөйләшәләр. Бездә эшләүчеләрнең күбесе балаларга исем-фамилияләре белән түгел, “улым-кызым” дип эндәшәләр. Олы йөрәкле, киң күңелле чын педагоглар тупланган монда.

   …Менә шулай итеп Хезмәт кенәгәсе ябылды. Тормыш юлында очраган авырлыкларны шактый күреп тә мин бүген дөньяда шатланып яшәргә, бәхетле булырга омтылам һәм гаиләмә, балаларга, оныкларга кирәкле кеше булуыма ышанам. Чөнки тормыш дәвам итә.

  Әгәр синең дус-тату гаиләң, берничә дустың, үз көчең белән салган йортың һәм өстәлеңдә ризык бар икән, димәк син үзең уйлаганнан баерак яшисең дигән сүз.

                                                                               Фәрит Вафин

“Хезмәт кенәгәсендәге….” бу мәкалә “Татарстан яшьләре” газетасының 30.09.2021 санында басылып чыкты.

мәктәп турында презентация: https://www.canva.com/design/DAErgEAMlmg/XQBJ15UERMwAtaQHQEG8Qw/view?utm_content=DAErgEAMlmg&utm_campaign=designshare&utm_medium=link&utm_source=homepage_design_menu 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү