fbpx
15.05.2020

Телем минем – рухи байлыгым. Халыкара туган тел көненә багышлана.


телем минем

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге  “2 нче гимназия” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы.  Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

 

Тема: Телем минем – рухи байлыгым.

 Максат: 1999 нчы елның 21 нче февралендә Бангладеш тәкъдиме белән  ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителүне билгеләп үтү.

 Укучыларда дөнья халыклары телләренә, әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.

         Кичә  «Әллүки» көе белән башланып китә.

1 нче алып баручы:

Ишеттем мин читтә «Әллүки»не

Халкым: нинди моңлы көең бар…

Тукаемны йотылып тыңлаганда,

Тамагымда кайнар төер бар.

2 нче алып баручы:

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм (Ш. Галиев).

1 нче алып баручы:

 Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучыларыбыз! Бүгенге кичәбез «Телем минем – рухи байлыгым» дип атала. 1999 нчы елның 21 нче февраль көнне Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

2 нче алып баручы:

  Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. «Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле”, — ди ЮНЕСКО ның Генераль директоры Контиро Мацуура үзенең махсус мөрәҗәгатендә.

1 нче алып баручы:

 Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

И. Юзеевнең  «Туган тел» шигыре башкарыла

1 нче алып баручы:

  Мәгълүм булганча, Татарстанда татар теленең рус теле белән бертигез дәрәҗәдәге дәүләт теле булуы 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә беркетелде.

2 нче алып баручы:

 Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев безнең гимназиябездә булганда, телләр турында мондый фикер әйткән иде: (видеофрагмент) «Хәзерге заман укучылары үз ана телләрен камил белеп, рус һәм инглиз телләрендә дә аралаша белергә тиешләр». «Туган җирем -Татарстан»җыры башкарыла

1 нче алып баручы:

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел,

Безгә газиз булган тел

Ата-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

2 нче алып баручы:

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Тел кешене дус итә,

Бер-береңә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Русской народноя песня «Во сыром бару тропинка».

         Татарча да биибез,

         Русча да биибез,

         Илебездә, җиребездә

         Дус һәм тату яшибез,

         Биибез дә, җырлыйбыз да,

         Гөрләп күңел ачабыз.

1 нче алып баручы:

  «Русский перепляс» исполняет детский образцовый коллектив Российской Федерации, театр танца «Навруз». (Рус халык биюе).

2 нче алып баручы:

   Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.

1 нче алып баручы:

Татар җыры… Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә – җырлап җибәрәм.

-Татар халык җыры «Гөлҗамал».

2 нче алып баручы:

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Г. Афзалның  «Ана теле» шигыре сөйләнә

          «Язгы ташкын» биюе башкарыла

1 нче алып баручы:

Уфа белән Казан арасы:

Сәлам хаты язган чамасы —

Дусларыңны уйлап барасы,

Уйлаганда сагынып аласы.

2 нче алып баручы:

Татар белән башкорт арасы:

Бер атаның ике баласы.

Берсе баскан Урал тавына,

Берсе баскан Идел ярына,

Шулай алар яшәп киткәннәр,

Мәңге тату гомер иткәннәр…

1 нче алып баручы:

Тел — халкының горурлыгы,

Яшәве һәм барлыгы.

Чиксез кыйммәтле хәзинә,

Аның рухи байлыгы.

Тел кайгыны уртаклаша,

Куандыра, хуш итә.

Йөрәкләрне кавыштыра,

Кешеләрне дус итә.

2 нче алып баручы:

Газиз туган телен халык

Тудырган, канат биргән.

Туган телендә сөйләшеп,

Яшәгән, көнен күргән.

Тукай да туган телендә

Сөйләшкән, иҗат иткән.

Иманлы, саф татар халкы

Болгар җиреннән икән.

  Сәхнәдә шәһәр региональ бәйгеләре лауреаты курайчылар ансамбле. Башкорт халык көе «Әнә шул сүзең»

1 нче алып баручы:

  Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй. Татарстан җирендә Түбән Кама шәһәренең 32 нче мәктәбендә украиннар җәмгыяте «Вербиченка» эшләп килә. Алар туган җирләреннән еракта булсалар да үз милләтен, мәдәниятен саклау өчен тырышалар.

Сәхнәдә «Ирнас» бию ансамбле. (Украин халык биюе)

1 нче алып баручы:

 Төрки телләр гаиләсенә татар һәм башкорт телләре белән бергә уйгур, үзбәк телләре дә керә. Димәк, тел халыкларның туганлык буенча төркемнәрен ачарга мөмкинлек бирә. Безнең шәһәребездә 34 нче гимназия — чуваш телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп буларак ачылды.

  Һәр халыкның үз теле, үз иле, үз әдәбияты, үз мәдәнияте бар.  Халык өчен иң мөһиме -тел. Халыкта «Теле барның гына иле бар», – диләр.

  • нче алып баручы:

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез.

  «Левженский танец» әсәре башкарыла

1 нче алып баручы:

 «Милләтне берләштерүдә, башка халыклар белән үзара дус, тату, хезмәттәшлек итеп яшәүдә тел, мәдәният, гореф-гадәтләр зур урын алып тора»,- диде күренекле татар галиме,  Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров.

2 нче алып баручы:

 «Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буенча үзеңә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә». (Г. Бәширов)

Гөлшат Зәйнәшеваның «Җыен»шигыре  башкарыла

1 нче алып баручы:

    Сәхнәдә «Нәүрүз» бию театры. «Халыклар дуслыгы» биюе.

 Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: мариларның – мари, чувашларның – чуваш, башкортларның – башкорт теле. Ә безнең туган телебез — татар теле! Җырдай моңлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул  -бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горурланып яшәргә тиешбез.

2 нче алып баручы:

 Арттырмыйм да, киметмим дә шуны бел –

    Татар теле – энҗе, мәрҗән  тулы тел.

    Моңлы тел ул, нурлы тел ул -Туган тел –

    Баш очында кояш булып тора гел!

1 нче алып баручы:

«И туган тел, и матур тел», – дигән Тукай һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп: «Әткәм-әнкәмнең теле», – дип өстәгән. Бу сүзләрдән күңелләргә җылык иңә, үз телеңә хөрмәт арта.

2 нче алып баручы:

 Тукай исеме татар җанын берләштерә, күңелләрне сафландыра, милләт рухын уята торган асыл җеп. Тукай безнең шигъри кыябыз, ә тормышта -рухи кыйблабыз.

Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамлана. («Нәүрүз» бию театры сәхнәдә кала. «Бөркетләр» һәм «Күбәләк» вокаль ансамбльләре «Туган тел» җырын башкара).

                Файдаланган әдәбият

1.Ф.С. Сафиуллина, Г.Б. Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” -Казан :Мәгариф, нәшрияты, 1998.-176 б.

2.Н.Г. Гәрәева, Н.В Максимов, Ә.Ә. Зыятдинова “Тел- белемнең ачкычы”-Казан: Мәгариф, 2005.-143 б.

                Использованная литература

1.Ф.С. Сафиуллина, Г.Б. Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” -Казан :Мәгариф, нәшрияты, 1998.-176 б.

2.Н.Г. Гәрәева, Н.В Максимов, Ә.Ә. Зыятдинова “Тел- белемнең ачкычы”-Казан: Мәгариф, 2005.-143 б.

Авторның тагын  хезмәтләре:  Х. Туфанга багышланган кичә. 

М.Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Шәрехләү