fbpx
06.10.2017

Яңа ресурс. Безнең бакчада.


Яңа ресурс. Безнең бакчада.
Татарстан Республикасы Югары Ослан районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гордеева Миләүшә Миннула кызы. Тема: “ Безнең бакчада “. Дәрес эшкәртмәсе. 1 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе. .
Укытучы Гордеева Миләүшә Миннула кызы Дәрес Татар теле Сыйныф 1 Дәрес төре ныгыту дәресе Дәреснең технологик төзелеше Дәрес темасы Безнең бакчада Максат Яшелчәләр, җиләк- җимешләр темалары буенча өйрәнелгән сүзләрне, грамматик конструкцияләрне кабатлау. Эш куша белү, эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү. Укучыларны җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтү. Татар сүзләренең матур яңгырашына кызыксыну уяту. Төп терминнар, аңлатмалар сүз, аваз, хәреф, транскрипция, схема, проблема Ирешеләчәк  нәтиҗә Предмет күнекмәләре Язу күнекмәләре -каллиграфик дөрес итеп язу – транскрипция билгеләрен дөрес язу -дөрес итеп күчереп язу Уку-язу күнекмәләре: -татар теленең орфографик  һәм пунктуацион  кагыйдәләрен саклау -татар теленә  хас авазларны дөрес әйтү Тел күнекмәләре: – Сүзләрнең  мәгънәсен белү -татар сүзләрен дөрес әйтү – сүзләрне урынлы куллану -җөмләдә сүз тәртибен белү – сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү Шәхескә кагылышлы УУГ: -дөрес сөйләм булдыруга омтылыш -үз фикереңне әйтә белү; -төркемнәрдә килешеп эшли белү -иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү –фикереңне дәллили белү Регулятив УУГ: -уку бурычларын кую -барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү -үз фикереңне төгәл җиткерү -дөрестән дөрес түгелне аеру -таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү -нәтиҗәләр формалаштыру. Танып –белү УУГ -тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; -рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавп таба белү; -укыганны анализлау;                                            Коммуникатив УУГ: -башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; -үз фикереңә ышандыра белү; -башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү. Дәреснең технологик картасы 

Шәрехләү