fbpx
15.02.2016

Ике флаг янәшә


  daulat-flaglariМоннан соң Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары янәшә даими эленеп торачак.

   2016нчы елның 11 февралендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы V чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы булып узды,анда,аерым алганда, “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында”гы ТР законының 9 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү каралды,- шуның нигезендә хәзер бөтен мәктәпләр һәм республиканың башка белем бирү оешмалары,милекнең нинди формада булуына карамастан,Россия дәүләт флагы белән янәшә Татартсан Республикасы дәүләт флагын да эләргә тиешләр.

  Бу төзәтмәләр гамәлдәге федераль кануннарга каршы килмиләр,мәсәлән моңа охшаш законнар Россия Федерациясенең күп өлкәләрендә,аерым алганда  Коми, Дагстан республикаларында, Архангельск, Сахалин, Ульяновск өлкәләрендә һ.б. субъектларда гамәлдә.

Шәрехләү