fbpx
24.11.2020

Табигать – иң яхшы даруханә. 6нчы сыйныфта дәрес планы


табигать

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе – ТР Әлки муниципаль районы   компетенция үзәгенең югары категорияле укытучысы  Сафиуллина Зилә Вазитовна . Тема: Табигать – иң яхшы даруханә.

Планга кереш сүз.

“Табигать – иң яхшы даруханә” дигән дәрес 6 класста резерв сәгать исәбенә үткәрелә. Дәрес “Чәчәкле үсемлекләрнең күптөрлелеге” бүлеген тәмамлагач үткәрелә. Бу дәресне мин укучыларның тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү максатыннан чыгып  үткәрдем. Дәресне үткәрү өчен, табигать турындагы теманы алдан әйтеп, укучыларны аерым төркемнәргә бүлдем (“Юннат”, “Врач”, “Фармацевт”). Һәр төркемгә эш бирелде: “Юннат”ларга дару ромашкасы, зур бака яфрагы, дару тузганагы, меңьяфрак үсемлекләренең биологик үзенчәлекләрен өйрәнергә. “Врач” төркеменә шул ук дару үсемлекләренең кулланышын өйрәнергә, “Фармацевт” төркеменә шул дару үсемлекләрен ничек кулланырга икәнлеген белергә. Һәр төркем үз биремнәре буенча интернет ресурсларын кулланып  презентация төзи. Дәрес информацион технологияләр кулланып үткәрелә. Презентация Microsoft Power Point программасында эшләнә һәм аны төрле рәсемнәр, текстлар кулланып эшлиләр. Видеоязма цифрлы фотоаппарат белән төшерелә һәм Microsoft Power Point программасына куела. Дәрестә информацион технологияләр куллану укучыларның танып белү активлыгын, дәрес белән кызыксынуын арттыра. Шулай ук укучылар тикшеренү эшчәнлегенә тартылалар.

Тема: Табигать – иң яхшы даруханә.

МАКСАТ: укучыларның тикшеренү эшчәнлеген үстерү; дару үсемлекләренең әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү; экологик культура тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАР: компьютер, видеоязма, гербарийлар, рәсемнәр, открыткалар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

Дәрес укытучының кереш сүзе белән башлана

Укытучы:  Кыргый дару үсемлекләренең табигый запасы – безнең фармацевтика промышленностьтеның төп байлыгы булып тора. Төрле дару препаратлары ясау өчен 200 төр үсемлек төп чимал булып санала. Безнең илдә 70% ка якын дару чималы дикоратив үсемлекләрдән җыела.

Урманнарда, кырларда, болыннарда, тау итәгендә үсүче гади үсемлекләр арасында дару үсемлекләре күп. Бу табигый даруханәдә салкын тиюдән һәм ютәлдән, йөрәк һәм бөер авыруыннан, кан китүен туктата торган дарулар табарга була. Дару үсемлекләре кайчан һәм ничек куллана башлаганнар соң? Бу сорауга җавапны  бер өзек карап үткәннән соң табарбыз.

(Видеоязмасы күрсәтелә, авыл фельдшеры чыгышы).

Дару үсемлекләрен куллану тарихы элекке заманга барып тоташа. Безнең гасырга кадәр дару үсемлекләрен Көньяк-Көнбатыш Азиядә киң кулланганнар. Безнең эрага кадәр 2600 нчы елны чыккан дару үсемлекләре турындагы китапта 900 якын төр дару үсемлекләре, аларны куллану турында белешмә бирелә.

Россиядә дару үсемлекләре, патша Алексей Михайлович XVII гасырда  патша йортларын гына түгел, ә армияне дә тәэмин итәргә дигән приказ биргәч, киң кулланыла башлый.

Мәскәүдә 1654нче елда, беренче булып, дәвалаучыларны әзерләүче  медицина мәктәбе оештырыла.

Дару үсемлекләрен даруханә бакчаларында үрчетәләр. Петр I приказы буенча мондый “даруханә бакчалары” барлык эре шәһәрләрдә, хәрби госпитальләрдә барлыкка киләләр. Иң зур  “даруханә бакчасы” 1714 елда Санкт – Петербургта оештырыла. 1823 елда бу бакча “ Император ботаника бакчасы” диеп үзгәртелә. 1930 елда ул Фәнни академиягә, (хәзер Рассия фәннәр акдемияменә) әйләнә.

Табигатьтә ару үсемлекләрен өйрәнү өчен безнең илдә махсус институт оештырыла. Аның бакчасында 1500 ләп үсемлек исәпләнә, бу сан даими тулыландырыла.

Һәр халыкта  буыннан буынга күчә торган үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгьлүматлар саклана. Сезгә дә, укучылар, үзебезнең тирә – ягыбызда үсә торган дару үсемлекләрен, аларның дәвалау үзлекләрен белергә киңәш итәм.

Укытучы: Бүген без сезнең белән кайбер дару үсемлекләре белән танышырбыз, алар нинди дәвалау үзлекләренә ия икәнлекләрен белербез. (Сүз укучыларга бирелә)

1нче юннат: (Презентация күрсәтелә). Дару ромашкасы – оешма чәчәклеләр семьялыгына кергән дару үсемлеге. Ул болыннарда, кырларда, бакчаларда, чүпле урыннарда үсә. Дару ромашкасының уртадагы чәчәге көпшәсыман сары төстә, ә кырыйдагы ялган телсыман чәчәкләре аерчалы, ак төстә.

Врач:  Дару ромашкасының чәчәге – дару һәм косметик чимал. Ул эфир майларына бай, ялкынсынуларга каршы тору үзлегенә ия. Чәчәгенең кайнатмасын салкын тиюдән, ютәлдән кулланалар,  тәндәге җәрәхәтләрне юдыралар. Төнгегә ромашканың кипкән чәчәкләрен кайнаган суда пешереп 15 мин. төнәтеп шикәр яисә бал белән эчсәң, тынычлап йоклыйсың.

Фармацевт:

Табигатьтә дару ромашкасының чәчәген май, июнь, июль, август айларында җыялар.

Ромашка чәчәкләрен җыеп

Чәчегезне юыгыз.

“Хеден Шолдерс” шампунен

Читкә алып куегыз.

Чәчәкләре төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый.

“Смекта”, “Ренни” урынына

Аның төнәтмәсе дә ярый.

2нче юннат: (Презентация күрсәтелә). Зур бака яфрагы. Бу үсемлекне туристларның һәм сәяхәтчеләрнең чын дусты дип атарга була. Ул оешма чәчәклеләр семьялыгына керә. Бу үсемлекне кыр һәм болын кырыйларындагы юл буйларында күрергә була. Зур бака яфрагы күпьеллык яфрак таралгысы ясап үсә. Яфракларының киңлеге 10см, озынлыгы 20см. Чәчәк төркеме –  башак. Бака яфрагының орлыклары вак һәм алар җилемле, шуңа күрә кешенең аяк киеме асларына, хайван аякларына ябышып “сәяхәт” итә башлыйлар. Мәсәлән Колумб диңгезчеләренең итек асларына ябышып, бака яфрагының орлыклары Америкага эләгәләр. Индеецлар яңа үсемлекне күреп, аны “ак кеше эзе” дип атыйлар.

Врач: Бу үсемлекне бер дә җәлләмичә таптап узалар, аның дәвалау үзлекләре турында шикләнмиләр дә. Әгәр дә сез урманда, яки походта тәнегезнең берәр җирен җәрәхәтләсәгез, авырткан  урынга зур бака яфрагының яфрагын куегыз. Шулай ук аны тәнегез тырналган, пешкән, бөҗәк тешләгән урынга, эренле шеш урынына куя аласыз. Аның яфрагыннан яңа гына әзерләнгән сок яраны тиз дәвалый. Яфрагыннан  әзерләнгән төнәтмә какырыкны чыгару һәм эчәк авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

Фармацевт: Зур бака яфрагын  июнь, июль, август айларында җыялар.

Урманчының юлдашы ул

Бәлага син юлыксаң,

Ярдәм кулын суза ул,

Киселсәң, я егылсаң.

Чәчегезне юыгыз.

“Бальзам Битнер»дан калышмый

Тырыша дәваларга.

Чәйгә салып эчерегез

Авырган балаларга.

3нче юннат: Дару тузганагы – оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Дару тузганагы күпьеллык  яфрак таралгысы ясап үсә, 10-20см озынлыкта. Үсемлек бик матур, аның яфраклары борынгы рус көймәләрен хәтерләтәләр. Үсемлекнең бөтен органнары сөтчел сыекчалы. Чәчәкләре алтынсу сары төстә, телсыман, чәчәк төркеме – кәрзин. Кәрзиндә 200 ләп очкалаклы орлык өлгерә, орлыклары шул очкалак ярдәмендә җил белән таралалар.

Врач: Халык медицинасында аны “яшәү элексиры” дип атыйлар. Ул ашкайнута яхшы тәэсир итә, сары авыруыннан,  хәтта йокысызлыктан булыша. Дару тузганагы тән температурасын төшерү үзлегенә ия. Сөтләч сыекчасы сөял, каты төерләрне дәвалый. Яфраклары витаминнарга бай, азканлылык һәм тире авыруларына каршы  кулланалар.

Фармацевт:  Тузганак тамырын апрель, август, сентябрь, октябрь айларында җыялар.

Ярата ул таң нурын,

Дару аның тамыры.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң киптереп,

Тәме исең китәрлек.

“Брук Бонд” чәеннән бер дә

Калышмый ул, белегез.

Принцесса Гита белән

Ярышырга әзер ул.

4нче юннат: Меңьяфрак үсемлеге, аны башка төрле ак мәтрүшкә дип атыйлар. Ул болын, кырларда, ерганакларда, куаклыклар арасында үсә. Аның яфраклары бик вак өлешләргә бүленгәнгә күрә меңьяфрак дип атыйлар.  Урта гасырда бүлгәләнгән яфракларны “Венера керфеге” дип атаганнар. Аның бер үсемлектәге чәчәгендә 20 меңгә якын вак чәчәк булырга мөмкин. Чәчәк төркеме калкан дип атала.  Меңьяфракны дару үсемлеге буларак кына түгел, ә авыл хуҗалыгы культураларын зарарлы кортларлардан саклау өчен аның  төнәтмәсен кулланалар.

Врач: Меңьяфракны Русьта XV гасырда ук яраларны төзәтү һәм кан китүне туктату өчен кулланганнар. Борынгы рус язмаларында Дмитрий Донской меңьяфрак согы белән улының борыныннан кан китүен дәвалаганнар. Аның чәчәк һәм яфракларында  эфир майлары бар, алар микробларны юк итәләр. Меңьяфракның тамырдан кала, барлык органнарын да дару итеп кулланалар.

Фармацевт: Меңьяфрак үләнен  июнь, июль, август айларында җыялар.

Меңьяфракның алларын

Бардыр әле күргәнең,

Ә бу була ап – агы.

Шәп доктор, дип кешеләр

Мактый аны барысы.

Укытучы: Без сезнең белән, укучылар, кайбер дару үсемлекләре белән таныштык, аларны нинди авырулардан кулланып булганын белдек. Дару үләннәрен тану гына аз әле ул, аларны кайсы урыннардан җыярга икәнлеген дә белергә кирәк. Табигатьтә барлык нәрсә дә үзара бәйләнештә, һәр үсемлек төре аерым шартларда яши. Менә ул шартларны бозарга ярамый, барлык нәрсәне уйлап эш итәргә кирәк. Дару үләннәрен җыйганда, үсемлекне бөтенләй өзәргә ярамый, бары тик аның дару итеп кулланыла  торган өлешен генә җыярга кирәк.

Фармацевт: Татарстанда үсә торган 1500 төр кыргый үсемлекнең 360 төре файдалы, Татарстанда 42 төрле үсемлекне дару ясау өчен җыялар. Даруларның 54% диярлек үсемлекләрдән тора.

(Укучыларга карточкалар таратыла. Үсемлекләрнең кайсы өлешләрен кайчан җыярга кирәклеге турында язылган, аны укучылар дәфтәргә күчереп язалар).

1-яфрак һәм сабакларны чәчәк аткан вакытта күбрәк дару матдәләре туплыйлар;

2-чәчәкләрне чәчәк аткан вакытта;

3-җимешләрне тулы өлгерү вакытында;

4-тамыр һәм тамырчаларны көз ахырында.

Укытучы: Ә хәзер табигать турында викторина үткәреп алабыз “Бу үсемлекләрне син беләсеңме?”  Укучылар өч төркемгә бүленәләр. (“Юннат”, “Врач”, “Фармацевт”) Экранда дару үсемлекләре күрсәтелә, укучылар аларның исемнәрен язарга, класс семьялыкларын билгеләргә тиешләр. Шулай ук, кайсылары безнең мәктәп бакчасында очраганнарын әйтергә тиешләр. Соңыннан табигать буенча биремнәр тикшерелә, билгеләр куела.

Укытучы дәрескә йомгак ясый. Дару үләннәрен кулланыгыз, аларны кирәкмәгәнгә өзмәгез. Табигать – иң яхшы хәзинә икәнлеген онытмагыз!

(Тәнәфестә укучыларны үләннәрдән әзерләнгән чәй эчерү оештырыла)

Кулланылган әдәбият:

1.Козлова Т.А. Растения луга / Т.А.Козлова, В.И.Сивоглазов. – М.: Дрофа, 2004.-64.:ил.

2.Семенова А. Аптека на грядке и на подоконнике. – СПб.: Издательство “Крылов”, 2009. – 160с.

3.Иванова Р.Г. Словарь – справочник по флоре Татарии. – Казань; Татарское книжное издательство, 1988. – 304с.

Күчереп алырга: ТЕМА ТАБИГАТЬ – ИҢ ЯХШЫ ДАРУХАНӘ.

Шәрехләү