fbpx
06.04.2012

Күркәм холык.


بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِأَحَبِّكُمْ إِلَيَّ، وَ أَقْرَبِكُمْ مِنِّي مَجْلِساً يَوْمَ القِيَامَةِ؟

فأَعادَهَا ثَلاثاً أَوْ مَرَّتَيْنِ، قَالُوا: نَعَمْ يَا رَسُولَ اللهِ، قَالَ: أَحْسَنُكُمْ خُلُقاً

 Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләрдән: «Сезгә кайсыгызны башкалардан артыграк яратуымны һәм кайсыгызның Кыямәт көнендә миңа башкалардан якынрак булачагын хәбәр итимме?» – дип  сораган. Соравын ике-өч мәртәбә кабатлагач, алар: «Әйе, Аллаһының Илчесе», – дигәннәр. Шунда ул: «Сезнең иң әхлаклыларыгыз», – дигән».

Күңеле Ислам нуры белән яктырган мөселман, җәмгыять әгъзасы буларак, башкаларның ышанычын яулау өчен бөтен көчен куя. Чөнки кешеләр үзләре яраткан һәм хөрмәт иткән кешегә генә ышаналар, аның сүзләренә колак салалар.

Әйе, мөэмин кеше үзенә карата башкаларда мәхәббәт уятырга тиеш. Әгәр шулай булмаса, ул үзенең Исламга чакыру вазифасын үти алмас иде.

إِنَّ الْمُؤْمِنَ لَيُدْرِكُ بِحُسْنِ الْخُلُقِ دَرَجَةَ الْقَائِمِ الصَّائِمِ .

«Гүзәл холыклы мөэмин, үзенең гүзәл холкы белән төннәрен гыйбадәттә үткәреп, көндезләрен нәфел ураза тотучыларның дәрәжәсенә күтәрелә».

Күркәм холыкның төрләре бик күп:

1.Тугрылык. Тугрылыклы булу фазыйләткә ирештерә.

2. Хатаны тану. Үз хаталарыңны танымыйча, карышып тору  мәгънәсезлек.

3. Сүзне батыр итеп сөйләү. «Кешеләр яратмас», «теге кешенең күңеленә хуш килмәс», «дөресен әйтсәм, күңеленә авыр килер» кебек сәбәпләр белән күпләр дөрес сөйләүдән тартыналар. Бу нәрсә шәригать каршында – ап-ачык хыянәттер.

4. Вазифаны белү. Һәрбер кеше үзенең дини һәм дөньяви вазифаларын үзе яхшы белергә тиеш.

5. Хакыйкатьне күрү. Эшләрнең исеменә карап түгел, ә җисеменә карап бәя бирелергә тиеш.

6. Эшне вакытында башкару. Бүгенге эшне иртәгә калдырмау – дөнья көтүнең мөһим бер шарты. Бер эшнең үз вакытында башкарылмауы аның бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булырга мөмкин.

7. Үз сүзеңдә нык тору. Һәртөрле киртәләр булуга карамастан, үзеңнең дөрес дип белгән фикереңдә нык тору.

8. Үзеңә ышану. Һәрнәрсәне, башкалардан көтмичә, үзең булдыру.

9. Гыйффәтле булу. Кешеләрне фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә – гыйффәтле булу, хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә  гыйффәтсезлектер.

10. Аек акыл белән фикер йөртү. Бу сыйфат кешеләрнең акыллары камил булуга бер дәлил.

Әйе, хак мөселман яхшы холыклы, тыйнак һәм йомшак сүзле була. Ул Исламның үгет-нәсыйхәтләре җитәкчелегендә һәм Пәйгамбәребездән үрнәк алып, изге гамәлләр кыла.

إِنَّ مِنْ أَحَبِّكُمْ إِلَيَّ وَ أَقْرَبِكُمْ مِنِّي مَجْلِسًا يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَحْسَنُكُمْ أَخْلاَقًا، وَ إِنَّ أَبْعَضَكُمْ إِلَيَّ وَ أَبْعَدَكُمْ مِنِّي يَوْمَ الْقِيَامَةِ الثَّرْثَارُونَ وَ الْمُتَشَدِّقُونَ وَ الْمُتَفَيْهِقُونَ. قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، قَدْ عَلِمْنَا الثَّرْثَارُونَ وَ الْمُتَشَدِّقُونَ، فَمَا الْمُتَفَيْهِقُونَ؟ قَالَ: الْمُتَكَبِّرُونَ .

«Сезнең арагыздан миңа иң сөеклеләрегез һәм Кыямәт көнендә миңа иң якын булучыларыгыз – күркәм холыкка ия булучыларыгыз. Ә инде арагызда иң нәфрәтле һәм Кыямәт көнендә миннән ерак булучыларыгыз – буш сүз сөйләүчеләрегез һәм акыл сатучыларыгыз». Кешеләр сораганнар: «Әй, Аллаһ Илчесе! Безгә «буш сүз сөйләүче»нең кем икәнлеге мәгълүм, ә менә «акыл сатучы»ның кем икәнен белмибез». Ул: «Алар – тәкәбберләр», – дип җавап бирә.

Мөселман – изге Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәрнең саф Сөннәте белән сугарылган шәхес. Шуңа күрә аны хәзерге җәмгыятьтәге кешеләрнең үзләре уйлап чыгарган законнары формалаштырган шәхес белән чагыштырып та булмый.

Мөселман шәхесенең социаль аспектын барлыкка китерүче үзәк булып, аның тайпылышсыз рәвештә Аллаһы Тәгаләнең дини кануннарын үтәве тора. Бу, әлбәттә, аның җәмгыятьтәге тәртибенә һәм кешеләр белән үзара мөнәсәбәтенә дә кагыла.

Мөселман җәмгыятьтәге әдәп-әхлак тәртибе башлангычын нәкъ менә Исламның шушы дин гыйлеменең иң әһәмиятле нигезеннән ала да инде. Алар мөселманның бизәге булып хезмәт итә, һәм башка мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтен какшамас нигезле итеп төзи.

أَفْضَلُ الْمُؤْمِنِينَ أَحْسَنُهُمْ خُلْقًَا .

            «Мөэминнәрнең иң яхшысы – холкы күркәм булганы».

Рәсүлебез галәйһиссәләм күркәм холыкка шулкадәр зур бәя биргән, шулкадәр сөйгән, аның сүзләренә караганда Ислам дине иман китерү соңында күркәм холыктан гыйбарәт булып кала.

اَللَّهُمَّ كَمَا حَسَّنْتَ خَلْقِِي فَحَسِّنْ خُلُقِي .

            «Ий, Раббым! Төзелешемне ничек күркәм итеп яраткан булсаң, холкымны да шулай күркәм кыл».

مَا مِنْ شَيْءٍ يُوضَعُ فِي الْمِيزَانِ أَثْقَلَ مِنْ حُسْنِ الْخُلْقِ وَ أَنَّ

صَاحِبَ حُسْنِ الْخُلْقِ لَيَبْلُغُ بِهِ دَرَجَةَ صَاحِبِ الصَّوْمِ وَ الصَّلاَةِ .

            «Кыямәт көнендәге үлчәүдә күркәм холык кебек авыр килгән изгелек булмас. Күркәм холык иясе, шул холкы белән ураза тотучылар һәм намаз укучылар дәрәҗәсенә ирешер».

إِذَا أَبْرَدْتُمْ لِى بَريِدًا فَابْعَثُوهُ حَسَنَ الْوَجْهِ وَحَسَنَ الاسْمِ .

«Әгәр миңа илче җибәрсәгез, күркәм йөзлесен һәм гүзәл исемлесен җибәрегез».

Ягъни, йөзе ачык һәм халык арасында исеменә тап төшмәгәне булсын.

islam-kiner.com сайтыннан алынды.

Tags:

Бер шәрехләү “Күркәм холык.”

  1. Таһир Says:

    Амин, һәркайсыбызга шундый холыкка ия булырга тырышырга Аллаһ насыйп итсен!!!

Шәрехләү