Тагын бер ун көннән мартка керәбез. Табигатьнең генә түгел, күңелләрнең дә кышкы уянып, җилкенеп куя торган вакыты. Шагыйрь әйтмешли, язда бүтәнчә ашкыну, язда бүтәнчә йөрәк.Мартта җылы көннәр генә түгел, 20-30 градус салкыннар белән бураннар да булырга мөмкин. Монысы кышның китәргә теләмичә бер дулап алуы гына. Ахыр чиктә барыбер яз да, аннан соң инде җәй дә килми калмас. Республикабыз синоптиклары алдагы ике көндә – ягъни февральнең соңгы һәм мартның беренче көнендә һава температурасы көндез дә, төнлә дә минус 2 градус белән плюс 1 тирәсендә тирбәләчәк дип фаразлыйлар… Яз җитүен каян белеп була? ”Казларның күкәй сала башлавыннан”, – дияр авыл кешесе. Кемдер кояшның көннән-көн турырак каравын әйтер. Шулай да, яз җитүен иң әүвәле кызларның бу көннәрдә тагын да чибәрләнебрәк китүеннән, серлерәк каравыннан да белеп була. Иң матур бәйрәмнәрнең берсе – әниләр, кызлар, әбиләр бәйрәменең дә нәкъ менә март башында булуы тикмәгә түгелдер!
17.02.2012
Яңа ресурслар
Эзләү
Яңалыкларга языл
Рубрикалар
Иң актуаль 5 язма
Иң яхшы дәрес планнары
Хата таптыгызмы?
Фикерләр
- Фәрит Вафин к записи Неологизмнар. Технологик карта.
- Фәрит Вафин к записи Яңа ел тамашасы- “Юлбарыс елын каршылап”
- гульсия к записи Яңа ел тамашасы- “Юлбарыс елын каршылап”
- Тюмисова Расиля к записи Неологизмнар. Технологик карта.
- Эльмира к записи Авторлар
- Фәрит Вафин к записи Баш бит
- Фәрит Вафин к записи Баш бит
archive
(c) Copyright Мөгаллим язмалары 2012-2019 & , All Rights Reserved.Керү. mugallimplan.ru сайты. Авторлык хокуклары саклана.Сайттагы материалларны кулланган очракта,сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.Сайт регистрирован в каталоге сетевого педагогического СМИ “Высшей школы делового администрирования” Дата регистрации:9.09.2017г.Рег.номер:1807178.










