fbpx
20.01.2021

Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы. Осталык дәресе


Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең  югары категорияле туган  тел һәм   әдәбияты укытучысы  Шайхулова  Гөлназ  Фаяз  кызы. Тема: Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы. (Осталык дәресе эшкәртмәсе) Осталык дәресе эшкәртмәсендә мин укучыларыма, бик артык катлауландырмыйча гына, әдипнең иҗат дөньясындагы образлар байлыгын күрсәтүне максатым итеп куйдым.   

Әдәбиятның үсүе, баюы беренче чиратта аның иҗатчылары,  язучыларга бәйле. Язучының халык тормышы белән бәйләнеше, заман һәм укучылар таләбен тоюы, таланты, культура дәрәҗәсе, эрудициясе – болар барысы да әдәбиятның хәрәкәт итү тизлеген, аның эстетик сыйфатларын билгелиләр.

Ә Муса Җәлилнең уй-хисләр дөньясын, сурәтләр палитрасын баету юллары гадәттәтә тыш күп. Шагыйрьне  кыйммәтле асылташларның яткан урынына юлны табып, аларны тиешенчә эшкәрткән геологка тиңләп була.

 Тема: Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы.

Максат: Муса Җәлилнең иҗаты турында белгәннәрен уен технологияләре, заманча алымнар кулланып кабатлау; шагыйрьнең үз иҗатында кулланган образларны ачыклау; герой – шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту.

Җиһазлау: М. Җәлил портреты, китаплары күргәзмәсе, темага кагылышлы карточкалар, слайдлар.

Дәрес тибы: кабатлау

Көтелгән нәтиҗәләр: Ш: Муса Җәлил иҗатының бай һәм күпкырлы булуын аңлау;  әдипнең баштанаяк – хисләре, фикерләре, теле, бизәкләре белән халыкның үз улы булуын төшенү. М: шигырьләрнең исемнәрен дөрес итеп таба белү.  П: шагыйрь иҗатындагы образларны дөрес итеп аерып чыгарып,  билгели алу.

                                                  Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Дәрескә карата уңай психологик халәт тудыру.

  • Укучылар, мин дәресемнең темасын ачык калдырам. Без аны сезнең

белән бергәләп ачыкларбыз.

Актуальләштерү.

Мин сезгә хәзер “Исемен тап” уены тәкъдим итәм. Һәркайсыгызга  карточкалар бирелә, сез урыннарыгыздан торып, парларыгызны табарга тиеш буласыз. Кайбер карточкаларда шигырьләрдән өзекләр китерелгән, ә икенчеләрендә әлеге шигырьләрнең исемнәре. Биремне үтәү өчен 30 секунд вакыт бирелә.

Контроль: эшнең дөреслеген тикшерү.

Бу юллар кайсы шигырьдән?

Карточка №1. Иртәнге таң нурыннан

                         Уянды ромашкалар.

                         Елмаеп, хәл сорашып,

                         Күзгә-күз караштылар. (“Кызыл ромашка”)

Карточка №2. Кешеләр сугыша, кан коя,

                         Киселә меңнәрчә гомерләр.

                        Төн буе улашып якында

                        Иснәнеп йөриләр бүреләр.   (“Бүреләр”)

Карточка №3. Алар… Алар җыйнап аналарны,

                         Балаларны кырга кудылар.

                         Казыттылар чокыр, ә үзләре

                        Читтән, көлеп, карап тордылар… (“Вәхшәт”)

Карточка №4. Сездә минем бөтен тойгыларым,

                         Сездә минем керсез яшьләрем.

                         Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,

                        Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.    (“Җырларым”)

Карточка №5. Шаян кызым син минем,

                        Таң йолдызым син минем,

                        Йөрәгемдә кабынган

                        Шатлык җырым син минем.   (“Кызыма”)

Карточка №6. Мең ел элек кемдер монда

                         Җир казыган, тир тамызган

                         Һәм беренче кат имәннең

                         Яшәү иртәсен кабызган.   (“Имән”)

– Укучылар, бу шигырьләрне нәрсә берләштерә?

– Аның авторы.

– Димәк, бүгенгә дәрестә без кемнең иҗаты турында сөйләшербез?

– Муса Җәлил иҗаты турында.

  1. Төп өлеш

– Алдагы уеныбыз герой-шагыйребезнең үз иҗатында кулланган образларны ачыклау.

Алдыгызда  Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар ята. Сезнең бурыч Җәлил кулланган образларны атап, аларны “Халык йөрәгенә юллар эзләп…” тәлгәшенә урнаштыра бару.

Карточка №1. Кызганып егетне, елыйлар

                        Миләүшә һәм лалә чәчәге;

                        Тәгәри үләнгә чык түгел,

                        Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.  (“Бүреләр”)

  • Әдипнең әлеге шигырендә яралының авыр язмышын нинди образ уртаклаша?
  • Табигать образлары.
  • Әйе, әйдәгез без аны үзебезнең тәлгәшкә урнаштырыйк.

Карточка №2.

 Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,

Бишек җыры җырлап тибрәткән…

Дөньясына нәфрәт, каргыш булып

Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

  • Гомеренең соңгы көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә Муса кемне исенә төшерә?
  • Әнисен.
  • Шагыйрь хәлен күз алдына китереп карагыз. Кулларын дуслары түгел – богаулар кыскан. Яткан урыны үз каны белән юылган, төрмә камерасы салкын кабергә әверелгән… Әмма шундый шартларда да Җәлил үз җанын саклап калу турында түгел – туган туфрагына кайтып, әнисе каберенә йөзен куеп үлү турында хыяллана…

Бу образны ничек исемләрбез?

  • Ана образы.
  • Җәлил үз әнисе турында язса да, күпләр бу образда үз аналарына хас сыйфатларны күрәләр. Шулай итеп, ана образы зур гомумиләштерүгә ия була. Алай гына да түгел әле, ул Җәлил иҗатында бүтән образларга да барып тоташа. Бу образны без алдагы өзектән чыгып ачыкларбыз.

Карточка №3.

Мин оныттым күптән үксезлекне,

Югалтсам да туган әнине,

Бар нәрсәдән якын һәм сөекле

Туган илем – минем әнием.   (1938 ел)

– Соңгы строфага игътибар итегез әле. Үз әнисе дип тагын нинди образны атый ул?

  • Ватан – ана, Туган ил образларын.

Карточка №4.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага,

Әйтегезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага,

Кайда йөри минем улларым?-    (“Ана бәйрәме” балладасы)

  • Биредә ана улларын ничек атый? Ул сугыш кырын ничек итеп күз алдына китерә?
  • Ана улларын “очар кошлар” дип, сугыш кырын “Иркен дала” дип атый.
  • Балладаны искә төшереп әйтегез әле, анага уллары турында хәбәрне нәрсәләр җиткерә?
  • Анага уллары турында башта күгәрчен, аннары җил хәбәр итә.
  • Бу детальләр безнең нинди әдәби жанрда кулланылалар?
  • Бу деталльләр әкият жанрына туры киләләр.
  • Димәк, шагыйрь үз иҗатында тагын нинди образларны кулланган?
  • Халык авыз иҗатын, әкият образларын кулланган.
  • Монсын да тәлгәшебезгә урнаштырыйк. Менә безнең “Халык йөрәгенә юллар эзләп…” тәлгәше тулып та бетте. Хәзер укучылар, тәлгәшкә карап, дәреснең темасын да ачыклыйк инде.
  • Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы.
  • Күргәнегезчә, Җәлил баштанаяк – хисләре, фикерләре, теле, бизәкләре белән халыкның үз улы. Шагыйрь үз йөрәген факел итеп яктыртты. Аның үлемсез әсәрләре хәзер дә кешеләрнең йөрәген җылыта, барыр юлларын яктырта.
  1. – Өй эше бирү.

Укучылар, игътибар иткәнсездер безнең “Халык йөрәгенә юллар эзләп…” тәлгәшендәге 2 чәчәк исемсез калды. Бу чәчәкләр астына нинди образ атамаларын язып булыр икән? Әйдәгез әле, сез кабат Муса Җәлил иҗатына кайтып, бу образларны ачыклап килегез.

Рефлексия.

– Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

– Үзегезнең һәм иптәшләрегезнең дәрестәге эшчәнлегенә нинди бәя бирерсез?

Файлны күчереп алырга: Муса Җәлил мастер-класс

Шәрехләү