fbpx
26.09.2019

8 Мартка багышланган  “Гүзәлләрнең гүзәле”  бәйге-уены.


8 Март
8 Мартка багышланган  “Гүзәлләрнең гүзәле”  бәйге-уены. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең биология укытучысы    Файзрахманова Ленара  Ильбик кызы һәм  дефектолог- психолог  Таюпова Флюра Җәлил кызы.

 Алып баручы: 8 Март белән, хөрмәтле тамашачылар!

Кышның инде күз яшьләре тама,

Беткән  димәк горурлыгы сүнеп.

Урамда яз әнә күкрәк кага,

Түбәләргә боз сөңгеләре элеп.

Бар тарафта кояш түккән балкыш,

Рәхимлеккә язын ул юмарт .

Түбәләргә  элгән  бәллүрләрдә

Күз яуларын  алып  җемелди  Март!

Хөрмәтле  хатын-кыз укытучылар, тәрбиячеләр, апалар, кызлар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбриклибез. Сезгә, яз ничек ашкынулы-дәртле  –   шундый ук дәртле мәхәббәт, яз сулары ничек ярларына сыеша алмыйча ташый   – шундый ташып торган үлчәмсез бәхет, язгы кояш  үзенең җылысы белән барлык табигатьне уятырлык көчле   – шул җылылыкны саклаучы ир-егетләрегез һәрвакыт  янәшә булып, тигез канатта, гомерләрегез озын- озак , сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен дип теләп калабыз.

8 март көннәрен тагын да матурлап, нур өстәп, безнең интернат-мәктәбебезнең иң булган, иң тырыш, иң чибәр кызлары катнашуында

“Гүзәлләрнең гүзәле” бәйгесен карарга рәхим итегез.

Бәйгебезне башлыйбыз.

  1. Һәрбер бәйге танышудан башлана. Без дә “Таныш булыйк!” ягъни

“Визит карточкасы”   бәйгесен башлыйбыз.

Һәрбер уйнаучы кыз үзе белән таныштырырга тиеш.

  1. Серле сандык “ конкурсы.

Менә таныштык та , ә хәзер менә шушы  серле сандыкта  нәрсә икәнен белү  өчен , безгә текстны укырга кирәк.  Сез игътибар белән тыңлап, җавабын кул күтәреп әйтергә кирәк.

“ Хәзерге безнең кызларыбыз шикелле , бу предметка элек-электән  кызлар карарга яратканнар. Иң беренче бу предметны Борынгы Венециядә ясаганнар.  Аңарчы җыелып торган  сулар  бу предметны алыштырган.  Хәзерге заманда бу предмет һәрбер өйдә  дә бар.”

Аңа карап үзеңнең төс-кыяфәтеңне күрәсен.

3.Көзгегә карап , без үзебезнең төс-кыяфәтебезне күрдек, уңган кызлар төз гәүдәле, зифа буйлы да  булырга тиеш. Матур итеп йөри дә белергә кирәк. Чираттага конкурсыбыз “Зифа буй” дип атала. Кызлар баш өстенә китап куеп әйләнергә тиеш.

4 Уңган кызлар һәр яктан да уңган-булган булырга тиеш. Чираттагы конкурсыбыз “Остабикә” дип атала.

1) Ак фасольбелән кызыл фасольне  араларга.

*  5а класс  укучылары бәйрәм белән тәбрикләп  җыр башкара. 

2) Кем күбрәк “Татар халык ашларын белә икән.”  Чираттан беренче кыз башлый икенчесе дәвам итә.

3) Борщ пешерү өчен нинди яшелчәләрне кулланалар.   Яшелчә рәсемнәре төшкән кирәкле карточкаларны сайлап алырга кирәк.

4) Ашарга  пешергәч,  савыт-сабаны юа да  белергә кирәк. Пластик тәлинкәләрне бетергеч  белән ышкып юарга кирәк. Кемнеке чистарак һәм тизрәк булыр икән?( Алдан тәлинкәләрне карандаш белән сызгалап әзерләргә кирәк)

* Тамашачылар белән уен. (Лента чорнау)

  1. Савыт-сабаларны да юдык, уңган-булган кызлар “Модельер” һөнәрен дә белергә тиеш. Матур итеп кәгазь курчакларга киемнәр ясап, аларны киендерергә кирәк.

* Бию

  1. Уңган кызлар бик акыллы һәм зирәк тә булырга тиеш. Безнең кызларга

Зирәкбикәдән сораулар”  килгән. Сорауларга  дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

  • Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?(Ике)
  • Хәзер нинди ай?
  • Җәй айларын санап кит.
  • Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше.(Яфрак)
  • Яңа ел агачы.(Чыршы)
  • Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә.(Шалкан)
  • Хат юлда югалмасын өчен конвертның тышына нәрсә язалар ?(Адрес)
  • Эш сәгатенең күпчелек өлешен күктә үткәрүче һөнәр иясе.(Очучы)
  • Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер.(Күзлек)
  • Тиз бозыла торган әйберләр саклана торган урын.(Суыткыч)
  • Нинди фигураның башы да , ахыры да юк?(Түгәрәк)
  • Ни өчен песинең тәпиләре йомшак?(Тычкан сизмәсен өчен)
  • Кемнең дә булса өенә кергәнче нәрсә эшләргә кирәк?(Ишек шакырга)
  • Чын дус кайчан беленә?(Бәлагә тарыганда)
  • Баланың иң беренче мәгънәле сүзе (әннә ,мәммәм)
  1. Аны әниләр ясый.Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа иътибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (мендәр)
  2. Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета-журналларда да басылып чыга. Озыны, кыскасы була.Эшмәкәрләр өчен файдалы. (реклама)
  3. Аны һәркем ярата.Ул бер дә искерми.Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата. (җыр)
  4. Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (әни)
  5. Бала үстерүче ата-ана педагогика белән таныш булырга тиеш. Чөнки тәрбия иң беренче гаиләдән башлана. Бер гаиләдә,көн саен бакчадан кайткач, “Бүген ничек булдың?” дип сорыйлар икән. “Әйбәт”-ди бала. Ә дөрес итеп, сез ничек сорар идегез?
  1. Бик белемле дә икән безнең кызларыбыз. Ә хәзер аларның җитезлекләрен дә сынап карыйк әле. “Мәктәп букчасында” ниләр булырга тиеш, шул предметларны гына аралап букчага (сумкага ) тутырырга кирәк.

8 Элек безнең әбиләребез көн дәвамында эшли торган  эшне онытмас өчен төен бәйләгәннәр. Без дә  хәзер “Төен бәйләү”  конкурсын үткәрәбез.

*Шигырь

  1. Бер бәйрәм дә җыр –биюләрсез узмый ул. Чираттагы конкурсыбыз  “Биючеләр  конкурсы”.
  1. Һәрбер кыз матурлыкны ярата. Бу конкурсыбызда кайсы кыз матуррак итеп “Гөл-чәчәкләр бакчасын” ясар икән. 2 минут эчендә фломастер белән чәчәкләр ясарга кирәк.

* 8мартка багышлап Тамашачылар белән уен. ( күркәм сүзләр белән чәчәк ясау)

  1. Бу дөньяда яшәгәндә эч-серләреңне сөйләп, үзара киңәшләшү өчен чын дус кирәк һәркемгә. Бу конкурсыбыз “Минем дустым”  дип атала.  Дустың булырлыр итеп шарга  күзләр, бит ясап, косынка бәйләргә кирәк.

* Назипов Булат башкаруында җыр. 

Бәйгебез тәмам. Хәзер сүз жюрига бирелә.

Хөрмәтле  хатын-кыз укытучылар, тәрбиячеләр, апалар, кызлар! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, шомырт чәчәкләредәй ап-ак бәхетләр, эшегездә, укуыгызда уңышлар теләп сезнең белән саубуллашабыз.

2 комментария “8 Мартка багышланган  “Гүзәлләрнең гүзәле”  бәйге-уены.”

  1. ризиля Says:

    бик матур сценарий

  2. ризиля Says:

    матур

Шәрехләү