fbpx
20.04.2022

Муса Җәлил – патриот шагыйрь. Әдәби кичә.


м.җәлил
ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе тәрбиячесе Шакирова Гөлүзә Зиннур кызы. Тема: Муса Җәлил – патриот шагыйрь.

Максат. Балаларны М.Җәлил тормышы ,иҗаты белән таныштырырга. Патриотик тәрбия бирергә. Иҗат активлыгы тәрбияләргә.

Материал. М.Җәлил тормышы һәм иҗаты турында белешмә материаллар. М.Җәлилнең “ Кечкенә дусларга “ китабы, фотоальбом, интернет материаллары.

I.Әңгәмә хәзерлек.

Сорауларга җавап бирү.

-Кем булган ул М.Җәлил?

-Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?

  1. Төп өлеш.

1.Муса Җәлил 1906нчы елның 15нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авлында туа.Әтисе-Мостафа,әнисе Рәхимә исемле.Бу гаиләдә 11 бала үсә.Әбиләре –Гыйльми апа Мусаны бик ярата.Муса кечкенәдән үк яраткан әбисенең әкиятләрен тыңлап үсә.

Авыл баласы –ул табигать баласы. Мусаның балачагы да аның яраткан камышлы, төнбоеклы Нит елгасы буенда су коенып,башка балалар кебек үк җиләк җып үтә,ул бигрәк тә кармак белән балык тотарга ярата .Бервакыт хәтта шундый хәл була: аның ирененә үзенең кармагы кадала, Мусаның ирененнән кармакны көчкә тартып алалар.

Ә кыш көннәрендә чана-чаңгы шуа.Аны карның матур җемелдәве,чаңгы артыннан сузылып калган чаңгы эзләре сокландыра.Бераз ул бу хакта түбәндәге юлларны иҗат итә.

Шикәр кебек карда сызылып кала

Чана табанының эзләре…(“Чаңгы шуганда”)

Миңа бу кар язылмаган

кәгазь төсле.

Чаңгы эзе-

Аңар язу

Язган төсле.(“Чаңгы эзе”)

2.Муса кечкенә чагында ук төрле такмаклар,җырлар чыгарырга ярата.Шигырьләрне дә бик иртә яза башлый ул.Беренче шигыре “Бәхет” дип атала.

“ Редакциядә”.Инсценировка күрсәтелә.

Оренбург шәһәрендә “ Кызыл йолдыз” газетасы редакциясе. Өстәлләр куелган.Бер өстәлгә газеталар,китаплар, әикенчесе артында Шәриф Камал телефоннан сөйләшеп утыра.

Шәриф Камал. …Әйе,дөрес әйтәсез.Ләкин эшне үз вакытында үтәргә кирәк.

Трубканы куя.Яза башлый.Ишек шакып ,бүлмәгә ике малай –Муса белән Һидият керә.Шәриф Камал аларны күрми.Муса тамак кыра.

Шәриф Камал(башын күтәреп карый.)Сез кем янына килдегез,балалар? Нинди хәбәр китердегез?

Һидият.Безгә мөхәррир абый кирәк.

Шәриф Камал.Мөхәррир абыегыз мин булам.Я,нинди хәбәр алып килдегез?

Һидият. Без хәбәр алып килмәдек.

Шәриф Камал.Ә нәрсә алып килдегез? (Малайлар эндәшми.)

Бирегә,гадәттә мәкалә белән киләләр.Күрәм: сездә дә берәр хәбәр яки мәкалә бар,күрәсең.

Муса.(Һидияткә) Син әйт!

Һидият.Син әйт,син язгансың бит.

Муса.Без шигырьләр алып килдек,абый.

Шәриф Камал. Кайда ул? Кәгазьгә яздыгызмы?

Муса күлмәк изүеннән дүрткә бөкләнгән шигырь алып бирә.Шәриф Камал ,әллә ни кызыксынмагандай итеп, тиз-тиз караштыра.Аннары күзлек өстеннән игътибар белән малайга карап ала да өр –яңадан кабат укый башлый.

Шәриф Камал.(укып бетергәч) Кем язды моны?

Һидият .(Мусаны алга этә.)Менә бу язды.

Шәриф Камал.Яле,үзең укып кара!

Муса.(укый башлый.) “Бәхет”шигыре.

Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,

Кулымны уртага –дошманга салсам.

Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман алга барсам,

Менә шунда берәр пуля очса-килсә.

Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,

Үлем кулы белән басса-егылсам,

Җаным күккә –гарешкә очса-китсә,

Менә шунда бәхетле мин,бәхет-шул,

Минем өчен зур олуг дан,зур бәхет ул.

Шәриф Камал.(Мусаның аркасыннан сөя.) Молодец .Исемең ничек синең ,егет?

Муса.Муса Җәлилов.

Шәриф Камал. Шигырең әйбәт, кечкенә Җәлил.Әгәр тырышып укысаң. Яңа тормыш өчен көрәшсәң,киләчәктә син зур Җәлил дә булырсың.Ә бу шигыреңне газетада бастырып чыгарырбыз.

Муса.Рәхмәт,абый.Сау булыгыз.

(Балалар һәм Шәриф Камал чыгып китә.)

3.Бу очрашуның нәтиҗәсе куңелле була.” Кызыл йолдыз” газетасында “Кечкенә Җәлил” имзасы белән бер-бер артлы “Бәхет”,”Киттеләр”,” Кызыл гаскәрләргә”шигырьләре басылып чыга.Бу аны яңа әсәрләр язарга этәрә.Кечкенә Җәлил,чын-чынлап,зур Җәлилгә-шагыйрь Муса Җәлил булып таныла.

М.Җәлил үз иҗатында балалар өчен әсәрләргә зур урын бирә.Аның “Куян”,”Карак песи”,”Сәгать”, “Маэмай белән “,” Кошларны каршы алабыз”,”Чишмә”,һәм башка шигырьләрен балалар бик яратып укый.Җәлилнең 12 китабы басылып чыга.

Данияр :”Куян”шигыре.

Нәфисә : “Карак “шигыре.

Еремин Руслан : “Маэмай”шигыре.

Гүзәл:” Күке” шигыре.

Айдар: “ Кошларны каршы алабыз!” шигыре.

Миләушә : “Чишмә” шигыре.

Хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән сугышка кадәр 7 ел яшиләр.Чулпан икесе өчен дә зур куаныч була.Муса аны бик ярата,аның белән бергә булуны күңелле эш дип саный .Алар бәхетле яшиләр.Муса Җәлил бик игътибарлы, сизгер кеше була.Үзенең нәни кызы Чулпанга багышлап бик күп шигырьләр яза ул.Мәсәлән, “ Кызыма” шигыре.

Ринат: “ Кызыма” шигыре.

Ә хәзер сезнең белән бер әсәрне үзебез уйнарбыз.

– Күрсәт әле,Камали,ничек утын яралар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай утын яралар.

– Син әйт әле, Камали кайдан утын алалар?

– Урманнардан, урманнардан барып кисеп алалар.

– Күрсәт әле, Кәримә,ничек чаңгы шуалар?

-Менә шулай, менә шулай, шулай чаңгы шуалар.

– Күрсәт әле, Сираҗи, ничек мылтык аталар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай мылтык аталар.

– Син әйт әле, Сираҗи, кайдан атып яталар?

– Окоп казып, окоп казып, шуннан атып яталар.

– Күрсәт әле, Гөлчирә, ничек салют бирәләр?

– Менә шулай, менә шулай, шулай салют бирәләр.

– Син әйт әле, Гөлчирә, кемнәр күпне беләләр?

– Пионерлар, пионерлар, шулай күпне беләләр.

5.Илдә тыныч тормыш өзелә. 1941нче елның 22 нче июнь таңында сугыш башлана.Бик күп кеше, кулына корал тотып, илне явыз дошманнан саклау өчен, сугышка китә.Алар арасында М.Җәлил дә була.Җәлил Волхов фронтына җибәрелә.Анда ул “ Отвага” газетасында эшли. Алгы сызыкта сугышчылар белән бергә дошманга каршы кулына корал тотып сугыша. Аларның батырлыгы хакында газетага мәкаләләр, очерклар яза, шигырьләр иҗат итә.Алгы сафта баручы Муса Җәлил фашистларның явызлыгын үз күзләре белән күрә.Фашистлар яндырган авыллар ,фашистлар җәзалаган кешеләр белән очрашканда ,аның йөрәгендә фашизмга каршы нәфрәт уты дөрли, күңелендә үч алу теләге көчәя.Ул фашистларның  ерткычлыгытурында, аларга каршы көрәшүче батыр егет-кызлар хакында әсәрләр иҗат итә.”Вәхшәт”, “ Батыр егет турында җыр”, ” Кызыл ромашка”,”Сандугач һәм Чишмә” әсәрләре әнә шул турыда.

Рәмис:” Батыр егет турында җыр”шигыре.

Дошман бик көчле була.Бик күп җирләрне фашистлар басып ала.Безнең гаскәрләр чигенә.Ләкин Муса Җәлил бу күренешнең вакытлыча гына булуына шикләнми.Тиздән Кызыл Армиянең дошманны артка куачагына, аны җиңәчәгенә ышана.Халык бердәмлегенә, бу бердәм халыкның дошманны җиргә тезләндерәчәген аңлый.

“ Себерке әкияте”.Инсценировка күрсәтелә.

6.Ләкин язмыш рәхимсез.Дошманны җиңәчәкләренә ышанып,аңа каршы туктаусыз көрәшүче Муса үзенең иптәшләре белән чолганышта кала. Ул яраланып ,аңын югалта.Шул яралы хәлдә әсирлеккә эләгә.Көне дә төн белән тиңләшерлек әсирлек көннәре башалана.Фашистлар әсирләрне кыйныйлар, ач тоталар, камчылар белән яралар.Ләкин бу газаплар янына җан ярасы да өстәлә.Дошманга каршы көрәшәсе урында ,әсирлеккә төшеп, концлагерьларда газаплану тән ярасына караганда әрнүлерәк була.”Нигә болай булды?”-дип борчылучы Җәлил, мыжгып торган дошман оясында да үзендә аңа каршы көрәшерлек көч таба.Ул иптәшләрен җиңугә ышандыра ала.Фашизмның ерткычлыгы, явызлыгы хакында нәфрәт тулы шигырьләр иҗат итә.

Ләкин 1943нче елның августында гестапо подпольщикларның эзенә төшә.Җәлилне һәм аның яшерен группасын кулга алалар.Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, аяк-куллары богауланган ,ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый.Ул хәтта фашист төрмәләре эчендә дә илен, халкын беркайчан да онытмады,аларга багышланган үлемсез шигырьләрен иҗат итте.Еллар аша безгә килеп ирешкән “ Моабит дәфтәрләре”нә тупланган шигырьләр иленә,халкына чиксез мәхәббәт белән сугарылганнар аның.

Риназ.”Вәхшәт”. Шигырьдән өзек укыла.

М.Җәлил әсирлектә узган фаҗигале ,газаплы көннәренең саны 791 көн дип исәпләнә.Аны иптәшләре белән бергә 1944нче елның 25нче августында Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм гильотинада җәзалап үтерәләр.Шулай итеп Муса Җәлил һәм аның 11 дустының гомере өзелә,шуларның 6сы татар шагыйре була.Без аларны җәлилчеләр дип атыйбыз.Көрәшчеләр шулай һәлак була,ләкин алар үлгәндә дә ир булып калып,елмаеп үләләр.Юк, алар һәлак булмады,аларның соңгы адымы үлемсезлеккә атлау иде.

Юрий: “ Приговор”шигыре.

7.Җәлилчеләр исеме мәңгелек.Юк,алар һәлак булмады,аларның соңгы адымы үлемсезлеккә атлау иде.Халкым алар алдында баш ия.Канлы палачлар аны җәзаладылар,ләкин аны үтерә алмадылар.Ул безгә-иленә һәм халкына җыр булып кайтты.

Владим: “ Җырларым” шигыре.

Муса Җәлил арабызда.Ул-мәңгелек,чөнки шигъриятне дә,шагыйрьне дә үтереп булмый.Җәлилнең иҗаты югары бәяләнде.Аңа,үлгәннән соң,Герой исеме бирелде.

Казан шәһәренең иң биек җирендә -1нче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.Татарстанда бик матур бер шәһәр Җәлил исемен йөртә.Казандагы опера һәм балет театрына М.Җәлил исеме бирелде.Шәһәр урамнары М.Җәлил исеме йөртә.Ул урамнарда Җәлилгә һәйкәлләр куелды.Җәлилгә багышлап җырлар,әдәби әсәрләр язылды,кинофильмнар төшерелде.Хәзер Рафис Корбанның “Җәлил турында җыр” шигырен тыңлап үтәрбез.

Марсель: “Җәлил турында җыр” шигыре.

Җәлилләр,Алишлар ялкыны мәңгелек ут булып балкыды.Ул ут мәйданнарда яна.Батырларны искә алырга олылар килә,яшьләр килә,балалар килә.Бездә Җәлилне искә алабыз.Буген аның туган көне.

Дәресебезне “Яшь  җәлилчеләр җыры” белән тәмамлыйбыз.Бу җыр аңа безнең бүләгебез булсын.

“Яшь Җәлилчеләр” җыры.

Салют сиңа,Муса Җәлил,

Салют иң яшь буыннан!

Рапорт тапшырырга сиңа

Бөтен отряд җыелган.

Кушымта: Пионер туганыбыз,син,

Муса агабыз.

Батырлыгыңа сокланып,

Җырларың белән рухланып,

Алга барабыз,

Үрләр алабыз!

Маяк безгә,Муса Җәлил,

Синең янып яшәвең,

Көрәшләрдә илең өчен

Бәхет яулап яшәвең!

Кушымта.

Рәхмәт сиңа,Муса Җәлил,

Сынатмадың давылда.

Бүген дә син байракчыбыз.

Безнең сафлар алдында.

8.Йомгак.

-Балалар,бүген без кем турында сөйләштек?

-М.Җәлил турында.

-Кем булган ул М.Җәлил?

-Ул патриот шагыйрь.Ул-татар халкының батыр улы.

-Менә сез дә Җәлилчеләр булып үсегез,

Туры булсын эшегез,

Үткен булсын сүзегез.

Алдагы зур көрәшләргә

Бетмәс булсын көчегез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бер шәрехләү “Муса Җәлил – патриот шагыйрь. Әдәби кичә.”

  1. Фәридә Says:

    Муса Җәлил турындагы материалыгызны сала алмассыз микән?

Шәрехләү