fbpx
29.01.2021

Дуслык илендә. Коррекцион сыйныфларда дәрестән тыш чара.


“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе тәрбиячесе Григорьева Гөлгенә Нурислам кызы. Тема: Дуслык илендә. Дәрестән тыш чара.

“Дуслык илендә” дигән кичә уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “Әссәламәгаләйкүм” җыры яңгырый. Балалар милли киемнәрдән залга узалар һәм ярым түгәрәкләнеп басалар.

Тәрбияче:Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үзебезчә сезгә саләм,

Әссәләмәгаләйкүм!

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар!

Тәрбияче: Исәнмесез диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана!

Татар малае:   Исәнмесез дусларым!

Рус малае:   Здравствуйте, мои друзья!

Мари малае:   Арумы, карендәшләр!

Тәрбияче:  Хөрмәтле кунаклар, рөхсәт итегез “Дуслык илендә!” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәбезне башлап җибәрергә. Безнең Татарстан җирлегендә бик күп төрле милләт халыклары дус һәм тату яшиләр. Бездә бүген дуслык бәйрәме! Әйдәгез, бергәләп күңел ачып, ял итеп алыйк әле.

Тәрбияче: Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез татар илендә

Сөйләшәбез төрле телләрдә

Аңлашабыз дуслык телендә

Ранис        Төрле – төрле телдә сөйләшсәк тә

Төрле – төрле милләт булсак та

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

Адилә        Төрле – төрле җирдә яшәсәк тә,

Төрле – төрле исем йөртсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

Ришат       Дус яшибез, ярдәмләшеп,

Беркемне рәнҗетмибез,

Ачу килгән чакта да без

Авыр сүзләр әйтмибез.

Зөлфия      Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам

Җан өреткән әнкәм телең өчен,

Тугрылыгың өчен яратам.

Рәсим        Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган,

Яңгырларың өчен яратам.

Тәрбияче:  Балалар, безнең Татарстаныбыз кайдан башлана икән? Әйдәгез шуны карап үтик әле. (слайдлар белән эш)

Татарстан – безнең гаиләбез, туган йортыбыз, туганнарыбыз, күршеләребез, кардәшләребез, авылдашларыбыз, дусларыбыз, райондашларыбыз.

Татарстан – бай, мәйданы ягыннан зур республика.

Балалар, безнең Республикабызның Президенты кем әле?

Кем миңа җавап бирә? Әйдәле Ранис — Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич. Әфәрин.

Ә Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?

Яле  әйтеп бир әле Зөлфия —- Казан шәһәре. Әфәрин.

Казан – бик борынгы һәм бай тарихлы шәһәр. Казаныбызның үткәне, бүгенгесе бар, аның киләчәге дә зур.

Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры

Шаулап тора әллә кайларга

Татарстан халкын шатландырып

Үсә Казан – җырга бай кала.

Тәрбияче:  Ә менә безнең Арча районы Татарстан Республикасында иң эре районнарның берсе, Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Марий Эл Республикасы, Биектау, Саба, Балтач һәм Әтнә районнары белән чикләнә.

Балалар , әйдәгез Арча районының хәкимияте башлыгы исемен дә әйтеп бирегез әле? Әйдәле Кирилл — Нуриев Илшат Габтельфәртович. Әфәрин.

Безнең  Арчабызның да күп гасырлык тарихы, үзенә генә хас йөзе бар.

Арча ягы – борынгы болгар бабалырыбыз гомер иткән тарихи төбәк, табыннабызга мең төрле сый – нигъмәтләр куючы алтын куллы эшчәннәр, татар халкының мәдәниятен, күркәм гореф – гадәтләрен үстерүгә зур өлеше керткән, олугъ шәхесләрне үстергән бәрәкәтле як!

Районыбыз халкы киң күңелле, ачык йөзле, үзенең гадилеге, хезмәт сөючәнлеге, кунакчыллыгы белән аерылып тора, ата – бабаларыбызның күркәм сыйфатларын  да халкыбыз буыннан буынга дәвам итә.

Безнең мәктәбебездә дә төрле милләт вәкилләре укый. Алар арасында татарлар, руслар, марилар, удмуртлар бар. Алар бер – берсе белән дус – тату яшиләр. Чөнки, шулай булганда гына, яңа үрләр яулап була.

Адилә       Карап тормый ара еракка

Дуслар килә безгә кунакка

Дуслык безнең тормыш үзәге

Дуслык безнең бәйрәм бизәге

Рәсим       Без – бер илнең балалары,

Барыбызда дуслар без

Татарлар, чуваш, марилар,

Удмуртлар һәм руслар без.

Ришат      Без яшибез бер үк җирдә,

Без күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк

Без – кешеләр.

Инсаф     Туган илем – Болгар ватаны

Казан аның мәркәз каласы

Рус, мари, удмурт, татармы:

Барыбыз Җир – ана баласы.

Тәрбияче:  Һәр халык бер зур таҗдагы асылташлар кебек. Әгәр берсе югалса, бөтен “таҗның” да яме китәр кебек, чөнки һәр халкының кояш астында үз урыны бар. Шуның өчен, безнең һәрберебез үз милләтебезне яратырга, сакларга, аның белән горурланырга тиешбез. Әйдәгез, кулларны кулларга тотынышып, дуслыгыбызны ныгытыйк әле. 

“Дуслык” җыры.

Тәрбияче:  У каждого народа свой язык, своя национальная одежда, свои традиции, обычаи, по-своему очень красивые песни, танцы.

Владимир (рус киемнән) Наш Татарстан

Дружбою славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравиться!

Даша

Давайте отложим дела на “потом”,

О дружбе расскажем, о дружбе споём.

Пусть искорка дружбы, что вместе зажжём,

Подарит нам радость, согреет теплом.

 Тәрбияче:  Сейчас наши девочки и мальчики исполнят вам русский танец «Кадриль». Молодцы ребята.

 Тәрбияче:  Какой народ не любит праздник. А на праздниках люди веселятся, отдыхают, песни поют, танцуют. Особенно молодежь любит поиграть. Вот одна из любимых игр русского народа: «Колечко».

(Дети выстраиваются в ряд и ставят руки перед собой лодочкой. Выбирается ведущий. Он должен незаметно кому-нибудь из ребят положить в руки колечко и громко сказать: «Колечко-колечко, выйди на крылечко!». И тот, у кого колечко, должен выпрыгнуть вперед. Но если товарищи его удержали, ему дается наказание: рассказать русскую пословицу о дружбе. Затем он становится водящим). 

Пословицы: «Дружба не гриб – в лесу не найдешь»

«Друг познается в беде»

«Нет друга, ищи, а нашел – береги»

Кирилл:  (мари киеменнән)

Одна ты, Родина такая

Прекрасней не сыскать тебя!

Люблю душой и воспеваю

Тебя, марийская земля! 

Сезнең каршыгызда марий халыклары биюе. Башкаралар: Алексеев Сережа, Адилә, Лысов Кирилл, Зөлфия. Әфәрин балалар.

Тәрбияче:  Ә хәзер балалар, без сезнең белән мари халык уенын уйнап алабыз. Безнең уеныбыз “Түгәрәкләник” дип атала. Без хәзер сезнең белән кулга-кул тотынышып ике түгәрәк ясап басабыз: бер зур түгәрәк һәм бер кечкенә түгәрәк. Көй башлануга зур түгәрәк сул якка, кечкенә түгәрәк уң якка биеп китә. Әйдәгез киттек!

Арина:  (татар киеменнән)

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә

Аллы – гөлле чәчәк төшкән

Килешәдер үземә.

Ранис:  (татар киемннән)

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй

Шундый матур түбәтәем

Үзем кебек бәләкәй.

Гөлшат:  (татар киеменнән)

Татарча да биебез,

Русча да биебез,

Илебездә, җиребездә

Дус һәм тату яшибез!

 Тәрбияче:  Сезнең каршыгызда татар халык биюе. Башкаралар: Иванов Ранис, Столярова Дарья, Хайруллин Инсаф, Маликова Арина, Валишин Ришат, Шарифуллина Гульшат, Тимофеев Владимир, Волкова Алла.

 Тәрбияче:  Балалар, без сезнең белән хәзер татар халкының “Кәри-Зәкәрия” уенын уйнап китик әле. Кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басабыз. Уртага чыккан баланы, аның укуда, хезмәттә, җыр – биюдә булган сәлатен, уңганлыгын мактарбыз.

Тәрбияче:  Балалар, сезнең белән бүген дуслык турында җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек, уеннар да уйнадык, биедек тә. ә хәзер бераз ял итеп алыйк, табышмакларның җавапларын табыйк әле.

  • Татар халык табышмагы.

Җир астында алтын казык  (кишер)

Килмәсәм чакыралар

Килсәм – качалар   (яңгыр) 

  • Русская народная загадка.

Поменял трусишка цвет

А потом запутал след   (заяц)

Зимой и летом

Одним цветом    (елка)

  • мари халык табышмагы.

Камчы белән кумыйлар,

Солы да ашатмыйлар,

Җир сөргәндә,

Җиде төрән тарта   (трактор)

Әфәрин балалар.

Тәрбияче:  Балалар әйдәгез искә төшерик әле. Без бүгенге мероприятиядә нәрсәләр белдек, нәрсәләргә өйрәндек?

  • Без бүген биедек, шигерьләр сөйләдек, җырладык, табышмакларга җаваплар таптык.
  • Балалар, без кайсы Республикада яшибез? – Без Татарстан Республикасында яшибез.
  • Татарстан Республикасының башкаласы кайсы шәһәр? – Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәре.
  • Татарстан Республикасының президенты кем? – Татарстан республикасының президенты Миңнеханов Рөстәм Нургилиевич.
  • Без кайсы районда яшибез? – Без Арча районында яшибез.
  • Арча районың хакимияте башлыгы кем? – Арча районың хакимияте башдыгы Нуриев Ильшат Габтельфәртович.

Тәрбияче:  Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Сорауларга бик төгәл җавап бирдегез.

Тәрбияче:  Ә хәзер, әйдәгез тугандаш халкыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. (һәр бала кулына күчтәнәч күтәреп чыга: чәк-чәк, коймак, нарат җиләге согы).

Зөлфия Татар кызы:    Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәк-чәк

Авызга кабуга эри

Телең йотмыйсың чак-чак.

Алла Рус кызы: Ох, какие вкусные

Блинчики у нас,

От чистого сердца

Испекли для вас.

Сережа Мари малае:   Нарат җиләге согын

Һәркем яратып эчә

Файдасы бар бал кушкач

Әгәр дә салкын тисә.

(Татар кызы чәк-чәктән һәрбер кунакка авыз иттерә)

Тәрбияче:  Ә хәзер балалар, дусларыбызны тагын да ныгытыйк “Дуслык күпере” җырын җырлап алыйк.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә

Дуслык булса, яшәү күңелле

Уңай була һәрбер эшен дә.

Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Тәрбияче:  Кадерле дуслар! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Һәркайсыбызның өендә – муллык, тәнендә – саулык, фикерендә – зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын! Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Файлны күчереп алырга: Дуслык илендә

Шәрехләү