fbpx
19.12.2018

Аулак өй.Әти-әниләр белән кичә үткәрү үрнәге.


Аулак өй.Әти-әниләр белән кичә үткәрү үрнәге.

Мамадыш районы “Түбән Яке балалар бакчасы”  тәрбиячесе Фазырахманова Ильгизә Нуретдин кызы. Тема:  “ Аулак өй”.  Әти-әниләр белән кичә.

Аулак өй.Әти-әниләр белән кичә үткәрү

Кереш өлеш.

Иҗтимагый – мәдәни тормышта билгеле бер йолалар үтәү, гореф – гадәтләр тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул. Ул мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә һәм аның аермачык этник төстә булуы, халыкның бик тирәндә яткан сыйфат – хасиятләренә бәйләнгәнлеге күзгә ташланып тора. Чыннан да, теге яки бу халыкның үзенчәлеген аерып күрсәтәселәре килгәндә, шул халыкка гына хас булган аерым йола һәм бәйрәмнәрне атап әйтмичә калмыйлар.

Татар халкының борынгы ышанулары, аграр-практик ихтыяҗлары, гаилә-көнкүреше, җыйнап әйткәндә, күпкырлы рухи культурасына караган төрле йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре уеннар белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Чөнки күп төрле нәүрүзләрнең, келәүләрнең, арбауларның һәм сыктауларның, такмазаларның һәм җырларның теге яки бу йола, уен барышында логик һәм эстетик бәйләнгән булуы, аларның шул бәйләнештән башка җанлы яшәештә бик сирәк очравы моның ачык дәлиле.

Аулак өй.

“Аулак өй” ул – җырлы-биюле көлкеле тамаша, шоу. Татар милләтенең йөзек кашы булган аулак өйләрдә уйналган уеннар, җырланган җырлар, такмаклар бары тарихта гына калып бара сыман.

Авыл өе күренеше.

Апасы кул эше эшләп утыра.Сеңлесе җырлый-җырлый өй җыештыра.

Ләйсән:Апа!Безнең әби белән бабай чынлап та кунакка китәрләрме икән?

Гүзәл: Китәләр.Нигә әле синең  аларны бик җибәрәсең килә сеңлем?

Ләйсән :Эх! Аулак өй ясар идек.Егетләр, кызлар килер иде.

Гүзәл:Сеңлем, нигә болай бик очынасың эле син! Алай-болай берәрсенә гашыйк булмаган-сыңдыр бит.

Ләйсән: Сорама инде апа.Әйдә әле,музыканы куябыз да рәхәтләнеп биибез, җырлыйбыз.

(“Эх кара каш кара күз”көенә җырлап бииләр.Әби белән бабай килеп керә.)

Әби:Кызларым ,безне Әсмабикә җиңгәңнәр бәби туена дәшкәннәр иде. Бабаң белән шунда барабыз. Кул эшләрегезне җитешкән кадәр эшли  торырсыз.

Бабай:Карагыз аны ,яшьләр җыеп аулак өй оештыра күрмәгез тагын!Колагыгызга киртләп куегыз!

Ләйсән:Борчылмагыз,минем кадерлеләрем,борчылмагыз.

Гүзәл:Сеңлем белән икәү рәхәтләнеп,әби кушкан эшләрне эшләп утырырбыз.

Әби:Кызым,бәлки без куна да калырбыз. Мәрфуга түтине эндәшерсез (Гүзәлгә) Син кызым зуррак, күз колак булу синең өстә. Бабаң әйткәннәрне исеңдә тот.

(Урамда машина кычкырткан тавыш ишетелә)

Бабай:Әйдә карчык,әнә лимузин килеп туктады.Аллага шөкер, уңдык кияүләрдән,кешедә булмаган машиналарда гына җилдертәбез.

Әби: Әйе,әйе атасы.Күрше-күлән карап калсын әле.

Гүзәл:Хәерле юл сезгә!!!

Ләйсән машина кузгалып киткән тавышны ишетүгә иптәш кызларына шалтырата башлый.

-Алло!Миләүшә ничек хәлләрең?Безнең әби белән бабай кунакка киттеләр,кил әйдә безгә “Аулак өй”ясыйбыз.Раиләгә,Иркәгә,Наиләгә, Миләүшәгәдә дә эндәш !

Кызлар киләләр.

Ләйсән:Кызлар,тиздән әниләр көне якынлаша бит.Әйдәгез әле яраткан әниләребезгә багышлап җыр җырлап алыйк .

(Җыр “Кайтабыз да,китәбез шул”)

(Җырны җырлап тәмамлангач) Ерактан егетләрнең  гармун уйнап җырлаган тавышлары ишетелә.( Эх, сез матур кызлар!)Алар килеп җиткәч ишек шакыйлар.

Гүзәл:Т-с-с-с.

Егетләр:Кызлар ,без килдек!

Егетләр:Аулак өйгә кертегез әле!

Ләйсән: Әби белән бабай орыша.

Егетләр : Алдашмагыз!

Егетләр :Салих бабай белән Наҗия әбинең машинага утырып киткәнен күрдек.

Гүзәл:Егетләр, сезгә ни кирәк?

Егетләр:Кара кашлы кыз кирәк!

Ләйсән:Нигә соң ул, кирәк?

Егетләр:Күңел ачарга кирәк!

Гүзәл:Күңел ачарга монда башка кызлар юк шул.

Егетләр:Алдашасың.

Ләйсән:Ярар кергәнче бусага ялы түләргә кирәк!

Егет:Нәрсә соң ул?

Гүзәл:Менә хәзер түләрсез!Түли алсагыз керерсез!

Ләйсән :Сандугач булып сайрый беләсезме?

Егет сандугач булып сайрый.

Гүзәл :Ишәк булып кычкыра беләсезме?

…………………………….

Ләйсән :Бүре булып улый беләсезме?

…………………………………

Гүзәл :Каз булып каңгылдый беләсезме?

…………………………………..

Ләйсән :Песи булып мырлый беләсезме?

…………………………………..

Гүзәл:Ай-яй,булдырасыз икән егетләр.

Ләйсән :Кызлар кертәбезме соң үзләрен?

Гүзәл:Кертәбез,кертәбез!

“Таныш булыйк” уены.

Егетләр керәләр

Ләйсән :Әйе ,егетләр-кызлар, бүгенге кич безнеке.Сезнең белән бергәләп шаярырбыз көләрбез.Кичебезне күңелле үткәрү үзебездән тора.Әйдәгез танышу хөрмәтенә уен уйныйбыз.( 1 УЕН) Уенның исеме “Таныш булыйк” дип атала.Уенның тәртибе менә мондый:егетләр тышкы түгәрәккә,ә кызлар эчке түгәрәккә басалар.Көй башлангач кара-каршы түгәрәктә әйләнәләр.Көй туктауга бер берегезгә

әйләнеп танышу өчен кул биреп матур сүзләр әйтәбез:

Егет-Исәнме Алинә.Син бүген бигрәк матур.

Кыз-Сәлам Айдар!Синең карашың бигрәк ягымлы.

Уен тәмамлангач кара каршы утыралар.

Гүзәл :Ә хәзер егетләр бераз шаярып алабыз.Кара каршы такмаклар җырлыйбыз.

(Кара-каршы такмаклар җырлана)

Ләйсән:Эх, әйттердек инде кызлар ә?

Егетләр : Без дә кимен куймадык, шулай бит егетләр ?

Ләйсән :Әйдәгез хәзер бергәләп( 3 уен) “Тукмак тәгәрәтеш”ле уйнап алабыз.Түгәрәк ясап утырабыз.Менә минем кулымда тукмак.Мин аны тәгәрәтеп җибәрәм.Тукмакның сап ягы  кемгә әйләнеп туктый,аңа җәза бирелә.

Җәзалар.

1.Бер куплет шигырь сөйләргә.

2.Тормышыңда булган иң кызыклы вакыйганы сөйлә.

3.Тормыш иптәшең белән беренче күрешүегез!

4.Мәзәк сөйләргә.

5.Адым атлаган саен бер исем(кызларга-кызлар, егетләргә-малайлар)әйтергә.

(4 уен)   Заманча бию.

Әби белән бабай кайтып керә.

Әби:Абау,нишлисез монда?!

Гүзәл:Юк,әбием ,без болай гына.Менә кызлар һәм егетләр белән уеннар уйный идек.

Бабай:Уеннар имеш???…

Кыз куркып кала.

Бабай:Я,ярар кызым,болай гына.Уеннар,күңел ачулар шул яшь чакта гына  инде ул.Һәр чорның үз вакыты бар.Менә без хәзер әбиең белән кунактан кунакка,аштан-ашка гына йөрибез.

Эби:Картайдык инде ,картайдык.

Бабай: Эллэ сон, мин эйтэм әбисе, бер яшьлектә бер картлыкта дигәндәй, теге жырыбызны жырлап курсэтикме яшьлэргэ.

Эби: Нинди жыр ул бабай?

Бабай :Исеңдәме?Бәрәңге бакчасында колорадо корты жыеп арып ял итэргэ утыргач, бер жыр чыгардык бит .Син сузлэрен, мин коен яздым.

(Бабай белән әби җырлый)

Ләйсән: Рәхмәт әби,рәхмәт бабай булдырдыгыз!Безнең дә күңелләр күтәрелеп китте.

Сез яшь чакта нинди уеннар уйный идегез?

Әби:Балалар,безнең вакытларда аулак өйләрдә менә мондый уеннар уйнала иде.

(5 уен)”Түбәтәйле” уены.

Җәзалар:

1.Бер хәрефтән генә башланган сүзләрдән торган җөмлә әйтергә.

2.Тизәйткеч.

3.Бию.

4.Караоке кушылып җырларга.

(6 уен)”Станока”лы уены. Яшьләр бер-берсенә кара каршы кулга-кул тотынышып күпер ясап басалар.Берәү алда парсыз кала,аңа атап такмак җырлана.1 куплет җырлагач,күпер башындагы кеше иң беренче торучы парның берсен күпердән җитәкләп алып чыгып китә.Уен шул тәртиптә дәвам итә.

Такмаклар әйтеш

      Әби : Әйдәгез балакайларым,татлы чишмә суыннан чәй кайнаттым, өстәл әзерләдем, хәзер бергәләп чәй эчеп алыйк.

Аннан соң кичәбезне дәвм итәрбез.(Чәйдән соң)

(7 уен)Бергәләп татарча бию.

(8 уен)Парың тап – урталай бүленгән открыткаларның ярты ягы егетләргә, ярты ягы кызларга өләшенә.Рәсем буенча парларын табарга тиешләр һәм бергәләп вальс әйләнәләр.

Йомгаклау. 

 Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты.Хөрмәтле әти-әниләр килүегезгә һәм кичәдә катнашуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.Тагын бер кат бәйрәм белән сезне!Исән-имин булуыгызны, бәхетле матур тормышта яшәвегезне теләп калабыз.

 

Шәрехләү