fbpx
05.03.2021

Арча-нурлы Арча (дәрестән тыш чара)


Арча
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе укытучылары Йосыпова Рәисә Фаил кызы һәм Ибатуллина Айгөл Фәттах кызы.Тема: Данлы Арча-нурлы Арча (дәрестән тыш чара)

1 а.б. :

Хәерле көн укучылар,  укытучылар! Ә бүгенге кичәбезнең темасы “Данлы Арча-нурлы Арча”  дип атала.

2 а.б.

“ Бу дөньяда , бәлки күп-күп эшләр күрдем.

Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”.

2 а.б.

Туган ил ул синең әтиең, әниең, абыең, апаң, энең, сеңелең, әбиең, бабаң.Ул –синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың, районың.Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең.

1 а.б.

Чал тарихта тирән эз калдырып,

Киләчәккә атлый Арчабыз.

Үткәннәрең һәм бүгенгең белән

Горурланып яши барчабыз.

2 а. б.

Гөрләп яшә, җырлап яшә, Арча,

Борынгы һәм яңа калабыз!

Синдә — яшәү, тулы канлы тормыш,

Син бит безнең Ватан – анабыз!

(Рания Галәветдинова)

1 а.б.

Укучылар , безнең күбебез  даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча төбәгендә яшибез.Туган Арчабыз турындагы мәгълүматларны тирәнәйтербез, ныгытырбыз.

2 а.б.

Арча районы –Татарстандагы иң зур районнарның берсе. Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Мари-Эл республикасы, Биектау, Саба, Балтач, Әтнә районнары белән чикләнгән.

Тарихка күз салсак, Арча шәһәренә XIII гасырда нигез салына, Казан ханлыгы чорында  Арча даругасының үзәге була. 1552 елда Арча яндырыла, 1555 елда рус крепосте төзелә. 1781 елда, Казан наместниклыгы оешуы турындагы указлар белән, Арча шәһәр итеп үзгәртелә һәм өяз шәһәре итеп билгеләнә. 1796 елда Арча штаттагы шәһәр буларак үзгәртелә. 1860 елда Арчадан аерылып чыккан крестьяннар Арча (Арская слобода), Покроу (Покровская слобода, Яңа Арча) бистәсен төзиләр. Арча 1924-1936 елларда сала, 1936-1938 елларда тагын Арча шәһәре, 1938-2008 елларда шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы буларак яши.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 27 июнь карары белән шәһәр тибындагы Арча бистәсе Арча шәһәре итеп үзгәртелде.  Бу карарны кабул итүгә дә 12 ел вакыт узган.

(Арча турында видеоролик карау)

1 а.б.

Бүгенге көндә районыбыз 90 яшен бәйрәм итә. Ләкин яше күп булса да Арчабыз көннән-көн яшәрә, яңара,Хәзерге көндә ул шәһәр статусы алды. Аның үзенең гербы, гимны, флагы бар.Балалар,  сез барыгызда беләсез,  һәрбер илнең гербы, флагындагы төсләр, бизәкләр нәрсә дә булса аңлата.Ә хәзер үзебезнең гербка күз салыйк әле. Яшел фонга сары төс белән бүрәнә крепость алынган.Яннары буенча сары төс белән башаклар төшерелгән һәм кашкарыйлар(  астра) ак төс   белән бирелгән.

2 а.б.

Ак төс(серебро)-чисталык, тынычлык, бер-береңне аңлау символы булып тора.

1 а.б.

Сары(золото)-уңыш,байлык, хөрмәт символы

2 а.б.

Яшел-табигать, сәламәтлек, тормыш үсешен чагылдыра.

1 а.б.

Бүгенге көндә Арча   районы башлыгы вазифасын Нуриев Илшат Габдельфартович  үти. 2015 нче елның сентябреннэн алып ул Арча районының усешенә зур өлеш кертә.

2 а.б.

Арчабызда елдан-ел  биналар баш калкыта, халкыбызга төрле предприятиеләр хезмәт күрсәтә. Шулар арасында милли аяк киемнәре , татар түбәтәйләре җитештерүче дөньядагы бердәнбер булган” Милли аяк киемнәре”җәмгыяте 1978 елда Лейпцитта оештырылган ярминкәдә алтын медальгә лаек була.Хәтта Арча читекләре турында җыр да бар.( җыр тыңланыла). Кирпеч заводы, пекарня, сөт заводы һәм күп санлы вак предприятиелар Арча шәһәренә генә түгел, районыбыз халкына  да хезмәт күрсәтә. Районыбыз яшҗләренең үсеше өчен дә районыбызда бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Заманча җиһазландырылган мәктәп, балалар бакчалары , иҗат йорты, боз сарае, бассейн, спорт-комплекс, стадион, ял парклары һәм башка бик күп төрле момкинлекләр тудырылган Арчабызда. Мәктәпне тәмамлагач төрле һөнәр алу өчен дә ерак барасы юк, уку йортларының ишекләре ачык.

Читеклэр (жыр читеклэр)

1 а.б.

Арча төбәге авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле эшли, елдан-ел матур күрсәткечләргә ирешә, ил табынын баетуга зур өлеш кертә.Халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район танымаслык булып үзгәрә.Үзенең төзүчеләре, укытучылары, терлекчеләре,белән Арчабыз горурлана ала.

2.а.б.

Безнең Арча районы, Яңа Кенәр авылы бу яктан бәхетле, чөнки безнең үз героебыз бар.  Якташыбыз, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Социалистик хезмәт герое исеменә лаек мөгаллимә Габдрахманова Стелла Зәки кызы һәркемгә үрнәк булырлык  шәхес.

1 а.б.

Стелла Зәкиевнаның 85 яшьлек юбилее уңаеннан   үзешчән язучы Рузалия Насибуллина  «Акланган өметләр» дигән китап бастырып чыгарды. Бу китап яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар армый-талмый эшләгән Стелла Зәки кызы Габдрахмановага багышлана. Яңа Кенәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Стелла апа Татарстан укытучылары арасында беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исеме алган кеше. Әлеге китапта аның балачак һәм мәктәп еллары, гаиләсе һәм педагогик эшчәнлеге турындагы язмалар, фоторәсемнәр урын алган.

Авылыбызның күп санлы ветераннары арасында Стелла Зәкиевна бүгенге көндә дә иң хөрмәтлесе һәм иң кадерлесе. Яңа Кенәр урта мәктәбе бүгенге көндә аның исемен йөртә.

2 а.б.

Арча төбәге күренекле шәхесләргә бай төбәк.Атаклы галим-мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин  Мәрҗәни, Шәмсетдин Күлтәси Арча туфрагыннан.Атаклы шагыйрь һәм язучыларга да Арча төбәге бик бай : Г Тукай, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Г.Ахунов, Р.Төхвәтуллин – барысы  да Арча районыннан чыккан шәхесләр. Әсәрләре туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган тирән тәрбияви мәгънәгә ия.Инде менә ничә буын тарафыннан алар яратып укыла, өйрәнелә.

Бүгенге көндә күрше авыл Ташкичү урта мәктәбендә күренекле шагыйрь  Шиһабетдин  Мәрҗәни хөрмәтенә музей  эшләп килә. Әлеге җирлектә урнашкан чишмәгә аның исеме бирелде.

1 а.б.

Арча төбәгендә  тагын башка музейлар   да бар.. Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның  мемориаль комплексы , шагыйрьнең туган авылы КушлавычтаТукаевлар гаиләсенең музей усадьбасы, Арча төбәгендә республикабызда бердәнбер “ Әлифба” музее эшли.Күлтәс авылында татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин Күлтәси, Гөберчәк авылында_М.МәһдиевЯңасала авылында-Г.Бәширов, Казанбаш авылында-Г.ахунов музейлары эшли.Мәктәпләр каршында туган якны өйрәнү музейлары эшләп килә.Арчабызның үзендә Казан арты этнографик  һәм,Әдәбият һәм сәнгать музейлары халыкка хезмәт күрсәтә.

2 а.б.

Укучылар, без быел  бөтен ил белән Бөк Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Бу озакка сузылган канкойгыч сугыштан районыбыз да читтә кала алмый. Тыныч тормышта , фронтта чын батырлык күрсәтүне сорый.Районыбыз халкы авырлыклар алдында тез чүгеп калмый.Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен   райондашларыбызга Советлар Союзы герое исеме бирелә.

1 а.б.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә районыбызда сугыш ветераннары бик аз калды. Алар алдагы гомерләрен тынычлык һәм хормәттә үткәрсәләр иде дигән теләктә калыйк.

2 а.б.

Арчабыз елдан-ел зурая, үсә, матурлана дидек. Ел саен дистәләп яңа мәктәп,мәчетләр ачыла. Иске биналар яңартыла.  Районыбызның киләчәге өметле.

1 а.б.

Арчабыз үзенең данын еракларга таратып яшәвен дәвам итсен.Без үзебезнең туган ягыбыздан үсеп чыккан шәхесләребез белән горурлануыбызны дәвам итәрбез.  Бүгенге кичәбезне  Арча гимны белән тәмамлыйсыбыз килә.

 

 

 

 

 

Шәрехләү