fbpx
14.08.2017

Песи гөленең туган көне


песи
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Песи гөленең туган көне.” 2 нче кечкенәләр төркеме.
Максат: балаларның танып белү эшчәнлеге өлкәсендә алынган белемнәрен камилләштерү; бүлмә гөлләре турында белемнәрен баету. Белем бирү бурычлары: балаларны яңа бүлмә үсемлеге белән таныштыру (песи гөле); бүлмә үсемлекләрен дөрес тәрбияләү күнекмә белемнәрен ныгыту. Тәрбия бурычлары: балаларда мөстәкыйльлек, барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү. Үстерү бурычлары: күзәтүчәнлек, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү; фикер йөртү осталыгын һәм нәтиҗә ясау белемнәрен камилләштерү. Төп белем бирү өлкәләре: танып белү, коммуникация, социальләштерү. Интеграль белем бирү өлкәләре: физкультура, аралашу, хезмәт, социальләштерү, сәламәтлек, коммуникация, музыка, куркынычсызлык. Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сөенчел мизгел, сорау-җавап, аңлату, рәсем күрсәтү, уен, мактау. Алдан үткәрелгән эш: бүлмә гөлләре сурәтләнгән рәсем карау, күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, дидактик уенын, методиканы өйрәнү Җиһазлау: Магнитофон, такта, бүлмә гөле (герань- яран гөл-песи гөле) рәсемнәре, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәк әйберләр (табак, таякчыклар, су сиптергеч, чүпрәкләр, песи гөленең контуры, кызыл, куе сары, ал, ак битләр, җилем). Шөгельнең барышы: Тәрбияче: Бүген иртән Ленар һәм Илнар безгә хат алып килгәннәр. Әйдәгез хатны ачыйк. (Хат ачу. Анда открытка.) Тулысы

Шәрехләү