fbpx
10.05.2017

Әкияткә кунакка


Әкияткә кунакка
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомүми үсеш төрендәге 3 нче 'Ләйсән' балалар бакчасы тәрбиячесе Миннуллина Р.К. “Әкияткә кунакка”. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты
 (Төремкәй, Шалкан, Төлке, Куян һәм Әтәч әкиятләре буенча) Бурычлар: 1) балалар өчен зур күләмле булган әкиятләрне игътибар белән тыңлауларына һәм аңлауларына ирешү; сәнгатьле сөйләм аша балаларда әдәби персонажларның эш-гамәлләренә бәя бирү, үз кичерешләрен чагылдыра белү күнекмәләре формалаштыра башлау; сүзлекне активлаштыру, балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү; авазлар өстендә эш. 2) балаларның аңга алуларын, хәтерен,игътибарын, фикерләүләрен үстерү;сорауларга дөрес итеп  җавап бирә белергә өйрәтү. 3) Әкият геройлары аша бер-берләренә карата яхшы мөнәсәбәт, әкиятләргә карата кызыксыну тәрбияләү. Җиһазлар:фланелеграф, интерактив такта, “Шалкан”әкият персонажлары маскаларда, “Төремкәй”әкияте өстәл театры өчен персонажлар,”Төлке, куян һәм Әтәч” әкияте персонаҗлары фланелеграф өчен,конверт. Шөгыл барышы: Тәрбияче:Балалар ,экранга карагыз әле. Нәрсә икән бу?(Слайд 1 – Конверт рәсеме) Анда нәрсәләр язылды икән? Укып карыйк әле.(Хат уку) Исәнмесез балалар,сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр бик яратам һәм сезне әкиятләр иленә сәяхәткә чакырам.Мырауҗан. Тәрбияче: Әкиятләр иле бик еракта. Анда нәрсәләр белән барырга була? Б-р:Автобус, машина, самолет… Тәрбияче:Без сезнең белән поздда барырбыз.Мин паровоз булам, ә сез вагоннар.Бер-беребез артыннан бастык, вагоннар тоташты.Сез әзерме? Киттек. (Слайд 2 –  Поезд рәсеме). Поезд нинди тавышлар чыгара әле? Әйдәгез кабатлыйбыз (ту-ту. чух-чух. Шшш, парын чыгара с-с-с) Килеп тә җиттек. Тәрбияче: Менә без Әкиятләр иленә килеп тә җиттек. (Слайд 3 –  Песи рәсеме). Бал-р карагыз әле, безне кемдер каршы ала, кем икән бу?(Песи)  Тәрбияче: Кем бу? Әйе, бу песи. Видеоролик (песи сөйли):Мырауҗан:Исәнмесез бал-р. Минем исемем Мырауҗан. Мин сезне үземә кунакка чакырам. Мин бик әкиятләр укырга һәм сөйләргә  яратам. Ә сез әкиятләр тыңлыйсызмы? Тулысынча

Шәрехләү