fbpx
19.10.2021

Ш авазын иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә автоматлаштыру


ш авазы
Актаныш районы  “Катнаш төркемдәге 6 нчы санлы балалар бакчасының укытучы-логопеды Нәбиева Чулпан Дилбаровна. Тема: “Ш авазын иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткечләрдә автоматлаштыру.” (Рус халык әкияте “Маша һәм аю” буенча)

Максат:Ш авазының дөрес әйтелешен иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткечләрдә  автоматлаштыру.

Бурычлар:

Коррекцион-белем бирү:

Ш авазы турында күзаллауларын ачыклау,

– Ш авазының дөрес әйтелешен иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткечләрдә  ныгыту

– агач һәм агачның яфраклары темасына белемнәрне ныгыту.

Коррекцион- үстерү:

– Вак мотриканы , артикуляция аппаратын үстерү.

– фонематик ишетү сәләтен үстерү

– дөрес сулыш алуны үстерү

-сәнгатьлелекне, яңгырашлы сөйләмне(дикцияне) үстерү.

— игътибарлылыкны, хәтерне, фикерләү сәләтен үстерү

Коррекцион-тәрбия бирү

-Шөгыльләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалашу,

– иптәшләре белән аралашу, тыңлый белү күнекмәләрен тәрбияләү

– утыручанлыкны, пөхтәлек, җыйнаклыкны  тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • Презентация “Ш авазын иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткечләрдә автоматлаштыру.”
  • “Маша һәм аю” әкияте буенча рәсемнәр.

Уеннар: “Җил агачларны селкетә”, «Уенчыклар», «Тылсымлы планшет», «Яфраклар җыры», бармак уены «Алтын сары яфраклар», Уен “Ш авазын ишетсәң кул чап”

  • Пиктограммалар,
  • Гади карандашлар.
  • Бүләк-кечкенә кәрзин белән гөмбәләр.

Алдан эшләнгән эш. «Маша һәм аю» әкиятен уку.

Шөгыль барышы.

  1. Оештыру.

Логопед: Бергәләшеп без басыйк,

Матур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тоеыйк,

Матур итеп елмаеп,

Шөгылебезне башлыйк.

Логопед: Балалар әйдәгез кунак апаларга һәм үзебезгә хәерле иртә телик.

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа.

Хәерле иртә сезгә,

Хәерле иртә һәммәбезгә.

Логопед:    Балалар  бүген шөгыльдә кәефләр яхшы булсын өчен бер-берегезгә елмаеп, матур сүзләр әйтик әле.

Логопед:  Балалар карагыз әле мин сезгә рәсемнәр әзерләп куйган идем, ләкин алрны кемдер ерткалап бетергән. Әдәгез  бу рәсемнәрне җыеп тактага тезик һәм нинди әкияттән икәнен белик?(Балаларның җаваплары)

Логопед: Балалар бик дөрес әйттегез рус халыкының “Маша һәм аю ” әкиятеннән.( рәсемнәр карау)

Логопед: Кызның исеме Маша, ә аюныкы ничек?(Миша). Балалар бу  исемнәрдә бертөрле нинди аваз бар?(М, А, Ш)

Логопед: Ш нинди аваз?

Ш авазының артикуляциясен ачыклау.

Логопед:Ш авазын әйткәндә иреннәр нинди торышта?

Балалар ш авазының дөрес әйтелешен әйтәләр:

-[ш] авазын әйткәндә иреннәр «шакмакланып» бераз алга сузыла,

-өске һәм аскы тешләр бер-берсенә якын, ләкин тиеп тормыйлар.

-Киң җәелгән тел, кәсә формасын алып, аңкауның алгы өлешенә таба күтәрелә.

– Тел белән аңкау арасыннан үткән һава, алгы тешләр арасыннан чыгып, [ш] авазын барлыкка китерә.

-Һава агымы –җылы.

  1. Төп өлеш.

Логопед: Балалар бүген без сезнең белән “Ш авазын дөрес итеп әйтеп  “Маша һәм аю” әкиятен сөйләрбез.  Сез миңа ярдәм итәрсезме? Әйдәгез бергәләп әкиятне сөйлик.

Балалар әкиятне сөйли башлыйлар: «Борын-борын заманда бер авылда яшәгән ди булган ди әби белән бабай.

  • Аларның булган ди оныкчыклары Маша.
  • Әби белән бабай кызларын бик яратканнар.
  • Маша да әбисе белән бабасын бик яраткан.(Слайд: өй һәм  Маша).

Артикуляция өчен  гимнастика

Логопед: Иртән Машабыз йокысыннан уянган һәм елмайган («Елмаю»).-Елмайган иреннәр арасыннан ябык тешләр күренә.

Маша курайда уйнарга булган. Уйнаган-уйнаган да тагын елмайган.. («Елмаю» – «Курай»).-Иреннәр йомык һәм алга сузылган.

Маша иртәнге батка ашарга киткән. Кашыкны алган.. («Көрәк»).-Елмаерга авызны ачырга. Киң җәелгән телнең алгы өлешен аскы иреннәргә куябыз.

Кәсәне алып чәй эчә.(«Кәсә»).- Авыз ачылган киң җәелгән тел аске тешләргә таба күтәрелгән, ләкин тешләргә тими .Телнең ян-яклары өске ян-як тешләргә тия.

Ул тәмле кайнатма ала.(«Тәмле кайнатма»).-Киң җәелгән тел белән өске иреннәрне ялау.

Аның атынгычта атынасы бик килгән. («Атынгыч»).-Авыз ачык. Тел очы чиратлаштырып өскә аска кую

Соңаннан туп уйнап ала. («Туп уйнау»).-Иренннәр ябык, тел эчке яктан тугәрәк буенча башта бер якка, соңыннан икенче якка хәрәкәтләнә.

Логопед: «Машаның җиләк җыерга барасы килгән һәм ул урманга киткән…» (Слайд: Маша һәм урман).

Ш авазының дөрес әйтелешен ныгыту.

Логопед: – Бу вакытта урманда көчле җил чыккан. Җилле көндә агачлар ничек шаулый? (Ш-ш-ш).

-Ш авазын ачык һәм дөрес, озак  итеп әйтеп  юл беткәнче дәвам итергә. (Агач җил рәсеме).

Уен “Җил агачларны селкетә”

Логопед: Балалар безнең Маша җиләк җыярга килгән иде, ләкин  җиләкләр юк. Ни өчен?(Чөнки көз) Көз җиткәч урманда нәрсәләр күп була. (Гөмбәләр, көзге яфраклар.)

Машага алтын сары яфраклар бик ошады. Аңа матур яфракларны җыярга ярдәм итәбезме.

Бармак уены «Алтын сары яфраклар»

1,2,3,4,5,

Алтын сары яфракларны

Учыбызга алабыз ич

Бу каен яфрагы

Бу имән яфрагы

Бу юкә яфрагы

Бу миләш яфрагы

Бу өрәнге яфрагы.

Алтын сары яфракларны җыябыз,

Кәрҗиннәргә салабыз. 

Ш авазын ижекләрдә автоматлаштыру.

“Яфраклар җыры”

Логопед: Маша яфракларның коелганын күрә  һәм матур җырын ишетә.Әйдәгез без дә бергәләп яфраклар җырын кабатлыйк.

ша-шо-шу-шы            шта – шту – шты – што (шта, што)

ша-ша – ша-ша-ша           шку-шку – шку-шку-шку

иш-иш-иш – иш-иш            шош-шош-шош – шош-шош

Фонематик ишетү сәләтен үстерү. Уен “Ш авазын ишетсәң кул чап”

 Логопед: Маша урман буйлап барганда агачларга карап соклана һәм аларның исемнәрен атый. Балалар агач исемнәрендә Ш авазын ишетсәң кул чабырсыз,  ишетмисез икән  кул  чапмыйсыз.

Миләш, каен, шомырт, юкә, чыршы, өрәңге.

Ш авазын сүзләрдә автоматлаштыру. Дидактик уен«Уенчыклар».

Логопед: Урман буйлап йөри-йөри бер йорт янына килеп чыга. Балалар бу йортта нәрсә яши икән? (Аю-Миша)

-Дөрес бу йортта Миша исемле аю яши. (Слайд: йорт аю һәм Маша).  Логопед: Миша исемле аюның өйдә тәртипсезлек. Машага өйдә тәртип оештырырга ярдәм итәбезме.

– Рәсемдә ясалган предметларны дөрес итеп әйт.( ташбака, шар,шакмак, чебурашка, кәшәкә, шайба,  матрешка, машина).

– Ә бу вакытта урман буйлап  Аю-Миша өенә кайта.

Ял минуты.

Урман буйлап аю өенә кайта,

Кайта, кайта  гөмбә күреп ала

Иелә ала һәм кәрҗиненә сала.

Кайта, кайта аю өенә кайта

Кайта, кайта  миләш күреп ала

Үрелә ала, үрелә ала авызына каба.

Кайта, кайта аю өенә кайта

Кайта, кайта чикләвек күреп ала

Сикерә,сикрә ала һәм кесәсенә сала.

Аю өенә кайтып җитә.Слайд: Маша, аю һәм өй).

Ш авазын җөмләләрдә автоматлаштыру.

Логопед: Безнең Миша-аю өенә кайтып керә һәм андагы тәртипкә бик сөенә.Маша аның кайтуына тәмле аш та зерләп куйган. Мишаны тәмле аш белән сыйлый.

Аш-аш-аш-менә сиңа тәмле аш

Шык – шык –шык-  кашык  алырга ашык

эш-эш-эш-кирәкме  көмеш кашык ,

Шык – шык –шык-–менә сиңа агач кашык,

Шак-шок- Кашыклар килә  шак – шок.

Ош-ош-ош- Ошамагач, ошамый,

иш-иш-иш-Аю-Миша ашамый.

Шык-шык-шык- Кая минем зур кашык.

Аш-аш-аш -Менә сиңа зур кашык.

Шәп-шәп-шәп- Шушы кашык шәп.

Аша – аша-ашыкмыйча аш аша.

Ш авазын тизәйткечләрдә автоматлаштыру.

Логопед: Балалар без  Маша һәм  Миша турында  ш авазына тизәйткечләр өйрәндек. Әйдәгез әле Маша белән Мишага сөйләп күрсәтик.Ләкин тизәйткечне сөйләр өчен ш авазына рәсемнәрне җыярга кирәк.

Шаян Маша таш тапкан   Таш түгел лә – ташбака.

Маша Миша  шаккаткан.   Ташка ошаган ташбака 

Ш хәрефен төзү. Уен “Тылсымлы планшет”

Логопед: Балалар Маша белән Мишага үзебез өйрәнгән Ш авазын хәреф белән дә күрсәтик. Әйдәгез әле үзебезнең тылсымлы планшетта төзеп карыйк.

  1. Йомгаклау.

Логопед: Балалар безнең Машага өенә кайтырга вакыт. Миша, Машаны тырыш, уңган булганга өенә озатып куя. (Слайд: Маша, Миша, Машаның өе). Балалар бүген без әкиятне сөйләп, нинди авазны  иҗекләрдә, сүзләрдә, тизәйткечләрдә дөрес әйтергә тырыштык? Әйе, ш авазы. Балалар бүгенге эшчәнлектә сезгә нәрсә ошады ? Әйдәгез бер-беребезнең фикерләрен белик әле.(Балалар бер-берсеннән фикерләрен сорыйлар).Маша белән Миша сезгә буләкләр дә әзерләгәннәр.

Күчереп алу өчен файл ссылкасы: https://cloud.mail.ru/public/nHSK/7s3a6duxz

Шәрехләү