fbpx
29.03.2019

Cүз һәм сүзтезмә Дәрес планы


 Сүз һәм сүзтезмә
Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы урта мәктәбенең 1 квалификацияле категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гөлнара Риан кызы. Тема: Сүз һәм сүзтезмә (2 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән уздырылган ачык  дәрес эшкәртмәсе)

 

Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту

Максат:сүзне  һәм сүзтезмәне таный белү күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Метапредмет –чагыштырып,нәтиҗә ясый белү;
  • Предмет-сорау куеп,сүз һәм сүзтезмәне билгели белү;
  • Шәхескә кагылышлы –аңлы уку теләге булдыру.

Җиһазлаупрезентация, индивидуаль карточкалар, интерактив такта,

Материал: Татар теле, ҖамалетдиноваЗ.И.. 2 класс, электрон кушымта

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
  2. –Хәерле көн, балалар!

— Хәерле көн!

— Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!

2) – Бүген сыйныфта кем дежур? ( Дежур укучы белән әңгәмә)

– Бүген урамда һава торышы нинди?

1.Өй эшен тикшерү.

2)Матур язу күнегүе. ( 1 җөмлә әйтеп яздыру)

Карлы,буранлы кыш җитте.

3)Актульләштерү

-Ә хәзер бирелгән җөмләдән сүзләрне аерып күрсәтик әле(карлы,буранлы,кыш,җитте)

-Нинди сүтезмәләр таптыгыз?(карлы кыш, буранлы кыш)

-Сүз һәм сүзтезмәләрне нинди юл белән таныдык?

-Кем исбатлап  күрсәтә?(1-2 укучы сөйләп күрсәтә)

  Сүз                                               Сүзтезмә

*сүзне әйтәбез                               сүзләрне әйтәбез

*мәгънәсен ачыклыйбыз             сүзләрнең бәйләнешен күзәтәбез

*”сүз”дип нәтиҗә ясыйбыз       Фикер әйтелеп беткәнме-юкмы икәнен ачыклыйбыз

*нәтиҗә ясыйбыз 

4 Уку мәсьәләсе кую

Балалар,  чана тартып, тауга киттеләр.(слайд №1)

  • Укучылар бирелгән җөмләдән Белмәмеш дигән малай сүзтезмәләр тапкан, дөрес таптымы икән ул?Әйдәгез,Белмәмешнең хаталарын  төзәтик әле?(балалар чана, чана тартып,тартып тауга,чана киттеләр,тауга киттеләр)
  • Балалар чана ,тартып тауга , чана киттеләр сүзләре нигә сүзтезмә түгел?
  • Чөнки сүзләр үзара бәйләнмәгән.
  • Димәк, без бүген  дәрестә  нәрсә  эшлибез?(Сүз һәм сүзтезмәләрне тануга күнегүләр эшлибез)

II Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем Парларда эш

129 нчы күнегү .Кошларның исемнәрен сүзтезмәләрдән аңлап табып язып кую.

-Биремне укыгыз.Монда нәрсәләр бирелгән?(Сүзтезмәләр)

– Ә сезгә ярдәмгә экранда бу кошларның рәсемнәре һәм исемнәре бирелгән.Сез аларны табып языгыз.

Тикшерү:әтәч,күгәрчен,саескан,ябалак,сыерчык

  • Ә хәзер җавапларның сүз икәнен исбатлап күрсәтик .

Ысул куллану

*1 мәгънә белдерә

*сорау куеп була

*димәк бу сүз

2 нче бирем.Электрон кушымта буенча эш.(Сүзләрне һәм сүзтезмәләргә аерып куярга)

  • Минем янга берәмләп килеп сүзләрне ике төркемгә аерып куярга кирәк булыр.
  • Сүзтезмәләрне укыйбыз.Ничек исбатлыйбыз?
  • Сүзтезмә
  • *ике сүздән тора
  • *сүзләр бер-берсенә бәйләнгәннәр
  • *фикер төгәл әйтелеп бетми

Физкультминут

3 нче бирем. Парларда эш  (Электрон кушымта буенча)(Сүзтезмәләр ясап әйтергә)

-Укучылар нинди сүзтезмәләр ясадыгыз?

-Тозлы суга салынган кыяр(тозлы кыяр) Шикәр салган чәй(баллы чәй)Җиләк үскән урман(Җиләкле урман) Җылы якка очып китә торган кошлар(күчмә кошлар) Шатлык белән әйтә торган яңалык(яхшы хәбәр) 

4 нче бирем. 130 нчы күнегү

  • Кем биремне укый?(Бер укучы биремне укый)
  • Ә хәзер бирелгән сүзләр арасыннан бары сүзтезмәләрне генә аерып алып языгыз.Сүзтезмә икәнен каян белерсез?
  • (Укучылар биремне дәфтәрләрдә эшлиләр,аннары җаваплар тыңлана)Җаваплар:салкын кыш,кыш буенча,урман кошы,кар астына,ак кар)
  • Ә калганнары ни өчен сүзтезмә түгел?(Кыш җитте,кошлар туңа-җөмлә,чөнки фикер әйтелеп беткән;кошларның урман,төнгә кар-сүзләр үзара бәйләнмәгән)

5 нче бирем.Модельләштерү

  • Ә хәзер дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

     Сүз                                                        Сүзтезмә

Бер мәгънәгә белдерә                         ике сүздән тора

Билгеле сорауга җавап бирә             фикер төгәл әйтелеп бетми

                                                             сүзләр бәйләнеп килә

III Рефлексив бәяләү этабы.                  

1.Рефлексив кабатлау.

– Без бүген дәрестә нәрсә белдек?(Сүзтезмәләрне, сүзләрне аерырга өйрәндек)

– Нинди юл белән  белдек?

-Ысул кулланып

2.Өй эше.( электрон кушымтада бизәлгән чыршы рәсеме күрсәтелә)

– Балалар бу нинди чыршы?(Яңа ел чыршысы)

-Тагын бер айдан безнең Яңа ел җитә.Сез дә өйләрегездә чыршылар куярсыз.Ә икенче дәрескә сез шушы бизәлгән чыршы турында 3 вариантта өй эше эшләрсез.

1 вариант -3-4 сүз язарга

2 вариант-сүзтезмәләр төзеп язарга.

3 вариант- кечкенә хикәя төзеп язарга.

3.Бәяләү.(Үзбәя,үзара бәя)

– Ә хәзер бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди нәтиҗә ясар идегез, шушы төсле магнитларны килеп сайлап тактага беркетегез.( яшел төс- мин бүген дәреснең темасын яхшы аңладым, сары төс- әле мин кайбер биремнәрне үтәгәндә ялгышлар җибәрдем,кызыл төс- мин бу тема буенча бер әйбер дә аңламадым)

Шәрехләү