Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Күп профильле 187 нче лицей”ның туган тел һәм әдәбияты укытучысы Алексеева Миләүшә Роберт кызы. Тема: Табигатьне саклау – безнең бурычыбыз. (4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
Максат һәм бурычлар.
- С.Әхмәтҗанованың “Саклыйк, әйдә, Җир-ананы” шигырен уку һәм анализлау.
- Шигырьдә күтәрелгән проблеманы ачыклау, шул проблемага карата үз фикереңне белдерү.
- Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.
- Укучыларны табигатькә сак карарга өйрәтү, матурлыкны күрә белү хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы. “Яңа белемнәрне ачу” дәресе.
Җиһазлау. Әдәби уку (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек), рәсемнәр, мультфильм, презентацияләр.
Презентация: https://disk.yandex.ru/i/s-0y2hHfEhHnTQ
Шәхсиятле универсаль уку гамәлләре:
- сәламәт яшәү рәвешен кабул итү;
- экологик культура нигезләре: табигать кыйммәтләрен кабул итү; үз эшчәнлегеңдә табигатьне саклау, сакчыл тоту, иминлек нормаларына иярүгә әзер булу.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм саклау;
- нәтиҗәләр буенча йомгакларга һәм адымлы контрольне гамәлгә ашыру.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- ачык информация тирәлегендә, интернетта, уку басмалары, энциклопедия, белешмәлекләрдә кирәкле мәгълүмат эзләү;
- әйләнә-тирә дөнья һәм үзең турында мәгълүмат (сайлап алып) яздырту.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итү;
- үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру.
Дәрес этаплары
1. Мотивация
Экранда рәсем. (глобус) Сл.2.
- Әлеге рәсемгә карап, без нәрсә турында фикер йөртә алабыз?
Көтелгән җаваплар: Табигатьне сакларга кирәк. Җир шарын сакларга кирәк.
- Ә ни өчен сакларга кирәк соң аны?
Көтелгән җаваплар: авырмас өчен сакларга кирәк; сәламәт булыр өчен сакларга кирәк.
- Бүгенге дәресебезнең темасын ничек атарбыз?
Көтелгән җаваплар: Җир шарын саклау; табигатьне саклау.
- Актуальләштерү
- Сезгә мультфильм тәкъдим ителә. Игътибар белән карагыз.
«Мы друзья природы Человек, береги природу!!!» Экологический мультфильм «Мальчик и Земля» https://youtu.be/JEPcdd4rYdw
– Сез бу мультфильмда нәрсәләр күрдегез?
Көтелгән җаваплар: Балалар табигать кочагында ял итәләр. Кайтып киткәндә, ял иткән урын чүп-чар белән кала.
- Табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?
Көтелгән җаваплар: ял иткәч, үз артыңнан чүпләрне калдырмаска, аларны бер капчыкка җыеп алып китәргә кирәк.
- Яңа материалны аңлату
С.Әхмәтҗанованың “Саклыйк, әйдә, Җир-ананы” шигырен уку. Шигырьне тыңлау, аңлашылмаган сүзләрне барлау.
Сүзлек эше. Сихәт – дәва Сафланырга – чистарырга
- Материалны ныгыту
1.Укучыларның сәнгатьле укуын күзәтү. Строфалап уку.
- Әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә.
– Шигырьдә нинди проблема күтәрелгән?
Көтелгән җаваплар: Табигатьне саклау проблемасы.
- Шагыйрә җир шарын ни өчен Җир –ана дип атый?
Көтелгән җаваплар: Ана – әни ул һәркемнең бер генә, җир шары да бер генә; Әни безгә никадәр газиз, кадерле булган кебек, җир шары да шулкадәр якын, кадерле.
- Шагыйрә: “Я, кем белә: ничек итеп якларга
Зур Җир шарын бәп-бәләкәй кешедән?”- дип яза. Син бу шигъри юлларны ничек аңлыйсың? Табигатьне нәрсәдән сакларга кирәк дип уйлыйсың?
Көтелгән җаваплар: Җир-ананы саклау кешедән, ягъни үзебездән тора.
- Рәсемнәрне әсәр эчтәлегенә туры китерү.
- Бу рәсемнәрне кайсы строфага беркетер идегез? Сл.3-4
Чиста һава (урман,болын рәсеме) һәм пычрак урын (күл, корыган урман рәсеме)
- Экраннан слайдлар карау. Сл.5-6-7
- Ни өчен табигатьтәге бөҗәкләр, үсемлекләр, урманнар, җәнлекләр, балыклар юкка чыга?
- Сез бу плакатта язылган сүзләр белән килешәсезме?
- Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бармы?
- Төркемнәрдә мөстәкыйль эш. (кәгазь битенә түгәрәкләр эченә язалар) 1нче төркем. Табигатьне саклау өчен нишләргә кирәк?
2нче төркем.Табигатьне саклау өчен нишләмәскә кирәк?
- Рефлексия. Без бүген дәрестә искә төшердек…
Безгә кызык булды…
Безне гаҗәпләндерде…
Без аңладык…
Без телибез…
- Өй эше.
- “Белдерү кәгазьләре” ясау.
- Сез – табигатьнең дуслары, ял иткәч, чүп калдырмаска кирәклеген беләсез. Ә менә башка кешеләргә сез нинди лозунг, белдерүләр язар идегез? Сез бу белдерүләрне кайда куяр идегез?
- Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.
- Йомгаклау. Без – табигать хуҗалары, табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау.
Дәрестә кулланырга:
1. «Мы друзья природы Человек, береги природу!!!» Экологический мультфильм «Мальчик и Земля» https://youtu.be/JEPcdd4rYdw
- Укытучы презентациясе. Табигатьне саклау – безнең бурычыбыз
- https://yandex.ru/video/touch/preview/9769655822510868950
- Презентация “Экологические проблемы современного мира”