fbpx
03.04.2018

I сыйныф өчен татар теле фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ.


I  сыйныф өчен татар теле фәненнән   ЭШ ПРОГРАММАСЫ.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. I сыйныф өчен татар теле фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ. 2017-2018 нче уку елы
ПРЕДМЕТ БУЕНЧА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР   Фонетика, орфоэпия һәм графика Татар теленнән 1 сыйныфны тәмамлаган укучы: аваз һәм хәрефләрне аера; ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңлый, авазларга характеристика бирә ала; хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм, кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана ала. Укучы: үз сөйләмендә татар әдәби тел нормаларын саклый һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә бу нормаларның дәреслектә бирелгән материал күләмендә үтәлүен бәяли; сүзгә басым куйганда яки сүзнең дөрес әйтелешендә икеләнү туган очракта, дәреслектәге сүзлек буенча мөстәкыйль рәвештә җавап таба яки укытучысына һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала. Лексикология Укучы: мәгънәсе ачыклану таләп ителә торган сүзләрне табарга; текст буенча сүзләрнең мәгънәсен аера яисә аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачыкларга өйрәнә. Укучы, текстларда кабатлаулар булдырмас өчен, кирәкле синонимнар, антонимнар табу, текстта туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләү, аларның урынлы кулланылышын бәяләү, тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан тиешлесен сайлап алу мөмкинлеге ала. Морфология Бу бүлектә укучы: исемнәрнең; сыйфатларның; фигыльнең үзенчәлекләрен өйрәнә. Синтаксис Бу бүлектә укучы: җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аерырга; сораулар ярдәмендә сүзтезмә һәм җөмләләрдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне табарга; җөмләнең әйтү максаты буенча төрен аерырга; тиңдәш кисәкле һәм тойгылы җөмләләрне интонациясе буенча билгеләргә өйрәнә. Орфография һәм пунктуация Укучы: дөрес язылыш кагыйдәләрен өйрәнгән күләмдә кулланырга; сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлек буенча ачыкларга; текстны дөрес итеп күчереп язарга; Укучы орфографик хата ясау мөмкинлеге булган очракларны аңлау, аерым орфограммаларга мисаллар сайлау, текстлар төзегәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарны булдырмау өчен, язганнарны үзгәртү, хаталар өстендә эшләгәндә, аларның сәбәпләренә төшенү һәм алдагы язма эшләрдә хата җибәрмәү юлларын ачыклау мөмкинлеге ала. Сөйләм үстерү Укучы: аралашу даирәсенә карап, тиешле сүзләрне сайларга; көндәлек аралашуга бәйле татарча сөйләм әдәбе формаларын дөрес кулланырга; аралашу ситуациясен исәпкә алып, текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерергә һәм аның дөреслеген дәлилләргә; текстка исем берергә; укылган яки тыңлаган текстның планын төзергә; аерым аралашу ситуацияләренә туры китереп, хат яки тәбрикләү хаты кебек кечкенә текстлар язарга өйрәнә.     УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ     Әзерлек чоры. Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому­ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк­леген аңлау. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз­ларга таркату.    Әлифба чоры, яки төп чор. Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү. Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны (ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру. Башта укытучы белән иҗек –аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу. Басмачадан   текстны  күчерү. Аңлатмалы  диктант язу.     Әлифбадан соңгы чор. Фонетика. Орфография. “Татар теле ” дәреслеге белән. Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавитта­гы хәрефләрнең урынын таныштыру, белү. Китапларны киштәләргә ав­торларының баш хәрефләренә карап урнаштыра белү. Сүз­лекләр төзүдә алфавитның әһәмияте.Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту. Сузыклар. Калын һәм нечкә сузыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз тарык авазлар.Э – е хәрефләре.Ө – е хәрефләре.О – ы хәрефләре.Я хәрефе.Ю хәрефе.Е, е хәрефләре.Й хәрефе.В хәрефе.К,г хәрефләре.М, н, ң хәрефләре. Синтаксис Җөмлә турында гомуми төшенчә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Морфология . Предмет атамасын белдергән сүзләр — исемнәр белән та­ныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы.Исем, фамилия. Елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәрефләр. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр — бәй­лекләр һәм бәйлек сүзләр , өстәмә сүзләр белән таныштыру.Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр — фигыльләр белән таныш­тыру.1 сыйныф өчен татар теле фәненнән Эш программасы

Шәрехләү